Рәйсә Хаҗипова – бөтен гомерен, сәләтен һәм көчен балалар тәрбияләү эшенә багышлаган шәхес.
Дүртөйле шәһәренә егерме яшьлек кыз, моннан өч дистә ел элек педагогия училищесын тәмамлагач, юллама буенча килә.
– Мин хезмәт юлымны башлаганда, 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы төзелеп бетеп ишекләрен ачканга бер ел гына вакыт үткән иде. Тәрбияче һөнәрен йөрәгем кушканга сайлаган кеше буларак, эшкә зур күңел күтәренкелеге, илһам белән тотындым. Хезмәттәшләрем дә берсеннән-берсе яхшырак, ярдәмчелрәк булып чыкты. Мондый тату, бердәм коллективка эләгүнең нинди бәхет икәнлеген һәркем аңлый инде, – ди ул.
Яшь тәрбиячегә 27 бала йөрүче төркемне ышанып тапшыралар һәм ул сынатмый. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә балаларның да, әти-әниләренең дә йөрәген яулап ала. Тынгысыз, эзләнүчән, һәрчак үз белемен күтәрү өстендә эшләүче тәрбияче берсеннән-берсе фәһемлерәк, мавыктыргычрак чаралар оештырып кына тора. Аның төркеменә йөрүче кызлар һәм малайлар район күләмендәге төрле иҗади бәйгеләрдә күркәм җиңүләр яулый.
Берничә елдан Рәйсә Гайнел кызы, читтән торып укып, Башкорт дәүләт университеты дипломына ия була. Сәләтле һәм тырыш хезмәткәрне өлкән тәрбияче итеп тәгаенлиләр, ә менә 2015 елдан ул мөдир вазыйфасында хезмәт сала.
– 2007 елда безнең балалар бакчасы елъязмасына истәлекле, барлык коллективыбыз һәм тәрбияләнүчеләребез өчен зур әһәмияткә ия вакыйга өстәлде: “Ләйсән”ебез “Бала үстерү үзәге” статусын алды, – ди әңгәмәдәшем. – Бу исә бакчабызның арытаба үсеше өчен тагын бер этәргеч булды.
Бүген 10нчы балалар бакчасының Дүртөйледә абруе зур, әти-әниләр сабыйларын нәкъ менә бирегә йөртергә тели, чөнки “Ләйсән”нән кызлар һәм малайлар мәктәпкә яхшы әзерлек белән бара, алар һәрьяклап гармонияле үсешсен өчен тәрбиячеләр зур көч сала.
Балалар бакчасында һәртөрле тәҗрибә уртаклашу буенча семинарлар еш уза, монда өйрәнер, сабак алыр урын күп. “Ләйсән”дә һәр баланың сәләтен үстерер өчен төрле иҗади түгәрәкләр эшли, аның тәрбияләнүчеләре ел саен “Язгы тамчылар” район җыр һәм бию бәйгесендә призлы урыннар яулый.
– Заманыбызның иң зур проблемаларының берсе – тирә-як мохитнең чисталыгын саклау. Табигатьне яратучы шәхесләр тәрбияләү эше гаиләдән һәм балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш, – ди Рәйсә Гайнел кызы. – Безнең коллектив сабыйларга экологик тәрбия бирү эшенә үтә җаваплы карый, эш планыбызда ел әйләнәсенә әлеге мәсьәләгә даими, җитди игътибар бүленә. Тирә-як мохитне саклау проблемаларына балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә җәлеп итәбез. Махсус дәресләр вакытында нәниләргә мавыктыргыч рәвештә табигать хакында, аның чисталыгы һәр кеше өчен мөһим икәнлеген бәян итсәк, өлкәннәр белән әти-әниләр җыелышлары, төрле мәдәни чаралар кысаларында әлеге темага әңгәмә корабыз, макулатура, иске батарейкалар җыю бәйгеләре оештырабыз.
“Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр күптән инде Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитеты баш белгеч-эксперты Радим Вәлиев белән таныш. Аны балалар бакчасына еш чакыралар, ул нәниләргә тирә-як мохитне саклауның ни өчен һәр кешегә кирәк икәнлеге хакында аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп сөйли, чара ахырында, гадәттә, кечкенә тамашачыларга әлеге темага багышланган чагу китапчыклар бүләк итә.
Балалар бакчасында курчак театры уңышлы эшли. Сәнгатьнең бу төре кечкенә тамашачыларга аеруча көчле тәэсир итә, чөнки курчак театрында спектакльләр куйганда җанлы сүз дә, чагу образлар да, сәхнә декорацияләре дә, җыр-моң да гармонияле рәвештә бер-беренә үрелә.
– Мәктәпкәчә яшьтәге балалар курчак театры тамашаларын яратып карый. Алар сабыйларга аңлаешлы, якын, чөнки сәхнәдә малайлар, кызларга яхшы таныш әкият геройлары. Театрның тәрбияви әһәмияте дә зур, – ди Рәйсә ханым. – Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә бала күңелендә дөньяга караш, мавыгулар формалаша. Шуңа күрә дә сабыйга дуслык, шәфкатьлелек, гаделлек, хезмәт сөючәнлек үрнәкләрен күрсәтү мөһим. Пьесаларда уңган, булдыклы геройларга ялкау, мактанчык персонажлар каршы куела, беренчеләре үрнәк буларак хезмәт итсә, икенчеләренә охшарга ярамау ассызыклана. Курчак театры тамашаларын балалар көтеп ала. Таләп ителгәндә, әкияткә үзләре дә “кереп китә”: геройларның сорауларына җавап бирә, аларның кушканнарын үти, киңәшләр бирә, янаучы хәвеф турында кисәтә, ярдәм итә.
Әлбәттә, балалар бакчасында зур, катлаулы спектакль куеп булмый, бу таләп тә ителми. Кыска, ләкин чагу әкияти тамашаларны даими әзерләп, тәрбияви максатта файдалану да отышлы. Балалар бакчаларында рәсемнәр театры да (фланелеграфта, картонда, өстәлдә) киң кулланыла. Уенчыклар һәм петрушкалар театры да сабыйлар күңелендә зур кызыксыну уята.
“Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” Рәйсә Гайнел кызы үз эшенә мөкиббән: балалар бакчасының эшчәнлеге, хезмәттәшләренең, тәрбияләнүчеләренең уңышлары хакында чын күңеленнән сөенеп бәян итә. Ә менә үзе күләгәдәрәк калуны хуп күрә. Шул ук вакытта аның үзе хакында да яхшы сүзләр генә әйтеп була: тормыш юлдашы Радик Гандәлиф улы белән өч дистә елдан артык үрнәкле гаилә булып гомер кичерәләр, менә дигән ул һәм кыз үстергәннәр, хәзер инде оныклар тәрбияләүдә катнашалар.
Рәйсә Гайнел кызы уңган бакчачы да: күрше-тирә арасында иң беренче булып аның теплицасында кыяр һәм помидор өлгерә, бакчасында җиләк-җимешнең әллә ничә сорты үсә, ихатасында чәчәкләре иртә яздан сары көзгә кадәр күз явын алып утыра.
Рәйсә Гайнел кызы – гәзитебезнең күптәнге дусты. Ул “Кызыл таң”га даими рәвештә фәһемле мәкаләләр язу белән беррәттән, “Әллүки” журналын тарату эшенә дә үз өлешен кертә.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.