Хатирәләр... Без аларны үзебезнең шәхси бер хәзинә итеп саклыйбыз. Минем дә мәктәп, сыйныфташлар,
11 ел бер парта артында утырып укыган дуслар белән бәйле бик тә кадерле хатирәләр бар.
Мин Чакмагыш районының Бикмәт башлангыч мәктәбенә 1955 елның 1 сентябрендә бардым.
Әти-әнием мәктәп формасы һәм фуражка сатып алды. Ниһаять, көтеп алган 1 сентябрь җитте. Кояшлы, матур көн иде ул. Дулкынлана-дулкынлана мәктәпкә узганымны, беренче укытучым Мөһаҗирә Локманова каршы алганын әле дә хәтерлим.
Әти-әнием мәктәпкә барганчы бер ел алдан миңа әлифба бүләк иткәч, тырышып хәрефләр өйрәнергә өлгергән идем. Шуңа күрә дә беренче сыйныфка барганда мин инде иҗекләп укый һәм 100гә кадәр саный белә идем.
Беренче дәреснең ничек узганын онытканмын. Ә менә укытучымның миңа конвертка салынган хат тоттырып кайтарып җибәргәнен хәтерлим. Баксаң, мин мәктәпкә яхшы әзерлек белән килгәнгә әти-әниемә рәхмәт әйтеп хат язган икән.
Укытучым Мөһаҗирә Камилҗан кызы авылда зур ихтирам һәм игътибар яулаган кеше иде, чын мәгънәсендә халык укытучысы булды. Ул укыткан балалар арасында 4 медальче, 4 фән докторы һәм кандидаты, бихисап орден һәм медаль кавалерлары бар.
Әйе, ул вакыттан соң бик күп еллар үтсә дә тәүге укытучымны бары тик җылы хатирәләр белән генә искә алам.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң мин Яңа Коты авылындагы сигезьеллык мәктәпкә 5нче сыйныфка укырга бардым. Аннан соң Чакмагыш мәктәбендә белем алдым.
Яңа Коты авылындагы мәктәп 1914 елда ук ачылган. Районыбызның иң беренче мәктәпләренең берсе булган бу коллективта бөтен яклап та искиткеч сәләтле педагоглар эшләде. Монда РСФСРның атказанган укытучысы Әнвәр Мөлековның әйтеп бетергесез өлеше зур. Ул үз янына тырыш, уңган, үз эшен яраткан укытучыларны җыйган иде. Шуларның берничәсен әйтеп узасым килә. Математиканы Гамбәрә Мөлекова укытты. Ул чын педагог иде. Без 7нче сыйныфта укыганда аның әйткән сүзләре әле булса хәтердә: “Балалар, сез нәкъ шушы вакытта тууыгыз һәм укуыгыз белән иң бәхетле кешеләр. Моның кадерен белегез һәм тырышып укыгыз!”
География фәнен Ләес Дәүләтшин укытты. Ул дәрестән тыш та бик күп эш башкарды, төрле туристик походларга йөртте. Иң мөһиме – балаларга туган якны, җирне яратырга өйрәтте. Ләес Шәех улы әзерләгән мәктәп командасы бик күп район, республика слетларында җиңү яулады. Аның җитәкчелегендәге безнең мәктәп командасы туган якны өйрәнүчеләр конкурсларында ун тапкыр — район, өч тапкыр республика дәрәҗәсендә җиңүче булды.
Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Вениамин Уваров безнең мәктәптә нибары бер ел эшләде. Шушы кыска вакыт эчендә ул балаларның иң яраткан укытучысына әйләнде. Без кышын интернатта яшәгәндә ул балалар янына еш керә иде. Аның А. Пушкин, Ю. Лермонтов, Н. Некрасовның, чуваш шагыйрьләре К. Иванов һәм П. Хузангайның шигырьләрен яттан сөйләгәне, урыс халык җырларын җырлаганы бүгенгедәй күз алдында.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Габидуллина да үз эшенең остасы иде. Ул безгә Габдулла Тукай, Һади Такташ, Мәҗит Гафури шигырьләрен матур итеп укып, әдәбиятка сөю уятты.
