-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 август 2021, 21:13

Мәктәпләрдә сәламәтлек торышы буенча аерым төр туклану кертелерме?

Башкортстан мәктәпләрендә азык-төлек буенча сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен индивидуаль туклану кертелү ихтимал.

Мәктәпләрдә сәламәтлек торышы буенча аерым төр туклану кертелерме?
Мәктәпләрдә сәламәтлек торышы буенча аерым төр туклану кертелерме?
Махсус туклануга мохтаҗ балаларны федераль исәпкә куюны Президент каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова тәкъдим итте.

- Илдәге мәктәпләрнең 8 проценты гына мондый балаларны аерым туклану белән тәэмин итәргә әзер, ә балалар бакчаларында ата-аналар балаларын берничә сәгатькә генә балалар бакчасына илтә ала, чөнки аларга төгәл бер вакытта һәм аерым бер төрле ризык ашату зарур, - дип ассызыклады омбудсмен.

Башкортстанда мәктәп укучылары өчен махсус меню булдыру буенча тупланган тәҗрибә бар. 2020 елның сентябреннән мәктәпләр һәм балалар бакчалары азык-төлек үзенчәлекләре булган балаларны тукландыруны оештыруны аерым хәл итә. Төбәкнең Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары, ата-аналар, технологлар һәм диетологлар ярдәме белән шикәр диабеты һәм фенилкетонурия белән авыручылар өчен база меню эшләде.

- Эре азык-төлек комбинатлары эшли торган урыннарда бу мәсьәләләр үзәкләштерелгән рәвештә хәл ителә (Уфа шәһәре, Нефтекама шәһәре). Бу предприятиеләрнең "диетология"гә лицензиясе, штатта табиб-диетолог бар, азык-төлек махсус цехларда әзерләнә һәм шәхси кулланучылар төргәкләрендә китерелә. Хәзер без азык-төлеккә аллергия булган балалар өчен өстәмә менюлар эшлибез, - дип сөйли Башкортстаның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда шикәр диабеты белән 1384 бала авырый.

- Әйе, бу безнең өчен авыр мәсьәлә. Диабет аркасында кызыма күп нәрсә ярамый. Тик безнең мәктәптә шәхси меню пәйда булгач, күпкә яхшырак. Мәсәлән, безгә ашка бәрәңге салмыйлар, боткада да бернинди шикәр юк. Мәктәптә туклануга баланың ихтыяҗына ярашлы төзәтмәләр кертелгән, - дип сөйли Уфа укучысының әнисе Лилия Арсланова.

Алексей Гусев сүзләренә караганда, Анна Кузнецованың шәхси менюны федераль дәрәҗәдә кертү идеясе актуаль, әмма аны гамәлгә ашыру өстендә яхшылап эшләргә кирәк.

- Күп кенә мәктәпләр проектланды һәм күптән төзелде, һәм аларны җиһазлау ризык әзерләүгә индивидуаль якын килүне оештырырга мөмкинлек бирми. Бу өлкәгә инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк, ә моның өчен төбәкләргә федераль дәрәҗәдә билгеләнгән дәүләт-шәхси һәм муниципаль-шәхси партнерлыкның төгәл механизмнары кирәк, - дип билгеләп үтте министр.

Илнең балалар омбудсмены билгеләп үткәнчә, "Алда торган бурычлар даирәсен төгәл билгеләү өчен белем бирү оешмаларында күпме шундый бала белем алуын төгәл белергә кирәк".
Шуны билгеләргә кирәк, Анна Кузнецованың башлангычын Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы хуплаган.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: