+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 август 2021, 13:35

Балага дөрес тәрбия бирегез!

Аллаһы Тәгалә адәм баласын хөрмәтле һәм шәрәфле итеп яраткан. Адәм баласының дәрәҗәсе акыл һәм иман белән бәйле булса, аларның гамәли ягы кешенең әхлагы, тәрбиясе.

Балага дөрес тәрбия бирегез!
Балага дөрес тәрбия бирегез!

Аллаһы Тәгалә адәм баласын хөрмәтле һәм шәрәфле итеп яраткан. Адәм баласының дәрәҗәсе акыл һәм иман белән бәйле булса, аларның гамәли ягы кешенең әхлагы, тәрбиясе. Динебездә “тәрбияле булу” дигәндә –
ул дөнья һәм Ахирәт тормышында бәхеткә, уңышка алып бара торган яшәү рәвеше күзаллана. Чыннан да, тәрбияле кеше үзенә дә, чит кешегә дә, җәмгыятькә дә файда, иминлек, тынычлык алып килә. Ә тәрбиясезлек, киресенчә, кешенең үзенә авырлык китерә һәм башкаларга да бәла була.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Ий иман китерүчеләр! (Әмерләрне тотып, тыюлардан тыелып) Үз-үзләрегезне һәм гаиләлә­регезне уттан саклагыз” (“Әт-Тәхрим / Тыю” сүрәсе, 6нчы аять).
Ягъни, үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп, җәмәгатьләрегезгә дә шә­ригать хөкемнә­рен дөрес итеп өйрәтегез. Һәм бу Аллаһы Тәгалә боерган фарыз эшләрдән булып тора.
Раббыбыз “Коръәндә болай дип әйтә: “Кыл­ган нәрсәләрегез турында, һичшиксез, (Кыямәт көнендә) соралачаксыз” (“Ән-Нәхл / Бал кортлары” сүрәсе, 93нче аять).
Гаилә кору, балалар үстерү, аларны тәрбияләү, яхшылыкка яки яманлыкка гадәтләнү – бәндәнең кылган гамәлләреннән санала һәм алар турында Кыямәт көнендә соралачак.
Әлбәттә, балаларны яклау безнең аларны төрле бәладән саклап, җилкә­без артында гына тоту түгелдер. Асыл яклау дөрес тәрбия hәм дөньяда дөрес яшәү гыйлеме бирүдәдер, чөнки без гел алар янында булмабыз, ә биргән гыйлемнәребез hәм тәрбия hәрчак янәшәләрендә булыр. Тәрбия ана карыныннан алып, гомер буе бара дисәк тә, төп тәрбия бала балигълык яшенә җиткәнче барадыр. Тәрбия яшьләрен карап үтик: балага карата искә алынган иң беренче яшь аралыгы – 2 яшь.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: “(Бала) Тудырган хатыннар балаларын тулы ике ел имезергә тиеш...” “Әл-Бәкара / Сыер” сүрәсе, 233нче аять).
Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә аналарга сабый балаларын имезүне боера. Бүгенге көндә, кызганыч, күп аналар мөмкинлекләре була торып та, сабыйларын күкрәк сөтеннән мәхрүм итә. Әлбәттә, җитди сәбәп­ләре булганнарга бу кагылмас. Сабый өчен иң зур бүләкнең берсе – ана сөтедер. Бала шуның белән ныгыр, кирәкле матдәләр алыр. Ярату, яклау хисен дә бала ана сөте аша аладыр.
Икенче мөhим яшь 4 яшь буладыр. Бу яшьтән балага оят хисе салынадыр. Әлеге яшьтән гаурәт мәсьәләсен төшендерү кирәктер. Ягъни гаурәт өлешләрен күрсәт­мәү, башка кешенекенә карамау ту­рында аңлату мөһим. Әти-әни баланы юындырганда (хәтта ир баланы ата юындырса да hәм кыз баланы әнисе юындырса да) әти-әнинең эчке кием киеп юынуы әдәп hәм оятка беренче дәрес булып торадыр.
Игътибарга лаек булган өченче яшь – 6 яшь. Элек-электән халкыбызда “Алтыдагысы – алтмышта” дигән әйтем булган. Тик сүз 6 яшьтә ятлаган шигырьләр турында бармый. Асылда, өйдә күргән тәрбия турында барадыр. Ягъни өендә булган әдәп-әхлакны үз эченә аладыр, чөнки кечкенә чакта өйрәнгән кагыйдәләр гомер буена истә кала.
Дүртенче аралык: 7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрдер.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләл­лаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Балаларыгызга җиде яшь тулгач, яныгызга намаз укырга бастырыгыз”. 7 яшь тулу белән балаларыбызга 4 мөhим юнәлешне өйрәтү кирәктер. Алар:
1. Рухи мәсьәләләр (иман, намаз, ураза, зәкят, хаҗ, Аллаhыны зикер итү, хәләл-харам кебек мәсьә­ләләр).
2. Сәламәтлекне, тәнебезне кайгырту.
3. Гыйлем алу. Дөньяви гыйлем нигезләрен алудыр.
4. Финанс мәсьәләләре. Акча кайдан килүен аңлату. Хезмәткә кызыксыну уяту.
Шушы 4 юнәлеш баланың алдагы тормышында нигез булып торыр. Әлбәттә, 7 яшьтән бөтен нәр­сәнең асылына төшенеп булмас, ләкин аз-азлап башлау кирәктер.
Болар хакында яшьтән аңлатылмаганга күрә, аянычлы хәлләр булып тора. Рухи дөньясы тулы булмаган кеше ни өчен тууын белмәс. Сәламәтлеген кайгыртмаганы чиргә сабышыр. Гыйлеме булмага­ны­ның тормышы кыенлык эчендә булыр. Матди финанс ягын дөрес тотмага­нының әҗәттән башы чыкмас. Шуның аркасында, тормышын үзбелдеге белән яклар. Әлбәттә, без – әти-әниләр дә якларбыз, ләкин без вафат булгач та, балаларның үзләренең нигезле нык терәге, яклавы булырга тиеш.
Хәдиснең дәвамында 5нче аралык турында искә алына: “Ә ун яшьләре тулгач, намаз укудан баш тартсалар, җиңелчә сугыгыз”, – дип әйтелгән. Димәк, 10 яшьлек балага карата катгыйлык күрсәтү тиешледер. Сугу ди­гәндә кыйнау түгел, бәлки орышу тиешледер. Сугылган, кыйналган бала­ның читләшүе, нәфрәте уянуы бар. Шуңа күрә сак булу кирәк. Үзебез җиткерә алмаган мәлдә, хикмәт иясенә тәрбиягә бирү кирәктер.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләл­лаһу галәйһи вә сәлләм: “Динебездә көчләү юк”, – дигән. Көчләп укытылган шәкелдә баланың бездән, динебездән читләшүе бик ихтимал. Әлбәттә, кайчанга хәтле дәвам итәр икән бу катгыйлык дигәндә, ата-ана гомер буе баласына сугып утыра алмас, диярбез. 18-20 яшендә булган үсмер суктырып тормаска да мөмкин. Аллаhы сакласын, үз ата-анасына да кул күтәрүе бар. Шуңа да туктату балигъ булгач кирәктер, чөнки инде тәрбиянең бездән торганы китә бара. Күбрәк дусларга, якын-тирәгә иярүе өстенлек ала. Халкыбызда электән әйтелгән хикмәт бар: “7 яшенә кадәр бала белән бала була бел, 7дән алып, балигълык арасында ата була бел. Балигълыктан соң дус була бел”, – диелгән.
Киләсе мөhим аралык: балигълыктан алып, 18 яше тулганчыдыр. Бу ара­лык үсмерлек яше (переходной возраст) аралыгыдыр. Ул күпчелек ата-ана өчен авыр чор булып тора. Бу аралыкта баланың тизрәк үсеп, бәйсез бер иркенлектә буласы килә­дер. Бөтенесе дә җиңел генә булыр кебек тоелу чоры ул. Ата-анага бу вакытта ярдәм итәрдәй гыйлем ияләре кирәктер. Бала үзе дә нишләргә кирәген белмәс, әти-әнисеннән дә кайтып сорарга ояла торган сораулары булыр. Шуңа да аларны яхшы киңәш бирерлек кешеләр белән таныштыру мөһим.
Киләсе чор: 25 яшькә кадәр дәвам итәр. 25 яшеннән соң кеше үсеше тукталыр. Бу – баш миенең формалашып беткән чорыдыр. Шуңа күрә күпчелек балаларда бу яшькә җиткәнче алдан күрүчәнлек тойгысы оешмаган була. Ата-ана бу яшенә кадәр балага: “Нәрсә уйлыйсың син, башың эшләмиме әллә инде, бернинди кызыксынуың юк”, – дип, бик күп тапкырлар әйтсә дә, бала олылар кебек уйлый белми, уйларлык сәләте дә юк. Бу яшьтә бала оешып бетмәгән һәм бу ялгышларны төзәтү чорыдыр.
Бер хикмәтле әтинең вакыйгасын сөйләп китәм. 2000 еллар башында 15 яшендә булган малае белән бер ата машина маен алыштыра икән. Әти кеше кулланылган майны агызып алгач, иске майны савыты белән машина кырыенда калдыра. Үзенең башка эше чыгып, малаена: “Улым, майны салырсың әле”, – дип әйтеп китә. Яшүс­мер, әлбәттә, аны-моны уйламыйча, кулланылган шул иске майны двигательгә кире сала. Бераздан әтисе килә дә:
– Салдыңмы улым? – ди.
– Әйе, әти, – дип җавап бирә бала.
Әти кеше яңа майның шул килеш торганын күреп, гаҗәпләнеп, улыннан йомшак кына итеп:
– Улым син кайсысын салдың соң? – дип сорый.
– Син агызганын, – дип җавап кайтара малае.
Күпчелек әтиләр бу очракта ачы итеп орышыр иде. “Башың кайда соң синең?! Кеше төсле булмадың”, – дип әрләр иде. Үз балаларын кыйнаучылар да бар. Тик сабыр, түзем ата улының җилкәсеннән кагып, яратып елмаеп:
– Афәрин, улым, майны дөрес урынга салгансың, – дип, баласын үсендерә.
Бала да үз чиратында: “Әти, син ул майны ник агыздың соң?” – дип сорый. Әти кеше янә елмаеп: “Яңасын салыр өчен”, – дип җавап бирә.
Тагын бер майны агызу hәм яңасын салу берни тормый. Ләкин баланың күңелен төшереп, эштән биздерү яхшы гамәл булмас иде. Ул алдагы тормышта үзен булдыксыз итеп тоеп, ялгышса да, төзәлергә хакы барлыгы хисен югалтыр иде.
Бала чактагы шушындый кечкенә вакыйгалар эш сөю, динебезне сөю хисләренә нигез саладыр. Баланың нинди булырга тиешлеген hәрберебез белә, ләкин ул халәткә ни рәвешле җиткерергә итеп тәрбияләргә икәнен өйрәнмибез. Өйдәге диалог та бары тик: “Син тиеш!” – дигән сүз бе­лән чикләнә. Тиеш, әмма ничек тиеш булуын аңлату – безнең – ата-аналар өстендәге бурычтыр.
Балаларны сөю, аларның дөрес тәрбияле булулары бездән торадыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Һәр бала фитри иман белән туадыр. Тик ата-анасы гына аны яки насара, яки яhүди, яки мәҗүси итәдер”, – дип әйтелгән. Бәлки безгә дә җаваплы­лык­ны үз өстебезгә алып, дөрес тәрбия бирергә вакыттыр. Замана чиренә сыл­­тап, үзебездән торганын үтәмичә берни дә үзгәр­мәс.
Раббыбыз Аллаhы балаларыбызны, Кыямәт-кәчә булган киләсе нәсел­ләребезне, иман әhеленнән кылып, кушканнарын үтәүче, тыйганыннан тыелучылар белән сөендер­сен.

Райнур хәзрәт ГАЗИЗОВ.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: