+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 июль 2021, 09:10

Елена Шмелева: “Башкортстанның горурланырлык уңышлары бик күп!”

Хәбәр итүебезчә, узган атнада Башкортстанга эш сәфәре белән Гомумрусия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше, “Сириус” белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева килде.

Елена Шмелева: “Башкортстанның горурланырлык уңышлары бик күп!”
Елена Шмелева: “Башкортстанның горурланырлык уңышлары бик күп!”
Хәбәр итүебезчә, узган атнада Башкортстанга эш сәфәре белән Гомумрусия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше, “Сириус” белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева килде. Сәфәрнең төп максаты “Сириус” үзәге төбәк челтәре экспертлары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре белән төбәктә мәгарифне комплекслы үстерү буенча тәкъдимнәр, шулай ук сентябрьдә үтәчәк “Уңышка юл” V педагогик форумы турында фикер алышу булды.
Елена Шмелева Уфаның кайбер мәгариф учреждениеләрендә, шул исәптән, Калинин районындагы гомуми белем бирү үзәгендә булды, анда мәктәпкәчә белем бирү процессы, яңа мәктәп, спорт блогы һәм уку лабораторияләре төзелеше белән танышты, күпсанлы эшлекле очрашулар үткәрде.

23 июльдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Сириус” үзәге җитәкчесе Елена Шмелева “Яшь фән һәм мәгариф лидерлары: Башкортстан Республикасында талантлар өчен кө­рәш ­стратегиясе” стратегик сессия­­се­нә йомгак ясау чарасында катнашты.
Сессияне ачып, республика җитәк­­­чесе Радий Хәбиров, Башкортстан фәнни һәм югары белем потенциалын ны­гыту һәм үстерү белән планлы рә­веш­тә шөгыльләнә, дип ассызыклады.
– Бу максатларга без шактый көч һәм ресурслар юллыйбыз. Безнең төп өстенлекле юнәлеш – фән өлкәсендә колачлы федераль проектларда катнашу, – диде Радий Хәбиров. – Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путин фәнне стратегик өстенлек­ләрнең берсе итеп билгеләде. Шуңа күрә без дәүләт башлыгы башлангычы белән оештырылган барлык эре Гомумрусия программаларында катнашабыз.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, бу юнәлештә беренче адым — дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге федераль статусын алу.
— Башка төбәкләр белән кискен көндәшлек шартларында без бу глобаль бурычны уңышлы хәл иттек. Евразия фәнни-тикшеренү үзәге безгә фән, мәгариф, бизнес, эре сәнәгать пред­приятиеләре көчләрен берләштерү өчен инфраструктура булдыру мөмкин­леге бирә. Һәм без инде беренче нә­тиҗәләрне күрәбез, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — IQ-парк — “Сколково” төбәк операторы статусына ия югары технологияләр технопаркы да Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең мөһим элементы булачак.
Елена Шмелева билгеләп үтүенчә, республикада булу вакытында ул күп кенә талантлы педагог-практиклар һәм сәләтле яшьләр белән очрашкан. Мәгариф өлкәсендә Башкортстанның уңай тәҗрибәсе турында сөйләгәндә, Елена Шмелева дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге оештырылуын аерым билгеләп үтте.
— Горурланырлык уңышларыгыз бик күп. Сез монда принципиаль яңа белем бирү программаларын тормышка ашырасыз, аларга бик күп сәләтле балаларны җәлеп итәсез. Нәтиҗәдә, алар фәнгә килә, — диде Елена Шмелева. — Әйдәп баручы педагоглар һәм галимнәр, асылда, яңа фәнни инфраструктурага заказ бирүчеләр булып торалар. Аның ярдәмендә башкарылган уңышлар Евразия фәнни-тикшеренү үзәген дөнья лидерлары арасына чыгарырга һәм республика икътисадының инновацион үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Елена Шмелева, Евразия фәнни үзәге алдына амбициоз бурычлар кую, яшь тикшеренүчеләрнең аның инфраструктурасына керүен тәэмин итү мөһим, дип ассызыклады.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Елена Шмелевага республика белән кызыксынуы һәм сәләтле балаларга ярдәм итү эшендә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
– Сезгә Башкортстан укучыларыннан Сочида “Сириус” үзәгенең програм­малары буенча белем алу мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, — диде Радий Хәбиров. — Безнең 976 укучы анда яңа күнекмәләр һәм ком­петенцияләр алды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров Елена Шмелевага Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең Күзәтчелек советы составына аның рәисе урынбасары сыйфатында керер­гә тәкъдим итте.

Зөлфия Фәтхетдинова.

Фото: glavarb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: