+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 апрель 2017, 12:49

“Тоталь диктант” яз һәм белемеңне тикшер!

Максим Галкин, Марк Розовский һәм Дмитрий Харатьянны да кертеп, 200ләп телевидение, театр һәм кино йолдызы “Тоталь диктант” текстын укыячак.

“Һәр елны танылган кешеләрне чакырабыз һәм алар безнең белән бик теләп хезмәттәшлек итә, кайберләре инде “Тоталь диктант” текстын укуда беренче ел гына катнашмый, – ди проект җитәкчесе Ольга Ребковец. – Киләчәктә йолдызлар диктант язучылар сафына кушылачак һәм “Тоталь диктант» кызыклырак булачак. Быел Ижевск шәһәрендә диктантны "Бурановские бабушки" коллективы да язачак”.
“Тоталь диктант” – барлык теләүчеләр өчен һәр елны ирекле формада оештырылучы мәгърифәтчелек акциясе. Максат – укый-яза белүнең һәркем өчен кирәк икәнен, урыс теле белән шәгыльләнүнең җиңел булмавын, әмма кызыклы һәм файдалы булуын искәртү.
Диктант язу мәйданчыкларын проектның totaldict.ru сайтыннан күрергә мөмкин. Акция иртәгә 68 илнең 800ләп шәһәрендә узачак. Былтыр бу чара 68 илнең 732 шәһәрендә узды һәм анда 145 меңнән артык кеше катнашты.
Читайте нас: