+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 апрель 2017, 02:00

Җиңү — иске яндызлыларда!

Югары Яркәйдәге 1нче гимназиядә “Экология белемнәре аукционы” дип аталган төбәкара интеллектуаль уен узды.Илеш районында язгы каникул көннәрендә дә кайбер мәгариф учреждениеләре гөрләп торды. Мәсәлән, Югары Яркәйдәге 1нче гимназиядә укучылар төбәкара уен үткәрде. Экология елына багышланган бу чара География җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе, республика Мәгарифне үстерү институты, Илеш районы мәгариф бүлеге һәм Югары Яркәйдәге 1нче гимназия башлангычы белән үткәрелде. Анда республиканың — Илеш, Дүртөйле, Борай, Аскын, Чакмагыш, Кушнаренко, Бакалы, күрше Татарстанның Мөслим һәм Актаныш районнарыннан барлыгы 19 команда катнашты.

Чара “Визитка” бәйгесе белән башланып китте. Арытаба төп уен башланды. Укучылар гамәли һәм теоретик өлешләрдә табигый фәннәр өлкәсендә көч сынашты. Теоретик өлеш “тест”, “кара тартма”, “эрудитлар”, “капитаннар конкурсы” кебек бәйгеләрне үз эченә алса, гамәли өлештә укучылар “табигать комарткылары”, “химия лабораториясе”, “театр”, “рәсем сәнгате” кебек ярышларда үзара көч сынашты. Аукционның баштагы ике өлешендә барлык командалар да катнашса, финалга иң күп квантиклар (баллар) җыйган 5 команда чыкты.
Бәйге булгач, әлбәттә, җиңүче һәм җиңелүчеләрсез булмый. Иң күп балл җыеп, беренчелеккә Дүртөйле районы Иске Яндыз мәктәбенең “Хранители природы” командасы чыкты. 2нче урынны Бакалыдагы 1нче мәктәпнең — “Корненожки”, Югары Яркәйдәге 4нче мәктәпнең —“Знатоки”, 1нче гимназиянең — “Спасатели”, Чакмагыш районы Үрнәк мәктәбенең “БЭД” командалары бүлеште. Өченче урынга исә Кушнаренкодагы 1нче мәктәпнең — “Экологическая альтернатива”, Бакалыдагы 2нче мәктәпнең — “Чиж”, Аскын районындагы 2нче мәк­тәпнең — “Ойкос”, Югары Яркәй­дәге Т. Рахманов исе­мендәге мәктәпнең “Ювента” командалары чыкты.
Җиңүчеләрнең һәм чарада катнашучыларның һәммәсе Илеш районы мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кашапова кулыннан дипломнар һәм сертификатлар алды. Чарада катнашучыларга География җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе әгъзасы, якташыбыз Рифгать Динисламов та дипломнар тапшырды.
Рифгать Карам улы чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен 1нче гимназия директоры Айсылу Насретдиновага, гимназия коллективына, шулай ук район мәгариф бүлегенә рәхмәт сүз­лә­рен җиткерде. Бер сүз белән әйт­­кәндә, югары дәрәҗәдә оештырылган чара һәркем күңелендә матур тәэссоратлар калдырды.
Чарадан соң “Табигать сакчылары” командасы әгъзаларына “Җиңүгә ирешү серләре белән уртаклашыгыз әле?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Бу сорауга алар: “Без җитди итеп әзерләнеп килдек, шуңа җиңдек!” — дип җаваплады.
Укучыларга теләк шул: әлеге җиңү тагын да зуррак җиңү­ләргә юл ачсын, киләчәктә һәркай­сы­гызга “табигать сакчылары” дигән исемне горур йөртергә язсын!
Читайте нас: