+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 август 2021, 12:36

Бер сыйныф тарихы

Без - алтмышынчы-җитмешенчеләр!

Бер сыйныф тарихы
Бер сыйныф тарихы
Сугыштан соңгы елларның бөтен авырлыгын күрдек без – кемнең әтисе яу кырыннан алып кайткан яраларыннан вафат булды, кемдер аннан алда ятим калды. Районда бердәнбер татар авылында яшәвебез безгә 8нче сыйныфка кадәр саф ана телендә белем алу мөмкинлеге бирде, 9нчы сыйныфтан соң урыс телендә дә укыта башладылар. Бу безгә югары уку йортына керүне җиңеләйтте. Пионер, комсомол “мәктәп”ләрен дә узып, туган колхозга ярдәмләшеп, бер уртак идея өчен яшәүне хуплаучы яшьләр булдык без.

Безнең мәктәпкә югары уку йортын тәмамлап кайткан яшьләр яңа сулыш өрде. Алар арасында сыйныф җитәкчебез, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидә Габдрахман кызы, химия укытучысы Зөлхия Әхмәт кызы, татар теле укытучысы Фәридә Халит кызы һәм башкалар бар иде. Моңа кадәр дә бик көчле укытучылар укытты. Алар безгә, гади авыл балаларына, иксез-чиксез дөньяны танып белергә ярдәм итте.
 
Без сыйныфта 14 кыз һәм 8 малай идек. Мәктәптә төрле түгәрәкләргә йөрдек, укуда бик тырыш булдык. Мәктәп программасы белән генә чикләнмичә, төрле чыганаклардан файдаландык, гәзит-журналлар яздырып алып укыдык. Унынчыга җиткәч, югары уку йортларына бару теләге туды һәм без математика, физика, химия, урыс теленә басым ясадык. Нәфис әдәбиятны яраттык – китапханәдә татар, урыс, башкорт һәм чит илләр әдәбиятыннан бөтен китапны да укып чыкканбыздыр. Күпкырлы белемебез район, республика, хәтта ил күләмендәге олимпиадаларда көч сынап карарга мөмкинлек бирде. Сабакташыбыз Рамил Бадакшанов 1966 елда химия буенча республика олимпиадасында беренче урынны алып, химия укытучысы Зөлхия Әхмәт кызы белән II Бөтенрусия химия олимпиадасында катнашты.
 
Хәтердә, 1966 елда безнең мәктәптә берьюлы 3 сыйныф укучылары өлгергәнлек аттестаты алды – без 11не, тагын ике сыйныф 10ны тәмамлады. Чыгарылыш ки­чәсеннән соң без сыйныф җитәкчебез белән Карагач түбә тавына бардык. Шунда балачак белән хушлашу иртәсен каршыладык.
Сыйныфташларыбыз арасында мәктәпне ике алтын, бер көмеш медальгә тәмам­лаучылар бар иде. Уныбыз югары ук йортларына укырга керде. Алар да, урта һөнәри белем алган сабакташлар да илгә файдалы шәхесләр булды.
 
Әйтик, Марат Кирәев авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, авылга инженер-механик булып кайтты. Берничә елдан колхоз рәисе, аннан соң КПССның Учалы шәһәре һәм районы комитетының икенче секретаре, район хакимияте башлыгы урынбасары булды. Бик күп мактаулы исемнәре, дәүләт бүләкләре бар иде. Кызганыч, гомере кыска булды...
 
Галиевлар гаиләсе турында аерым әйтәсе килә. Аларның әтисе авылда хөрмәтле укытучы иде, аны “Барый хәлфә” дип йөрттеләр. Аларның 8 баласы да югары белем алды. Кайберләре Мәскәүдә укыды, алар арасында фән докторлары, профессорлар булды. Ә шуларның берсе – безнең сабакташ Талиб Барый улы, физика-математика фәннәре докторы, әле дә хезмәт юлын дәвам итә.
 
Хезмәттән аерылмаучы тынгысыз бер сабакташыбызны аерым билгеләп үтәсе килә. Ул – Рамил Бадакшанов, тәүдә Казан дәүләт универ­ситетының химия факультетын, аннары шунда ук аспирантура тәмам­лый. Химия буенча диссертация яклаганнан соң, фән кандидаты булып туган республикага кайта һәм медицина институтында эшли башлый. Шулай итеп ул 47 ел буена галим һәм укытучы хезмәтен берләштереп, алга бара. Ул Башкортстанның атказанган медицина, Русиянең югары белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре, Нью-Йорк фәннәр академиясе әгъзасы, бик күп дәүләт бүләкләре иясе, хәзер дә хезмәт юлын дәвам итә, БДМУның ветераннар советын җитәкли.
Гомумән, сабакташларыбызның кайсын алсак та, һәрберебез ул вакыттагы Ватаныбыз биргән киң мөмкинлекләрдән файдаланып һөнәр алган, намуслы хезмәт иткән, һәркем үз урынында дәрәҗәгә ирешкән кешеләр. Алтмышынчы, җитмешенче еллар яшьләре сынатмады, әле дә тормыш арбасыннан төшеп калырга җыенмыйбыз.

Учалы районының Ахун урта мәктәбен 1966 елда тәмамлаган сабакташлар.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: