Тормышта мыштыр булсаң, моның авырлыгы башкаларга түгел, тәүдә үзеңә төшә. Күп еллар ишетеп-күреп йөргән һәм хәтта никадәрдер якынлыгын сизгән Рыфат Мәүлетов турында бер сүз әйтеп калыйм, дип, ничә тапкырлар омтылдым. Вакыт исә үшәннәрне көтеп тормый, мин җыенып йөргән арада, шушы елның мартында, Серго Орджоникидзе исемендәге Уфа авиация институтын (хәзер ул инде авиация-техник университет атамасы белән йөри) утыз елдан күбрәк җитәкләгән легендар ректорның тууына туксан биш ел тулган икән. Рыфат Рәхмәтулла улына табигать бөтен нәрсәне дә кызганмый биргән иде.
Коеп куйган кебек буй-сын, йөзенә чыккан олпатлык, ә инде галимлеге, оештыру һәм башкаларны дәртләндерә белү сәләте турында сүз кузгату да кирәкми. Мәүлетовка хәтта аз гына охшаган шәхесләрне дә лидер, ягъни һәр нәрсәдә алдынгы кешеләр дип йөртү бар. Ә Рыфат Рәхмәтулла улына ректорлык вакытында ук, үзенә әйтелмәсә дә, “бөек” исеме табигый рәвештә тагылган иде.Рыфат Рәхмәтулла улы, кабатлап әйтәм, кайда гына эшләсә дә, ким-хур булмас иде, чөнки зур җитәкче булу сыйфатлары аңа күкрәк сөте, ата тәрбиясе белән бирелгәндер. Берәүләр — игенче, икенчеләр урман үстерә, өченчеләр корыч эретә. Мәүлетовның, Мәскәүдә аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклап, Уфада авиация институтында укыта башлавыннан шушы югары уку йорты да, арытаба, гомумән, Башкортстан фәне дә откан, әлбәттә.
Мәүлетовның өч дистә ел ректорлыгы чорында зур булмаган провинциаль вуз башкалар көнләшерлек матди базалы, йөзләрчә галимне үзенә җәлеп иткән югары уку йортына әверелде. Хәзер авиация-техник университеты, Уфа нефть-техник университеты белән беррәттән торып, Русиядәге генә түгел, дөньядагы иң мәртәбәле вузлар рәтенә басу өчен ныкыша.Башкалабызда элекке еллардан яшәүчеләрнең хәтерендәдер, хәзер авиация-техник университеты корпуслары торган урында Уфаның Үзәк базары урнашкан иде. Без, Башкорт дәүләт университеты студентлары да, юл уңаенда базарга сугылмый үтмибез, чөнки монда яңа гына пешкән арзан ливер пирожкилары саталар, ә базар үзе, элекке кинофильмнардагы кебек, гөжләп тора. Тукайның “Печән базары, яхүд Яңа кисекбаш” поэмасында әйтелгәнчә, “иртә берлән кайнамакта бу базар, кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. Кайсы сатмактыр, кайсы ала, берсе алдый, шунда берсе алдана”. Менә шунда 1941 елда Рыбинск шәһәреннән эвакуацияләнгән авиация институты килеп төпләнә. Әйткәндәй, Рыбинск моторлар заводы да шул ук вакытта Уфага күчерелгәч, бездәге моторлар заводы яңа сулыш ала һәм вакыт үтә килә куәтле производство берләшмәсе булып китә. Моны аерып әйтүемнең әтнәкәсе шунда: Уфа моторлар төзү берләшмәсе, байтак күләмдәге продукциясе авиация двигательләре буларак, әле дә без бәян иткән университетның кадрлар әзерләү һәм уку-практика үтү базасына әйләнә. Мондый кулдаш булуның уңай яклары санап бетергесез. Рыфат Мәүлетов авиация-техник университетын элекке мескен генә институттан бүгенге хәлгә җиткерү өчен никадәр рухи көч түккәндер, эзләнүләр һәм икеләнүләр аша үткәндер, хәзер инде белә дә алмабыз.
