— Улым белән кызым татарча бөтенләй аңламый, —диде ул, мине тагын да ныграк гаҗәпләндереп.
Биредә шуны әйтик: бу гаилә Дүртөйлегә берничә генә чакрым урнашкан татар авылында гомер кичерә, тик балаларын мәктәпкә шәһәргә йөртә.
— Мәктәптә туган тел дәресләре юкмыни? — дип кызыксынам.
— Бераз бар, укытучылар безнең кебекләрнең хәленә керә, балаларның башка фәннәрдән билгеләре яхшы булгач, татар теленнән дә күз йомып, “бишле” куялар, — дип җаваплады ул.
Икенче бер танышым белән шул ук темага сөйләшкән идек, (әйткәндәй, ул да БДПУның татар-урыс бүлеген тәмамлаган), аның да башлангыч сыйныфта белем алучы балалары татарча гәзит-журнал уку түгел, сөйләшмәүләре дә ачыкланды.
— Син дә улыңны лицейга бир, туган теле – урыс теле, дип яздыр, шул очракта аңа татар телен өйрәнеп интегәсе булмас, мин шулай иттем, – дип “акыллы” киңәшен дә бирде хәтта.
Балаларыбызның үз телен белми үсүләренә кем гаепле? Җавап күз алдында. Әти-әниләр, нишләптер, ул-кызларына туган телен өйрәнү өстәмә авырлык дип карый. Югыйсә, галимнәр фикеренчә, кеше күбрәк телләр өйрәнгән саен, интеллекты югарырак була. Чаң сугарга күптән вакыт: җәмгыятебездә туган теленә, халкы мәдәниятенә бөтенләй чит буын үсеп килә.