+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 ноябрь 2016, 02:00

Мәскәүгәме? Казангамы? Юк, Башкортстанда калырга!

Абитуриентлар миграциясе ­– актуаль мәсьәлә.Бүгенгедәй хәтеремдә: без, 11нче сыйныфны тәмамлаучы 11 укучы, чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларыбызга өлгергәнлек аттестаты алып, сайлаган һөнәрләребез буенча уку йортларына юл тоттык. Ул вакытта безнең өчен иң җаваплысы – уку йортына кабул итү имтиханнарын уңышлы үтү иде. Чөнки конкурс зур, башкала вузларына укырга керергә теләк белдерүчеләр бихисап. “Бишле”гә җавап биреп, университет баскычыннан очып төшкәндә сөенечле хәбәрне ишеткән әнинең шатлыктан йөрәге кыскан иде хәтта. Бу вакыйгаларга — 15, диплом алганга 10 ел вакыт үтеп киткән. Ә тормыш тукталмый, алга бара. Мәгариф системасындагы үзгәрешләр — заман таләбе. Бу чыгарылыш имтиханнарына да кагыла.

Биш ел элек туганым мәктәп тәмам­лады. Көн-төн әзерләнеп, репетиторлар яллап (авылда!), район үзәгендәге мәктәптә, хокук саклау органнары вәкилләре аша үтеп, күзәтүчеләр, видеокамера алдында чыгарылыш имтиханнарын тапшырды. Шулкадәр укып, өстәмә әзерләнеп, башкаладагы югары уку йортына проблемасыз үтәр дип уйладык. Ләкин туганым, баллары буенча конкурсны үтсә дә, төрле сәбәпләр аркасында җәй ахырына бюджет урыннарына тәгаенләнгән исемлек­нең ахырында торып калды. Документларын алып, башка шәһәрдәге уку йортына тапшырды. 30 августта: “Килегез, алабыз” дип башкаладан шалтыраттылар. Тик соң иде инде.

Бу бер генә мисал. Ә алар ел саен миллионлаган! Дөрес, һәр ата-ана, укучы куркып торган Бердәм дәүләт имтиха­нының уңай яклары күп. Берничә уку йорты сайлау һәм барыбер берсенә эләгү мөмкинлеге бар. Мәскәү, Санкт-Петербург кебек мегаполислар сәләтле укучыларны колач җәеп каршы ала. Ел саен, республикадан тыш, 5-6 мең яшь кешенең чит төбәкләргә китеп, студент булуы мәгълүм. 2009 елдан югары белем алу максатында чит өлкәләргә чыгып китүче абитуриент­ларның артуы күзәтелә.

Абитуриентлар миграциясе тагын бер нәрсәгә бәйле. Екатеринбург, Пермь, Казан, Ижау, Чиләбе, Магнитогорск, Ырынбур төбәкләренә уку йортларына, гадәттә, чиктәш районнардан укучылар керә. Чөнки республиканың ерак районнарыннан башкалага килү уңайсыз.

Әлеге хәлне уңай якка үзгәртү максатында Башкортстан Хөкүмәте зур эш башкара. Соңгы елларда бу мәсьәлә аеруча актуаль һәм игътибар үзәгендә, Хөкүмәт каршында үткән чараларда, яшьләр катнашлыгындагы форумнарда еш күтәрелә. Шушы уңайдан район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары белән актив профориентация эше алып барыла. Эш сәфәре белән ерак районнарның бер­сендә булганда, башта — мәгариф бүлеге начальнигы, аннары чыгарылыш сыйныф укучылары белән әңгәмәләшергә туры килде. Җитәкче сүзләренә караганда, хәзер балалар башлангыч сыйныфта ук булачак һөнәр турында уйлана. Һәм шушы яшьтән үк юнәлеш алып, үз өстендә эшли. Кайсы һөнәрләрнең абруйлы булуын ачыкларга интернет челтәре ярдәмгә килә. Бүген балаларның мәктәп партасы артыннан ук фикер йөртә белүе, мөстәкыйльлеге, укуга мөкиббәнлеге — сөенечле күренеш. Тик монда бер “ләкин” бар. Сәләтле укучыларыбыз туган төбәктә калсын иде. Башкортстанда да югары белем алырга була, мөмкинлекләр күпкырлы икәнлеген абитуриентлар, ата-аналар, укытучылар онытмасын иде.
Читайте нас: