+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 август 2021, 14:40

Чит ил студентлары да безгә киләчәк

Уфада дөнья дәрәҗәсендәге кампус төзү Башкортстанга чит ил студентларын да җәлеп итәчәк.

Чит ил студентлары да безгә киләчәк
Чит ил студентлары да безгә киләчәк
Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Уфада дөнья дәрәҗәсендәге студентлар кампусы төзү турында чыгыш ясады. Узган атнада әлеге күләмле төзелеш проектын Русия Хөкүмәтендә хупладылар.

— Аңлашыла ки, хәзерге дөньяда төп көрәш – кеше капиталы өчен көрәш. Һәм безнең бурыч – талантлы яшьләр өчен магнит төбәк булу. Безнең республикада яшәүчеләр өчен дә, аннан читтә яшәүчеләр өчен дә. Төбәк икътисадын иске сәнәгать формасыннан белем һәм интеллектка нигезләнәчәк киләчәк икътисадының яңа халәтенә күчерү зарур, — дип белдерде Александр Сидякин.

Республикада көчле фәнни база барлыкка килү студентларны туган төбәкләрендә калдырырга ярдәм итәчәк, югыйсә, кагыйдә буларак, мәктәпне тәмамлаучылар күрше төбәкләрдә үсеш алган белем бирү учреждениеләрен сайлый. Быел 17 мең чыгарылыш сыйныф укучысының 13 меңнән артыгы контроль саннар белән тәэмин ителгән. 4 меңнән артык кеше Башкортстаннан читтә белем алырга ниятли.

Александр Сидякин университетлар белән эш Евразия фәнни-мәгариф үзәге аша башкарылачагын ассызыклады. Планнарда – Башкортстан университетларының көндәшлеккә сәләтлелеген күпкә арттыру һәм 2025 елга кадәр чыгарылыш укучылары һәм вузларда урыннар арасында якынча тигезлекне тәэмин итү.

"Евразия фәнни-белем бирү үзәге аша без университетларны финанс, интеллектуаль, инфраструктура “мускуллары” белән тәэмин итәчәкбез. Мәсәлән, 2030 елга төбәк җитәкчелеге чит ил студентлары санының 5 меңнән 15 меңгә кадәр артуын көтә. Моннан тыш, дөнья дәрәҗәсендәге кампус Башкортстанга чит ил мөгаллимнәрен һәм галимнәрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, — диде республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе.

Искәртеп узабыз, кампусны Евразия фәнни-белем бирү үзәге өчен махсус төзергә планлаштыралар, ә проектның бәясе - 18 миллиард сум.

Фото: gorobzor.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: