Балтач районының матур табигатьле Иске Тимкә авылында Нәзехәт һәм Фәтхелбаян Ибраһимовларның дүртенче баласы булып Фәрзинә дөньяга аваз сала. Шушы авылда сигез ел укып, күрше Уразай мәктәбендә тугызынчы-унынчы сыйныфларны тәмамлый. 1978 елда кулына өлгергәнлек аттестаты алган Фәрзинә Бәләбәй педагогия училищесына юллана.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы булу – Фәрзинәнең кече яшьтән теләге шул була. Укытучы һөнәре алып, 1982 елда туган якларына эшкә кайта.
Ул үзенең хезмәт юлын район мәгариф бүлегендә башлангыч сыйныфлар методисты сыйфатында башлый. Өч ел эшләгәч, тормыш юлында Рәзиф Мөбәрәк улын очратып, чәчләрен-чәчкә бәйләп, матур тормыш корып җибәрәләр һәм Чокалы башлангыч мәктәбендә ул егерме биш ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 2009-15 елларда Көндәшле урта мәктәбендә татар теле укыта. Ә 2016 уку елында Уразай урта мәктәбенә башкорт теле укытучысы итеп күчерелә. Бүген ул Көндәшле урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. Тормыш иптәше Рәзиф Мөбәрәк улы белән өч балага гомер бирәләр. Ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Клара Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад факультетын тәмамлый, тормыш иптәше Динар белән бер кыз, ике ул тәрбиялиләр. Икенче кызлары Алия Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, башкалада 4нче бала тудыру йортында акушер-гинеколог булып эшли. Тормыш иптәше Денис белән бер кыз — Даринаны тәрбиялиләр. Уллары Артур — Уфа дәүләт авиация-техник университетының дүртенче курсын тәмамлаган.
Фәрзинә Фәтхелбаян кызының озак еллар дәвамында салган тырыш хезмәте, Көндәшле урта мәктәбе җитәкчелегенең, район мәгариф бүлегенең, республика Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән билгеләнгән.
1987 елда ул Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Ә 2013 елда мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларында укып, дефектолог белгечлеге ала.
Яшь чагыннан үзен мөгаллимәдән башка һөнәр иясе итеп күз алдына китермәгән Фәрзинә Фәтхелбаян кызы балаларны ихлас ярата. Укучыларының уңышларын, тырышлыгын күреп сөенә. Аларның төрле яклап сәләтен ачу, арытаба үстерүгә зур тырышлык сала. Буыннар бәйләнеше, ата-бабалар, әби-бабайларыбызның көнкүреше, халкыбызның йолалары, милли бәйрәмнәр, борынгыдан сакланып килгән матур традицияләр, халык иҗаты, фольклор, милли киемнәр тарихын чагылдырган, халык җырларын өйрәнүгә корылган сыйныфтан тыш чараларны практикасында киң куллана мөгаллимә.
Соңгы елларда республикада, районда тормышка ашырылучы “Аек авыл” конкурслары кысаларында яшь буынны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди, укучылары һәм ата-аналар арасында аек тормышның кыйммәте хакында киң аңлату эше алып бара Фәрзинә Фәтхелбаян кызы.
Ул үзе өстендә даими эшли, укый, өйрәнә. Үз белгечлеге буенча бик күп матбугат басмалары алдыра, өстәмә әдәбият укый.
— Укытучы гомер буе укырга, өйрәнергә тиеш. Белем, тәрбия биргән укучылары укытучының үзеннән дә белемлерәк кешеләр булып өлгерсен өчен көч салырга тиеш, — ди ул хезмәтенең асылы турында сөйләгәндә.
Фәрзинә Ахунова үзешчән сәнгатьне үз итә. Авыл мәдәният йорты каршындагы фольклор төркемендә матур чыгышлары белән сөендерә.
Укытучы — авыл җирендә элек-электән акыл, матурлык, сабырлык, зирәклек үрнәге. Фәрзинә Ахунова — укучылары өчен нәкъ шундый шәхес. Шуңа да аның үрнәгендә язмышын мөгаллимлек белән бәйләгәннәр дә бихисап.
— Баланы уңышлы кеше итеп формалаштыруда башлангыч белемнең роле зур. Өмет һәм ышаныч белән мәктәп бусагасын атлап беренче сыйныфка килгән кызлар-малайлар мөлдерәмә тутырып беренче укытучыларының күзләренә карый. Нинди юл белән алып керәсең син баланы бу катлаулы илгә, ничек кызыксындырасың, укуны мавыктыргыч итә аласың — болар мөгаллимә алдында торган беренче бурычлар. Бала белән уртак тел таптың икән, укучыларың сиңа ышана, һәр әйткән сүзеңне йотлыгып тыңлый һәм аңламаган урынны кабат сорый. Ата-аналар ышанычы да мөһим. Боларны яулый алсаң, нәтиҗә көттерми... — ди 38 еллык педагогик стажга ия мөгаллимә.
Ул матурлыкка гашыйк. Аның йорты, бакчасы җәй буе күзләрнең явын алырлык гөл-чәчәккә күмелә. Дистәләрчә төп һәм төр күпьеллык дәлияләр, бәрхет, цинния, кашкарый, петуния һәм башка гөлләр һәммәсе назга, тәрбиягә мохтаҗ. Фәрзинә Фәтхелбаян кызында җылылык чыганагы җитәрлек. Түтәлләрдә һәр чәчәкнең үз урыны бар, менә дигән композицияләр барлыкка килгән. Ахуновлар яшәгән йорт сихри матурлыкка күмелә. Шуңа да оныклары җәй җитүен зур түземсезлек белән көтеп ала. Ниһаять, алар авылда яраткан зур әти, зур әниләре янында! Зур әнинең тәмле ашларын, кайнатмаларын, компотларын авыз итәргә, бергәләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә, чәчәкләр телен аңларга ашкынып кайта алар. Ә Рәзиф Мөбәрәк улы умарталары янында кайнаша. Оныклар аның янына тартыла. Таң белән эшкә кузгалган, уңган бал кортларын күзәтү нинди рәхәт, нинди мавыктыргыч!
Үз балаларын дөрес тәрбияләгән, туры юлдан атлаткан мөгаллимә Фәрзинә Фәтхелбаян кызының укучыларының да киләчәге өметле.
Балаларны аңлап, күңелләренә яхшылык сеңдерә, аларның уңышларына ихлас шатлана алган кеше генә укытучы була ала. Аның бәхете, уңыш нигезе шунда.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.