+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 февраль 2021, 21:50

БДУ һәм УДАТУ берләштерелергә тиеш!

Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университетының бергә кушылуы турында Русиядә һәм дөньяда физик металл белеме һәм күләмле наноструктур материаллар өлкәсендә әйдәп баручы галим, физик материалларны үзләштерүдә яңа юнәлешкә нигез салучыларның берсе, Башкортстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Русия һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Руслан Вәлиев үз фикерен җиткерә.

- Кызганычка каршы, соңгы елларда мәгариф һәм фән өлкәсендәге хәлләрнең начараюы күзәтелә, алар, көзгедәге кебек үк, Уфа дәүләт авиация техник университетында да чагыла: укырга керүче абитуриентларның сыйфаты һәм саны кими, укытучының укыту йөкләнеше арта (Русия вузларында ул дөньяда иң зур, әмма бу горурлык өчен сәбәп түгел), шуңа бәйле рәвештә фән һәм белем бирү белән шөгыльләнү мөмкинлегеннән мәхрүм ителә; тикшеренү җиһазлары искерә.

Югары уку йортлары фәнен финанслауның торышы бик хәвефле, федераль бюджеттан ярдәм көтәргә туры килми. Ә фәннән башка яхшы белем юк.
Кыскасы, карар кабул итәргә вакыт җитте. Дөресен генә әйткәндә, без моның белән тоткарландык, күрше төбәкләр, әйтик, Татарстан, бездән алда бара. Һәм күп нәрсә административ ресурска, республика ярдәменә бәйле. Татарстан югары уку йортларының фән павильоннары зур күргәзмәләрдә һәм форумнарда һәрвакыт күренә!

Проблеманы хәл итүнең бер варианты - көч һәм ресурсларны берләштерү, матди-техник базаны, инфраструктураны үстерү.

Әлбәттә, теләсә нинди оешмаларның кушылуы - еш кына авыр процесс. Теләсә кайсы карар индивидуаль, нәтиҗәләрен бәяләү белән, барлык кызыксынган яклар катнашлыгында җитди фикер алышудан соң каралырга тиеш. Әмма без төрле шәһәрләрдә урнашкан вузларның берләшүендә уңай мисалларны беләбез. Мәсәлән, Яр Чаллы, Алабуга, Чистай институтларын үз эченә алган Казан (Идел буе) федераль университеты федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә шактый зур финанс ярдәме ала.

Хезмәттәшлек формасын билгеләү, җаваплылык зоналарын бүлү, юл картасын булдыру мөһим. Еллар буе тупланган элемтәләрдән файдаланып, төзергә, үстерергә кирәк, - ди Руслан Зөфәр улы.

Фото: bashinform.ru

Читайте нас: