-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 февраль 2021, 12:40

Ил корабын кай тараф җиле сөрә?

Социаль челтәрләр, күпсанлы видеохостинглар балалар һәм студентларны виртуаль сазлыкка батыру өчен файдаланыла.

Социаль челтәрләр, күпсанлы видеохостинглар балалар һәм студентларны виртуаль сазлыкка батыру өчен файдаланыла.

Нинди генә чор булмасын, безнең ата-бабаларыбыз табигый һәм үзләре туплаган байлыкларын тартып алырга омтылган дошманнарына каршы сугышкан. Билгеле булуынча, мондый көрәштә иң яхшы коралга ия булу гына җитми, ә көчле рухлы да булырга кирәк. Шул вакытта гына җиңү яуланачак. Заман — башка, зар — башка, дигәндәй, хәзер илләр арасында бөтенләй башка төрле алыш – мәгълүмати сугыш бара. Ул — иң хәвефле, иң мәкерле, иң коточкыч сугыш. Аның кораллары тормыш тәҗрибәсе тупланып, аң-фикерләү дәрәҗәсе формалашып бетмәгән, тиешле тәрбия алмаган яшьләргә юнәлтелгән. Һәркемгә көчләп тагылган әлеге сугышта кемнең мәгълүматы күбрәк һәм ышандырырлык — шул җиңә. Күп очракта аның дөреслеккә туры килүе мөһим дә түгел. Менә шундый мәгълүмат белән “туендырылган” яшьләрнең агымдагы елның 23 гыйнварында илнең шәһәр урамнарына чыгуы яшүсмерләрнең шул мәгълүматларга ышануын да раслый. Безгә мәгълүмати агрессиягә яшьләрнең битараф калуы өчен җитди адымнар ясарга кирәк.

Бүгенге көндә яшьләрнең аң-белемен, фикерләвен, тормышка карашын формалаштыруда җитди хәвефләрнең берсе – аларның тәгаен этапларының формалашып бетмәве, яки тәрбияләү функцияләренең бу процесстан бөтенләй төшеп калуы. Русиянең элекке мәгариф министры Андрей Фурсенко 2007 елда: “Совет мәктәбенең җитешсезлеге шунда – ул ИҖАТЧЫ әзерләргә омтылды, ә Русия мәктәпләренә әзерне файдалана белүче квалификацияле КУЛЛАНУЧЫ әзер­ләргә кирәк”, – дип әйткән иде.
Беренчедән, әлеге ЯШЬ­ЛӘР – КУЛЛАНУЧЫЛАР хәлне анык анализлый алмый. Икенчедән, ул матур тышлы кәнфит вәгъдә иткән кеше артыннан иярәчәк. Тирән, төпле уйларга өйрәтмәгән мәктәптә тәрбияләнгән, бары тик әзерне генә кулланырга яратучы итеп тәрбияләнгән үсмерләр, яшь­ләр 1917 елда Русия империясе, ә 1991 елда СССР дәүләтчелеген таркату буенча социаль-сәяси процессларны формалаштыручы кешеләр һәм Навальныйның клиентлары булып чыкты.
Мәгълүм булуынча, телевидение дә яшьләрнең иҗтимагый аңын формалаштыруга йогынты ясый. Якынча 2010 елдан социаль челтәрләр барлыкка килде, ул, яшь­ләрнең аңына тәэсир итеп кенә калмыйча, аларның аңын да модельләштерә, турыдан-туры йогынты ясый һәм ниндидер эш-гамәлләргә өнди. Болар барысы да — уку процессыннан тәрбияне төшереп калдыру нәтиҗәсе. Шулай итеп, балаларыбызны тәрбия­ләү белән социаль челтәрләр шөгыльләнде. Башта социаль челтәрләр яшьләрнең гади аралашу мәйданы булса, тора-бара яшьләр анда барган мәгълүмати сугыш корбанына әйләнде. Педагог-эксперт­ларның социаль челтәрләрдә барган кире процессларны контрольдә тотып булмау турында чаң кагуын берсе дә колагына элмәде.
Дистанцион уку чоры яшьләр тормышында аеруча тискәре роль уйнады. Мәсә­лән, социаль челтәрләр, күп­санлы видеохостинглар балалар һәм студентларны виртуаль сазлыкка батыру өчен файдаланыла. Бүгенге социаль челтәрләр анда тер­кәлгән яшьләр төркемнәрен турыдан-туры төрле хәрәкәт­ләргә, гамәлләргә, адымга өндәү коралына әверелде. Агымдагы елның 23 гыйнварындагы ризасызлык акция­сендә Кытайда булдырылган “ТикТок” социаль челтәрләре җитди роль уйнады. Әмма аның да санлы плат­формасының шактый өлеше АКШта урнашкан булуын истән чыгармаска кирәк.
“ТикТок” бу митинг алдыннан әлеге чарага барырга чакырган меңләгән видео белән тулыландырылды. Ул видеоларда катнашучылар Эчке эшләр министрлыгы хезмәт­кәрләре формасын киеп, дорфа рәвештә погоннарын умырып алып ташлап, “кан режимы” ягын сайлап, үз халкына каршы чыга алмаулары белән аңлаткан Интернет флешмобы барлыкка килде (Илья Титов, “Завтра” гәзите, 25.01.21 ел.).
“ТикТок” социаль челтәре яшүсмерләрнең аңнарын формалаштыруга этәргеч кенә биреп калмады, ә теге яки бу хәл-шартларда үз-үзеңне тоту шаблонын да булдырырга омтылды. Бу шаблоннарның мәгънәсезлеге ярылып ята: яшүсмерләр сәяси уенга җәлеп ителүләрен үзләре дә аңламый.
2010 елдан Кытай социаль челтәрләрендә яшьләрнең үз-үзен тотышын контрольгә алу өчен тәҗрибә башлаганнар иде. Гонконгтагы митингларны барыбыз да күреп, ишетеп тордык. Ул вакытта Русиядә бу хәлгә бик азлар гына игътибар итте. Анда да социаль челтәрләр флешмоб ярдә­мендә яшьләр һәм үсмерләр белән идарә итүгә күчте. Ә бит барысы да социаль челтәрләрнең яшьләрне бер үк гамәлләр кылырга чакырган тамашадан башланды. Мәсә­лән, бер үк товарны, “Покемон-ГО” кебек билгеле уенны, күмәкләшеп сатып алу. Аннары ризасызлык митингларына чыгу буенча шаблоннар формалаштыру челтәре барлыкка килде. “ТикТок” социаль челтәре турыдан-туры яшь­ләргә йогынты ясау коралына әйләнде. АКШта якынча 100 миллион үсмер һәм яшьләр “ТикТок USA” контролендә. “ТикТок USA” 23 гыйнварда Русиядә нәрсәгә этәрүенә бөтен ил инанды. Бу акциянең бердәнбер төп максаты – митингтагы бәре­лешләр вакытында үсмер­ләрнең фаҗигагә юлыгуы. Шулай итеп, балалар безгә һәм ата-бабаларыбызга билгеле булмаган яңа хәвеф белән очрашты. Безгә балаларыбызны мондый янауларга каршы торырлык һәм бүгенге рәхимсез мәгълү­мати сугышта үз-үзләрен тота белеп, җиңүче булып калырлык итеп тәр­бияләргә кирәк.
Бүгенге көнгә кадәр үзе­безнең социаль челтәрләр булдырылмаган, әхлакый, патриотик тәрбия бирүче һәм аңлату характерындагы контентлар бөтенләй юк диярлек. Башкортстанның Стратегик башлангычлар үзәге каршында яшьләр арасында барган социаль процессларны, алардагы кире тенденцияләрне тикшерү үзәге юк. Яшьләргә уңай йогынты ясау механизмнары да эшләнмәгән. Мондый шартларда Русия яшьләре, Русиянең мәктәп укучылары хәрәкәте, Юнармия иҗтимагый оешмалары, Мәгариф һәм фән министрлыгы, яшьләр сәясәте, лидерлар һәм волонтерлар әзерләү өчен җавап бирүче барлык дәрәҗәдәге чиновниклар яшьләр белән актив эшләргә тиеш. Әмма тормыш чынбарлыгы күрсәткәнчә, укучы-үсмерләрләрнең ихтыяҗын социаль челтәрләр яхшырак белә булып чыкты.
Яшүсмер балаларның митингка чыгуының төп сәбәп­ләренең берсе – бу акциянең технологик яктан Интернет монополистлар тарафыннан оештырылуы. Шул ук вакытта БДИ безнең балаларда калейдоскоп фикерләү формалаштырды.
Икенчедән, патриотик тәрбия дәресләре булмау. Аларны әле генә кертә башладылар, әмма 20 ел алар булмады һәм без соңга калдык, әмма яңа буын яшьләр белән эшләргә кирәк, югыйсә, бу дәүләтнең чираттагы таркалуына китерергә мөмкин.
Өченчедән, мәктәпләрдә ир-егет педагогларның булмавы. Алар яшьләрдә җавап­лылык һәм батырлык тойгылары тәрбияли алыр иде. Ким дигәндә, педагогларның 50 проценты ир-егетләр булырга тиеш. Бу ихтыяҗны Кораллы Көчләрдән, Эчке эшләр министрлыгыннан, Федераль иминлек хезмәтеннән, Янгын сагы хезмәтеннән отставкага чыккан ир-егетләр канәгать­ләндерә алыр иде.
Һәм иң мөһиме – төбәк дәрәҗәсенә күтәреп, гаиләләр таркалу тенденциясен бетерү (статистика буенча, Башкортстанда үткән елның 9 аенда 14859 гаилә теркәлгән, ә 10316 гаилә таркалган). Гаилә ул — дәүләт нигезе, халыкны саклап калу системасы. Гаилә булмаса, балаларыбызны яклаячак система да юкка чыгачак. Ир-егетләр, (аерылышкан булсагыз да) балаларыгызга көн саен 20 минут булса да вакыт бүлегез. Аларны нәрсә борчуы, аларның нәрсә белән яшәүләре турында кызыксыныгыз. Балаларны үз сүзләре һәм гамәлләре өчен җаваплы булырга өйрәтегез!

Шамил БАТЫРШИН,
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының өлкән укытучысы.


Баһман коллажы.
Читайте нас: