— Мәктәп тормышы, студент буларак практика үткәндә һәм эшкә килгәч, бер-берсеннән нык аерыламы?
— Әлбәттә, аерыла. Практика вакыты кыска, анда өйрәнү процессы бара. Күп нәрсәне әле аңлап та өлгермисең. Эшкә килгәч, укытучы башка чынбарлык белән очраша. Монда инде, план язып, дәрес бирәсе генә түгел, журнал тутырасы, балаларны төрле бәйгеләргә, олимпиадаларга, Бердәм дәүләт имтиханына әзерлисе бар. Укытучының башка бурычлары да җитәрлек: укучыларың, коллектив, ата-аналар белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга, үзара аңлашып эшләргә кирәк.
— Гадәттә, эшкә дәртләнеп тотынган яшьләр берничә елдан үз һөнәренә кызыксынуны югалта. Психологик яктан “яну” дип аталган бу күренеш сиңа танышмы?
— Бәхеткә, эшкә сүрелү дигәннәре мине урап үтте. Мөгаен, мәгариф өлкәсендә, балалар белән эшләүче кешеләр мондый күренештән азаттыр. Менә инде ничә ел мин көн саен шаян, хәрәкәтчән, һәр нәрсәдән кызык таба белүче, шул ук вакытта таләпчән, вакыты белән үзсүзле дә булган яраткан укучыларым янына ашыгам. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, яңа тема алар өчен аңлаешлы, кызыклы булсын өчен эзләнәм, өстәмә материаллар укыйм, язучылар, шагыйрьләр тормышыннан кызыклы фактлар китерәм. Укытучы, бер урында таптанмыйча, эшкә иҗади яктан килсә, яңалык кертсә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешә. Иң мөһиме — дәресне мавыктыргыч итеп оештыру балаларга да ошый. Укучыларым миңа һөнәргә булган кызыксынуны югалтырга ирек бирми.
— Хәзерге авыл мәктәпләренең матди-техник базасы бай, барлык шартлар тудырылган. Димәк, укытучыга да эшләү күпкә җиңел...
— Бүген традицион система артта кала бара. Теманы аңлатуда яңадан-яңа алымнар барлыкка килә. Безнең мәктәптә дә компьютер класслары, кабинетларда интерактив җиһазлар, проекторлар бар. Чыннан да, уку-укыту өчен уңайлы шартлар булу өстәмә белем бирүгә, иҗади эшләргә, төрле файдалы чаралар үткәрүгә зур мөмкинлек бирә. Белемле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, тиешле карарлар кабул итә белүче шәхес тәрбияләү өчен искечә эш итү генә җитәрлек түгел.
Шулай да укыту эше, аның сыйфаты турында заманча технологияләргә карап кына фикер йөртү дөрес түгел. Иң элек, педагог үзе һәрдаим камилләшергә тиеш. Университет белеме белән генә чикләнеп калучы, укырга яратмаучы укытучы балаларны да күп нәрсәгә өйрәтә алмый, дип саныйм.
— Мәктәпне сайлаган яшь белгеч өчен иң авыры нәрсә? Аны аңлаучы, киңәш бирүче бармы?
— Яшь белгеч өчен генә түгел, гомумән, укытучы эше — авыр хезмәт. Ул сабырлык, тырышлык таләп итә. Аңа һәрвакыт укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Укыткан фәнеңә кызыксыну уятасың, укучыларыңның яраткан мөгаллиме буласың килсә, вакыт белән исәпләшмичә эшләргә, күп көч салырга кирәк. Иң кыены — гаиләңә, газиз сабыеңа игътибарың, вакытың җитмәүдер, мөгаен. Бу җәһәттән әти-әниемә рәхмәтлемен. Улым Илнарны тәрбияләүдә алар — төп ярдәмчеләрем. Хезмәттәшләрем дә һәрвакыт киңәш бирә, кайчан гына мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм кулы суза. Алар — кайчандыр үземә белем һәм тәрбия биргән педагоглар.
— Әңгәмә өчен рәхмәт! Һөнәреңә һәм балаларга булган яратуыңның елдан-ел артуын телим!