Ә инде бүгенге университет — иң камил техника һәм алдынгы технологияләрне үзендә туплаган тоташ бер дөнья. Олпат галимнәр өчен ул кадимге эш урыны, ә тормышка үзаллы аяк басарга гына торган яшь-җилкенчәкнең күз алдында — могҗизалар иле, фантастиканың гамәли производство булып гәүдәләнеше.Университетның эчке структурасына чума башласак, тирәнгә китәрбез, һәм аннан ерып чыгуыбыз да икеле. Фәкать шуны гына тәкърарлыйк: аның Уфа моторлар төзү-производство берләшмәсе янындагы кичке факультеты 1942 елда ук эшли башлаган. Бүген килеп Ишембай, Күмертау, Нефтекама, Стәрлетамак шәһәрләрендәге филиаллары үзләре үк вузларга торышлы. Университет хәстәрлеге белән үсеп чыккан Перспектив материаллар, Механика, Металларның үтә сыгылмалылыгы проблемалары институтларының эшчәнлеге турында чишелеп сөйләргә тел кычытса да, хәзергә тыелмак булдым, чинки фикер җебе Рыфат Мәүлетовның шәхесеннән читләшеп бара. Ә бу килешмәс.
Авиация институтының беренче ректоры булып 1943 елдан И. П. Емелин эшли башлаган. Кызганычка каршы, мин әлеге вузны ифрат авыр чакта унсигез ел җитәкләгән бу шәхес турында хәбәрдар түгел. Ректорлыкны 1961 елда Рыфат Мәүлетов, арытаба эшне Салават Кусимов (генерал һәм Герой Таһир Кусимовның улы), Морат Гозәеров дәвам иткән. Рыфат Рәхмәтулла улына әйләнеп кайтканда, вуз өчен җанын фида кылып эшләү Мәүлетов өчен яшәү мәгънәсе булгандыр. Аның хезмәт җимешләре — чын мәгънәсендәге каһарманлык. Русиянең иң мәшһүр ректорларын хәтергә алган чакта, гадәттә, иң тәүдә Казан университетын җитәкләгән бөек математик Николай Лобачевский белән Мәскәү дәүләт университеты ректоры Иван Петровский искә төшә. Бөек галимнәр, оештыручылар, иҗатчылар. Шундый легендар ректорлар сафында Рыфат Рәхмәтулла улының да лаеклы урыны бар.
Мәүлетов Уфа авиация институтына, Мәскәүдә аспирантура үтеп, яшь кенә фән кандидаты сыйфатында килгәнендә якташым, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы Марат Илһамов студент булган икән. Танышлыклары, соңрак инде дуслыклары шушы вакыттан башланган.
Тарихта гына калган ул елларны профессор Илһамов менә ничек хәтерли:
“Мин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы аспирантурасына 1959 елда кергәннән соң, берничә ел без очраша алмый йөрдек. Шушы вакыт эчендә ул авиация институты ректоры булып киткән, институт исә Уфаның үзәк базары урынында күтәрелгән бинага күчкән. Алтмышынчы еллар ахырында мин институтка килгәндә ул яңа корпуслар төзү, яңа кафедралар һәм юнәлешләр булдыру, үз кадрларын тәрбияләп үстерү, шулай ук, башка шәһәрләрдән дә җәлеп итү планнары белән җилкенеп йөри иде. Институт музее, аерым алганда, институт биналары ансамбленең макеты мине, яшермим, шаккатырды. Хәтеремдә, ул елларда Казан авиация институты җитәкчеләренең берсе миңа, СССР вузлары ректорлары корпусында очраклы кешеләр “юктыр, мөгаен”, иллә мәгәр алар арасында Р. Р. Мәүлетов аерылыбрак тора”, дигән иде...”
Ул елларда Рыфат Рәхмәтулла улы республикада җәмәгать эшлеклесе буларак та киң танылу алды. Мостай абыйның сүзләре хәтердә, ул: “Рыфат һәрчак мин тимер-томырга беткән кеше”, ди торган иде. Сиземләвемчә, ул чак кына шыттырып та җибәргәндер инде. Аның хисле, олы йөрәкле кеше икәнлеген белә идем бит.
Театрны, шигъриятне, музыканы яратты. Укыту эшенә әхлакый тәрбияне кертүне Мәүлетов бик мөһим санады. Шунда, әдәпкә көч төшсә дә, 2004 елда нәшерләнгән “Формула прочности” дигән китабымнан бер генә сөйләм китерергә булдым:
“Күп башлангычларны, хәтта үзенең фәнни өлкәләреннән ерак торганнарны да дәртләндергән, әдәбият һәм сәнгатьне үз канаты астына сыендырган бу кешенең исеме шулкадәр дә легендага әверелгән иде. Без, әлегә яшь журналистлар, уңае чыккан саен аны күрергә, күзенә чалынырга тырыша идек, ә Мәүлетов белән әңгәмәләшү журналист өчен сирәк очрый торган мәртәбә саналды”.
Гомумән, Рыфат Рәхмәтулла улы мәдәният әһелләре белән хәзер сирәгрәк күренеш саналган якынлыкта яшәде. Аның Мостай Кәрим, Заһир Исмәгыйлев белән дуслыгы бүгенге кайбер түрәләрнең төшенә дә керә алмыйдыр. Бермәл, журналист һәм язучы Тайфур Сәгыйтовның дәртен куәтләп, Мәүлетов Эстониядәге Палдиски шәһәренә скульптор Тамара Нечаеваның Салават Юлаев бюстын кую өчен әдәбият һәм сәнгать әһелләре, журналистлардан тупланган делегациясен автобус белән җибәрүгә иреште.....
Бүздәк районында элеккерәк заманнарда халкы мең ярым кешегә җиткән, татарлар белән башкортлар дөнья хәстәрләрен уртаклашкан Шланлыкүл дигән авыл бар. Чәрмәсәнгә койган Олы Кыдаш елгасыннан сулана аның халкы. Борынгы данлы авыл ул — Шланлыкүл. Мисал өчен, Рыфат Рәхмәтулла улының туганы, шулай ук техник фәннәр докторы, профессор Мидхәт Мәүлетов, “Башнефть” берләшмәсенең генеральный директоры Ампир Сыртланов, революциягә кадәр үк Уфа губернасыннан Дәүләт думасы депутатлары итеп сайланган Шәйхәйдәр белән Галиәскәр Сыртлановлар, шул ук Дума депутаты Габуллатыйф Байтирәков, күренекле хәрби хирург Нурлыгаян Байтирәков, энергетик, Социалистик Хезмәт Герое Якуп Төхвәтуллин һәм башка күпләрнең исем-шәрифен китерергә мөмкин. Легендага әверелгән кешеләрнең хезмәте һәм тормышы да вакыт үтә килә сабак алырлык, әманәт булырлык хикәяткә әйләнә. Рыфат Рәхмәтулла улы белән дә шулай. Аны онытмыйлар, исемен кадерләп телгә алалар. Бүздәк районы үзәгендәге урамнарның берсе Мәүлетов исемен йөртә. Башкортстан Фәннәр академиясендә техник фәннәр өлкәсендәге эшләр өчен аның исемендәге премия булдырылган. Гомумән, Рыфат Рәхмәтулла улының югары белем бирү һәм фән өлкәсендәге эшчәнлеге тоташ дәверне, Мәүлетов дәверен булдырды. Юрамыйк, әмма вакыты җиткәч, авиация-техник университетына Мәүлетов исеме бирелмәс дип кем әйтә ала? Бу дөнья хәйләгә генә корылмаган, анда могҗизалар да булгалый.
Марсель Котлыгалләмов.