+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 март 2017, 17:37

“Тормыш лирикасы” яшь шагыйрьләрне җыйды

Дүртөйле шәһәрендә өченче ел инде яшь шагыйрьләрнең “Тормыш лирикасы” дип аталган сәнгатьле сөйләү бәйгесе уза. Быел ул Экология елына hәм Бөек Җиңүгә багышланды.

Бәйгедә 9 яшьтән 17 яшькә кадәр укучы балалар катнашты. Елдагыча, оештыручылар — район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты hәм Балалар hәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге. Укучыларның шигырь язуы, каләм осталыгын бәйгедә сынавы - куанычлы күренеш, әлбәттә. Кемдер беренче әсәрен укып ишеттерсә, кемдер инде күптән шигырь язуы белән сөендерде.
Дүртөйленең 1нче hәм 4нче урта мәктәбе, 3нче гимназия һәм Наҗар Нәҗми исемендәге Башкорт гимназиясе, Семилетка, Иске Баеш, Әсән урта мәктәпләре, Балалар hәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге укучылары актив катнашты.
Балалар hәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче Альбина Әбрарова (4нче сыйныф) шигырьләр язарга бик ярата, бәйгедә ул “Электр энергиясен саклагыз!” дип аталган шаян шигырен тәкъдим итте. Укучы кыз әти-әнисе эштә булганда өйдә утны сүндерергә онытып, урамга уйнарга чыгып йөри. Һәм, нәтижәдә, аларга электр энергиясенә бик зур хак белән квитанция килә. Шул сәбәпле, акчалары житмичә, алар Кара диңгез буена ял итәргә бармый кала. “Утны сүндерергә онытмагыз!” дип тәмамлый Альбина шигырен. Славяна Луганцева (1нче мәктәп, 5нче сыйныф) җәйне ни өчен яратуы турындагы шигырен сөйләде. Ильяс Хамиев (Иске Баеш урта мәктәбе) үз шигырендә табигатьне сакларга чакыра. Ә Наҗар Нәҗми исемендәге Башкорт гимназиясе укучысы Альберт Кудряшов “Язгы кәеф” исемле шигыре белән залда утыручыларның барчасын да яз килүгә сөенергә, саф hава суларга урамга чыгарга чакырды. Шул ук гимназиядән Розалина Нурисламова, Аделина Шәйбәкова Шәехзада Бабич, Назар Нәҗмигә багышлаган матур эчтәлекле шигырьләрен укып ишеттерделәр. Фәһемле шигырьләр чарада күп булды.
Наҗар Нәҗми исемендәге әдәби премия лауреаты, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, Русиянең hәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, күренекле балалар язучысы, якташыбыз Илдус Тимерханов җитәкчелегендәге жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләве, иң-иңнәрне сайлавы, җиңелдән булмады. Әмма, бәйге җиңүчесез булмый. Милана Шәрәфетдинова (Балалар hәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге, “Төш” шигыре), Арсен Ишбаев (Семилетка мәктәбе, “Кеше бул!”) һәм Марсель Хәйруллин (Иске Баеш мәктәбе, “Баешым”, “Башкорт телен өйрәнәм!”) җиңүеләр булып танылды. Шулай ук икенче һәм өченче урыннар билгеләнде, катнашучыларга истәлекле сертификатлар тапшырылды.
Күркәм традицияне дәвам итеп, икенче елга да очрашырга сүз куешып, бәйге тәмамланды. Яшь шагыйрьләрнең каләме тагын шомарыр дигән өметтә калабыз.
Читайте нас: