-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 август 2021, 15:05

“Байык”ка иң сәләтле биючеләр җыелды

Уфада “Байык” балалар конкурсы финалы узды.

“Байык”ка иң сәләтле биючеләр җыелды
“Байык”ка иң сәләтле биючеләр җыелды
Уфада 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге биючеләр арасында “Байык” Республика телевизион конкурсының Гала-концерты оештырылды. 2020-21 елларда коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә “Байык” балалар конкурсының сайлап алу турлары онлайн-форматта узган иде. Әмма катнашучылар Гала-концертка килә алды.

— Учалыдан — Уфага, Уфадан Сургутка кадәр... Бу авто- яки велоузыш та түгел, “Байык” балалар конкурсында катнашучыларның географиясен кыскача нәкъ шулай тасвирларга мөмкин иде. Менә инде 14 ел рәттән безнең бәйге Башкортстанның төрле почмакларыннан һәм аннан читтә яшәүчеләрдән дә гаризалар кабул итә, меңләгән тамашачы аудиториясен җыя һәм Халыкара дәрәҗәдәге фестивальгә кадәр үсте, — дип сөйли проект җитәкчесе Рита Өметбаева.

Төрле елларда конкурс кунаклары арасында Ирландия, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, Чечня, Кабарда-Балкар, Греция, Осетия, Калмыкстан, Татарстан, Бурятия, Хакасия коллективлары булды. Быел Гала-концертта 300дән артык кеше катнашты. Алар арасында Ханты-Манси автономияле округының Сургут шәһәреннән "Шатлык" ансамбле дә бар.

— "Байык"та беренче тапкыр 2018 елда кече ансамбль белән катнаштык. Быел инде тулы состав белән килдек. Безнең өчен бу мөһим конкурс, чөнки без үз уңышларыбызны гына күрсәтеп калмыйча, башкалар тәҗрибәсен дә өйрәнәбез. Без оештыручыларга рәхмәтле, балалар анда катнашканнан соң башкорт халкының, Башкортстанның тарихы белән кызыксына. Бу проектның чәчәк атуын телибез, ә безнең ансамбль сезне яңа, кызыклы постановкалар һәм биюләр белән сөендереп торачак! — дип, "Шатлык "ансамбле җитәкчесе Рияз Байегетов һәм балетмейстер Лилия Шәрифуллина үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Башкортстан парламенты вице-спикеры Эльвира Аеткулова сүзләренә караганда, фестиваль һәм конкурс хәрәкәте һәвәскәр хореография сәнгатен үстерүгә этәргеч бирә, балалар һәм яшьләрнең иҗади потенциалын активлаштыра.

— Башкортстан республикада гына түгел, аннан читтә дә милли мәдәниятне, халык иҗатын тергезү һәм үстерү өчен шартлар тудыра. Русия төбәкләрендә башкорт артистларының осталык дәресләре инде традициягә әйләнде. Өлкәннәр һәм балалар дәресләрдә шөгыльләнә, хореография, вокал, милли уен коралларында уйнау буенча быел Русиянең берничә субъектында башкорт якшәмбе мәктәпләре эшли башлады. Әлеге системалы эшнең нәтиҗәләрен без “Байык” конкурсы вакытында күрдек. Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләренең елдан-ел арта баруы куанычлы, ә чыгышлар дәрәҗәсе югарырак, — дип билгеләп үтте Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры Эльвира Аеткулова.

Проект авторлары иҗади конкурсларда җиңүчеләр юк дип саный.
— Башкорт халык биюләре бөтен дөньяны үзенең күптөрлелеге һәм кабатланмаслыгы белән сокландыра. "Байык"та җиңелүчеләр юк, без - барыбыз да җиңүчеләр, күпмилләтле Башкортстан һәм Русия халыкларының мәдәниятен һәм тарихын хөрмәт итүчеләр, — ди проект җитәкчесе Рита Өметбаева.

Шулай да жюри конкурста иң көчле катнашучыларны билгеләде. "Байык" Республика балалар телевизион конкурсында быел "Соло" номинациясендә Илвир Морзагалин (Белорет районы, “Маршрут” биюе) , Данияр Сәйфуллин һәм Руслан Йолдызбаев "Дуэт" номинациясендә (Зианчура районы, “Рекрут” биюе) җиңүче булдылар.

Ә иң яхшы ансамбльләр берничә булып чыкты. Гран-прига “Алтынай” үрнәкле бию ансамбле (Әбҗәлил районы,“Рукодельницы” биюе), “Уралтау” Балалар хореография студиясе (Учалы шәһәре, “Безнең бәйрәм” биюе), “Гөрләвек” халык бию ансамбле (Күгәрчен районы, “Башкортстан яшьлеге” биюе) лаек булдылар. Елның иң яхшы җитәкчесе булып Азат Буранбаев (Учалы шәһәре) танылды.

Конкурсны оештыручылар — Мәдәният министрлыгы, "Башкортостан" телерадиокомпаниясе, "Башкортостан" дәүләт концертлар залы.

Фото: Төбәк буенча Мәдәният министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: