+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 август 2021, 12:15

Яңа уку елында нинди яңалыклар көтә?

Республика укытучыларының август киңәшмәсендә тармактагы өстенлекле бурыч-максатлар билгеләнде.

Яңа уку елында нинди яңалыклар көтә?
Яңа уку елында нинди яңалыклар көтә?

Узган атна республикада, тәү чиратта, мәгариф атнасы буларак билгеләнде. Башкортстанның мәгариф хезмәткәрләре республика август киңәшмәсенә җыелып, заманча шартларда яшь буынга белем һәм тәрбия, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Форум кысаларында 12 дискуссия мәйданчыгы оештырылды. 13 августта “Торатау” Конгресс-холлында “Мәгълүмати чорда балалар һәм яшьләрне тәрбияләү һәм социальләштерү” дигән темага пленар утырыш узды.

Чарада республика Башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, мәгариф министры Айбулат Хаҗин, Русия Мәгариф академиясенең Мәгариф үсеше стратегиясе институты директоры урынбасары Дмитрий Метелкин, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары, аларның социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар, тармак ветераннары катнаштылар.
Мәгариф киңәшмәсе башланыр алдыннан Радий Хәбиров мәктәп директорларына “Газель” маркалы 41 яңа автобус ачкычлары тапшырды. Алар Сибай коррекцион мәктәп-интернатына һәм республиканың 30 муниципаль берәмлегенә юл алды. Быел автобусларны яңарту программасына 110 миллион сум акча бүленгән. Автопарк киләчәктә дә яңартылачак, октябрь аенда төбәккә тагын 120 яңа мәктәп автобусы кайтачак.

Киңәшмәдә катнашучыларны онлайн-форматта Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов сә­ламләде. Ул барлык педагогларны якынлашып килүче яңа уку елы белән тәб­рикләде һәм укытучы­ларның көндәлек фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Ру­сиянең белем бирү процессына пандемия йогынтысын киметә алган аз санлы илләрнең берсе булуын билгеләп үтте.

Радий Хәбиров респуб­ликаның мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен мөһим чара белән тәбрикләп, яңа уку елы алдыннан тармак үсешендәге мөһим мәсьәлә­ләрне билгеләде. Әлбәттә, тәү чиратта, 1 сентябрь, пандемия аркасында уку елының нинди форматта башланачагы турында сүз барды.

“Мин һәрвакыт зур теләк белән сезнең форумда катнашам. Барыгызны да яңа уку елы белән тәбрик итәм. Бүген бу аеруча мөһим яңгырый. Бездә әлегә уку процессын дистанцион форматка күчерү өчен бернинди нигез юк, ләкин коронавирус инфекциясе таралуны исәп­кә алып, барысына да әзер булырга кирәк. Беренче сентябрьдә ярты миллионга якын укучы мәктәпләргә бара. Быел беренче сыйныфка 58 мең бала барачак, аларны тантаналы рәвештә каршы алырга кирәк”, — диде пленар утырышны ачып Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе уку йортларында санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Социаль дистанция сакланырга, вахтерлардан алып ашханә хезмәт­кәрләренә кадәр барлык техник персонал битлекләрдә булырга тиеш. 1 сентябрь­дән мәктәпләрдә санитар хәлне БДМУ һәм медицина колледжлары ординаторлары һәм студентлары арасыннан медицина инспекторлары контрольдә тотачак.
Коронавирус яшәрә, авыручылар арасында яшьләр күп, авыру хәтта балаларны да аямый. Башкортстанда бүгенге көндә коронавирус йоктырган 4 бала республика дәваханәләрендә, алар ИВЛга тоташтырылган.

“Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта авырулар шактый яшәрде, бүген без республикада коронавирусның “дельта-штаммы” белән эш итәбез. Авыручыларның 90 процентында – нәкъ шушы төре. Ул бик тиз тарала һәм балаларга да йога. Бездә мондый хәлнең булганы юк иде әле — хәзер дүрт бала ИВЛ аппараты астында ята. Гомумән алганда, яшьләр күбрәк авырый. Шуңа күрә хәзер мәктәпләрдәге педогогик коллективларны вакциналау бик мөһим”, — диде республика җитәкчесе.

Республика укытучы­ларының 67,5 проценты коронавирустан прививка ясат­кан. Уку елы башлануга аны кимендә 80 процентка җиткерү бурычы тора. Төбәк җитәкчесе билге­ләвенчә, төп бурыч – уку елын ышанычлы һәм тыныч итеп каршы алу.
Республика Башлыгы шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгына атна дәва­мында хроник авырулары булган балаларны вакытлыча дистанцион режимга күчерү мөмкинлеген эш­ләргә кушты, алар COVID-19 йоктырган очракта, өстәмә өз­легүләр килеп чыгарга мөмкин. Хәвеф төрке­мендәге балалар укуның беренче атнасында ук, ата-аналар теләге буенча, дистанцион укытуга күчерелә алачак.

Киңәшмәдә күтәрелгән мөһим темаларның берсе – мәгариф системасының матди базасын ныгыту. Республика Башлыгы бел­дерүенчә, агымдагы елда – тугыз, ә киләсе елда тагын алты яңа мәктәп ишекләрен ачачак. Башкортстанда 365 мәктәпкә капиталь ремонт таләп ителә, бу — төбәктә һәр бишенче мәктәп дигән сүз.

“Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан 2026 елга кадәр барлык иске мәктәп биналарын ремонтлау бурычы куелды. Республика мәктәп­ләрендә комплекслы ремонт ясыйбыз, берьюлы барлык сыйныфларны, азык-төлек блогын, территорияне, мәктәп янын ремонтлыйбыз. Быел мәк­тәпләрне ремонтлауга 400 миллион сум бүлдек һәм 7 мәктәпне комплекслы ремонтлый алдык. 2026 елга кадәр безгә ел саен 50-70 мәктәпне ремонтларга кирәк. Мәгариф министрлыгыннан проектлар әзер­ләүне, гариза бирү кам­паниясендә нәтиҗәле катнашуны сорыйм”, — диде Радий Хәбиров.

Яңа мәктәпләр төзү турында сөйләгәндә, төбәк җитәкчесе Уфа хакимия­тендә математика өлкә­сендә сә­ләтле балалар өчен республика лицей-интернатын төзү өчен җир участогы бүлү мәсьәләсенең әлегә кадәр хәл ителмәгәнлеген аерым билгеләде. Радий Хәбиров элегрәк әлеге белем бирү учреждениесен төзү өчен урын билгеләү бурычын куйган иде.

“1 октябрьгә кадәр Уфа шәһәре хакимияте җир учас­тогы буенча мәсьәләне хәл итмәсә, мин лицей төзе­лешен Стәрлетамакка кү­черү турында карар кабул итәчәкмен. Бу — зур сәнә­гать үзәге, анда Салават, Ишембай, “Алга” махсус икътисади зонасы, – диде Радий Хәбиров. – Уфаның үзендә Республика математика лицее булдырасы килми икән, димәк, аны Стәр­летамакта төзиячә­кбез”.

Төбәк Башлыгы Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең федераль статус алуын 2020 елдагы иң зур каза­нышларның берсе дип атады. Бу югары уку йортлары, фән, бизнес һәм мәктәпләр интеграциясе өчен уникаль мөмкинлек бирә. Сәләтле кешеләргә эш һәм иҗат өчен оптималь шартлар тудыручы территория чәчәк атачак. Шуңа күрә безнең республикада югары мәктәп инфраструктурасын урнаштыру турында уйланырга вакыт җитте, дип билгеләде Радий Хәбиров. Республика җи­тәкчесе Мәгариф һем фән министрлыгына 1 ок­тябрьгә кадәр Белоретта, Күмертауда һәм башка эре шәһәрләрдә төбәк вузлары филиалларын ачу буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

“Белорет – республикада иң зур районнарның берсе. Биредә 64 меңнән артык кеше яши, әмма анда безнең университетларның бер генә филиалы да юк. Бу Күмертауга да кагыла. Моны төзәтергә кирәк”, — диде Радий Хәбиров.