Рим Әйдәгулов физика һәм рәсем дә-ресләреннән укытты. Ул биргән төпле белем һәркемнең тормышында кирәк булды. Рим Шәрифҗан улы искиткеч матур шигырьләр дә яза иде. Соңрак ул аларны китап итеп бастырып чыгарды.
Һәр сыйныфташымны да иң җылы тойгылар белән искә алам. Алар арасында танылу алганнары да байтак. Яңа Коты мәктәбендә бергә укыган Дамира Галимова белән Лилия Мусина аеруча истә калган. Алар икесе дә бары тик “5” билгеләренә генә укыды, үзешчән сәнгатьтә актив катнашты. Мәктәптән соң укытучы һөнәрен сайладылар. Ә инде Дамира Әлтәф кызы партия эшендә дә алдынгылар сафында булды. Ул партиянең райком
секретаре, райсовет рәисе урынбасары булып эшләде. Дамира Галимова-Казыйханова — педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре.
Чакмагышта укыган елларда биредәге мәктәпкә якын-тирәдәге авыллардан да килеп укыйлар иде. Безнең 9 “Б” сыйныфында гына да 25 укучы арасында 10 укучы төрле авыллардан килгән иде. 1966 елда мәктәпне 8 чыгарылыш сыйныф укучылары тәмамлады.
Сыйныфташларымның һәркайсының күңел түрендә, һич-шиксез, сыйныфыбыз җитәкчесе, тарих укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Риф Насыйров торадыр. Ул үзе дә укытучы гаиләсендә туып-үскән. Әтисе Гарифулла Насыйров 20нче елларда мәктәпкә нигез салучылар арасында була. Риф Гарифулла улы мәктәпне тик “5” билгеләренә генә тәмамлый. Сугыштан яраланып туган якларына кайта. Мәктәп директоры, РОНО җитәкчесе була.
Минем үземә шәхсән әйткән сүзләре дә гел хәтердә: “Рәдил, бертөрле кешеләр, бертөрле язмышлар, бертөрле уйлар булалмый. Һәркемне ихтирам итәргә, аңларга тырышырга кирәк...”
Риф Гарифулла улы һәр укучысына ышанып карады, аның күңелен күтәрә белде.
Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Октябрина Чепконы да иң җылы һәм рәхмәт тойгылары белән искә алам. Изге күңелле, сабыр холыклы, ихлас, үз эшенә тулысынча бирелгән – болар барысы да Октябрина Григорьевна турында.
Кайгыртучан, хәстәрлекле, зыялы, күңелләре бай талантлы педагог-укытучылар исемлегенә математика укытучылары Флүрә Гәрәева, химия укытучысы Диләрә Закирова, физкультура укытучысы Фидрат Гыймаев һәм башкаларны кертергә була. Без аларны яраттык, чөнки алар чын укытучы һәм шәхес иде! Укытучыларыбызга барысы өчен дә рәхмәт!
Алар ярдәме белән сыйныфташлар арасында гомер буена җитәрлек белем культы хөкем сөрде. Сыйныфташларымны да санап үтәм: Владик Әхмәдиев, Венера Әюпова, Ранис Баянов, Римма Борһанова, Вәсилә Габдрахманова, Рәшидә Гайсина, Фидан Гәрәев, Римма Зәйнуллина, Рәвис Имаев, Зөбәрҗәт Миңне-кәева, Венер Нәфыйков, Вәсилә Низаметдинова, Рамил Сәлимов, Зилә Сәлахова, Лира Саттарова, Динара Солтанова, Салават Усманов, Рәйлә Хаҗиева, Люция Хәлилова, Тамара Хуҗина, Рәйсә Хөснетдинова, Рифкать Йосыпов, Илфира Янгирова.
1965-66 уку елында мәктәпне алтын һәм көмеш медальләр белән тәмамлаган сыйныфташларым Луиза Сибәгатуллина, Римма Сабитова, Илдус Галимов, Салават Усма-нов, Владислав Шаһапов, Рәдил Галиев мәктәпнең үзенчәлекле энергетикасын булдыруда зур роль уйнадылар.
Бу мәктәптән талантлы һәм күренекле кешеләр шактый күп чыкты. Алар авыл, район, республика үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш кертте. Андыйлар якташларым – чакмагышлылар горурланган сыйныфташларым арасында да аз түгел. Сыйныфташларым арасында җитәкчеләр һәм медиклар, финансистлар һәм программистлар бар. Аларның һәрберсе турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтергә була.
Сәләтле сыйныфташлар арасында иң якты исемнәрнең берсе – иң гүзәл, искиткеч укучы – мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, Мәскәү дәүләт университетында белем алган талантлы педагог Луиза Сибәгатуллина.
Мәктәпне, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлаган Ранис Баянов колхоз рәисеннән район учреждениеләре җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы узды. Мәктәптә укыганда чаңгы буенча күп тапкырлар республика ярышлары призеры Ранис — безнең сыйныфның җаны иде. Төрле яклап талантлы сыйныфташым баянда, курайда бик яхшы уйнады, җырлады. Тыйнак, кешелекле, бик тәртипле Ранис аркасында безнең сыйныфта җылы һәм дустанә мохит, үзара ярдәмләшү булды. Иң уңышлы спортчы буларак, безне дә спорт белән актив шөгыльләнүгә, шул исәптән беренче тренерым буларак, мине дә җәлеп итте. Минем тыйнак казанышларым: мәктәп укучылары арасында район ярышларында, студентлар арасында республика ярышларында призлы урыннар, спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсе. Бу да минем искиткеч сыйныфташым казанышы. Ул 30 елдан артык туган районында җитәкче вазыйфаларда эшләп, алга таба республикада, Русиядә танылган тренер булды. Ранис Нурхәниф улы башлангычы белән төзелгән спорт мәктәбендә Бөтенрусия, Европа, дөнья ярышларында җиңүчеләр, чемпионнар тәрбияләнә. Быел Ранис Нурхәниф улына “Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Венер Нәфыйков – зирәклек һәм намуслылык символы, барлык фәннәрне дә су кебек эчүче күпьяклы талант иясе, баянчы, алтын куллы балта остасы. Мәктәп елларында ук җәйге каникулларда авылда йортлар салуда эшли иде. Башкорт дәүләт университетын “Математика” белгечлеге буенча уңышлы тәмамлый. Студент елларында ук фәнни тикшеренүләр белән кызыксына. Әмма әти-әнисенә ярдәм итәргә кирәк булгач, туган мәктәбенә математика укытырга кайта. Үсмер чагында ук төзелештә эшләгән Венерның хыялы аны Казан инженер-төзелеш институтына алып килә. Анда белем алып, төзелеш өлкәсендә уңышларга ирешә, Татарстанның Зәй шәһәрендә төзелеш конструкцияләренең уникаль производствосын төзи.
Салават Усманов мәктәпне — көмеш медальгә, Бөре педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлады. Үзе белем алган институтка 25 ел җитәкчелек итте. Физика-математика фәннәре докторы, профессор, Русиянең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре, Башкортстанның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре.
Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган Владислав Шаһапов Мәскәү дәүләт университетында да уңышлы белем алды. Ул – физика-математика фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Русиядә һәм аннан читтә танылган галим.
Арытаба, Башкорт дәүләт медицина институтын уңышлы тәмамлаган Әминә Локманова чаңгы ярышлары буенча районда, республикада җиңүче, призер булды. Ул озак еллар республика кан бирү станциясендә эшли, Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.
Рәис Имаев 40 елдан артык Уфа нефть эшкәртү заводында хезмәт куйды, нефть химиясе сәнәгатенең атказанган хезмәткәре.
Динура Солтанова Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, искиткеч укытучы, педагоглар коллективы җитәкчесе, халык мәгарифе отличнигы булды.
Сыйныфташларым искиткеч кешеләр булдылар, алар тормыш имтиханын лаеклы тапшырды, хөрмәт казандылар.
Яраткан мәктәбемнең чәчәк атуын һәм озын гомерле булуын телим. Гел шундый кунакчыл һәм көчле булып калырга язсын. Акыллы, тырыш укучыларга һәм энтузиазм белән тулы, зирәк, талантлы укытучыларга бай булсын. Ә иң мөһиме, мәктәпнең иҗат ялкыны беркайчан да сүнмәсен!
Рәдил ГАЛИЕВ,
Чакмагыш 1нче урта мәктәбен 1966 елда тәмамлаучы, техник фәннәр кандидаты,
СССРның уйлап табучысы.