Киңәшмәдә министрлык алдына куелган тагын бер бурыч – республика районнары өчен конкрет бел­гечләр әзерләү. Әйтик, Урал аръягында медицина кадрларына булган кытлыкны бетерү өчен Сибай медицина колледжын тәмам­лаучылар автоматик рәвештә БДУның Сибай институтының “Биология” юнәлеше буенча беренче курс студентлары булу, ә ссузны тәмамлагач, аларны БДМУның өченче курсына алу турында килешүгә ирешелде.

“Урал аръягы укучылары өчен бу өстәмә мөм­кин­лекләр бирәчәк, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Укып чыкканнан соң, аларның үз районнарына һәм шәһәрләренә табиб булып эшләргә кайтуы – мәҗбүри шарт”.

Республика җитәкчесе шулай ук район башлыкларын БДИ нәтиҗәләре буенча йөз балл җыеп, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка белем бирү үзәкләренә укырга керергә карар итүчеләр белән активрак эшләргә өндәде.

“Аларның кече ватаны белән элемтәләрен югалтмавы мөһим. Моның өчен без “өч кагылыш теориясен” формалаштырдык. Сүз, ким дигәндә, елына өч тапкыр район башлыгының бу талантлы егетләр һәм кызлар белән хезмәттәшлек итүе турында бара, — диде Радий Хәбиров. — Әйтик, бер тапкыр азык-төлек җыел­масы тапшыру, икен­чесендә якташлар очрашуына чакыру, өченчесе – нинди дә булса премия белән бү­әкләү. Безнең төп бурыч — иң яхшы чыгарылыш укучылары вуз тә­мамлаганнан соң, төбәккә кайтсын һәм Башкортстанда эшләсен иде”.


Киңәшмәдә “Мәгарифтә – күтәрелеш” проектын гамәлгә ашыру турында да сүз барды. Республика Башлыгы аны мәктәпләрдә гамәлгә кер­түне активлаштырырга кушты.
“Аның төп бурычы – балаларга көндәшлекле өс­тенлекләр бирү: инглиз телен белү, машина йөртү күнекмәләре алу, шахмат уйнау, хәтта вальс бии белү, – диде Радий Хәбиров. – Шәйморатов сыйныфлары бу җәһәттән үзләрен уңай яктан күрсәтте, анда патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Спортны үстерү буенча, мәсәлән, “Спорт көрәше – мәктәпләрдә” программалары уңышлы бара. Бу уңай тәҗрибәне үс­терергә кирәк.


Республика җитәкчесе шулай ук “Мәгарифтә – күтәрелеш” проекты кысаларында булдырылган заманча мәктәп стоматология кабинетларында 1 ноябрь­дән укытучыларны да дәвалый башларга кушты. Бу авыл территорияләре өчен аеруча мөһим мәсьәлә.


Чыгышы ахырында Радий Хәбиров урман янгыннарын сүндерүдә ярдәм күрсәткән Урал аръягы педагогларына рәхмәт белдерде, шулай ук төбәкнең 34 мәгариф хезмәткәренә һөнәри казанышлары өчен дәүләт бүләкләре, пре­мияләр тапшырды. Алар арасында республиканың иң көчле татар теле һәм әдәбияты укытучыларын күрү аеруча сөенечле. Бүләкләү тантанасында “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе җи­ңүчесе – Уфа районының А. М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбе укытучысы Динара Харисова, шулай ук бәйгенең финалчылары — Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназия­сеннән Айгизә Габдрахманова, Октябрьский шәһәре­нең 12нче мәктәбеннән Ләйсән Имаметдинова, Бакалы районының Бакалы 1нче мәктәбеннән Раллия Шәрипова, Салават райо­нының Татар Малаязы мәктәбеннән Мәрвия Михайлова бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр.


Барлык педагогларны ихлас тәбриклибез, яңа уку елында иҗади уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы телибез! Алда да яңа биеклекләр, уңышлар көт­сен!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: