+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 август 2021, 18:10

Кулга тотып белем ачкычларын, тиздән килер кызлар, малайлар!

Кырмыскалы районы мәктәпләре яңа уку елын югары әзерлек белән каршылый.

Кулга тотып белем ачкычларын, тиздән килер кызлар, малайлар!
Кулга тотып белем ачкычларын, тиздән килер кызлар, малайлар!
Йола буенча, яңа уку елы алдыннан махсус комиссия тарафыннан мәгриф учреждениеләренең әзерлеге тикшерелә. Төзекләндерү-ремонт эшләренең төгәлләнеше, мәктәп яны бакчалары торышы, җылыту чорына әзерлек, техник база – барысына да зур игътибар бирелде.

Шунысы куанычлы: тикшерүнең беренче көннәреннән үк район мәгариф учреждениеләрендә белем бирү процессы уңайлы шартларда үтсен өчен зур эш башкарылуы ачыкланды. Җәй буе һәрберсендә төзекләндерү-ремонт эшләре үткән, барлык объектлар тәртипкә китерелгән, сыйныф бүл­мәләрен укытучылар, башлыча, үз көчләре белән ремонтлаган. Шулай ук мәктәп яны биләмәләре дә күзнең явын алып торсын өчен күпме көч һәм тырышлык салынган. Һәрбер мәктәптә диярлек косметик ремонт үткән – стеналарны буяу, түшәмнәрне агарту кебек эшләр ел саен кабатланып тора. Шулай да елдан-ел һәр уку йортында үз ихтыяҗлары барлыкка килә, чөнки күпчелек биналар бер дистә ел элек кенә төзелмәгән. Шуңа күрә заманча таләпләргә җавап бирү өчен аларга ел саен ремонт таләп ителә.
Комиссия әгъзалары тикшерү барышында һәрбер детальгә туктала. Әлбәттә, мәктәпләрдә җитди проблемалар да җитәрлек. Мәсәлән, Сихон авылындагы мәктәпнең түбәсен яңартып ябу таләп ителә. Эш күләме зур һәм кыйммәтле, шуңа да моның өчен республика бюджетыннан финанс ярдәме алу мөмкинлеге карала. Бозаяз мәктәбендә спорт залын һәм ашханәне капиталь ремонтларга кирәк. Подлубтагы мәктәпкә күптән инде янкорма төзү турында сөйлиләр. Моны тормышка ашырганда биредә спорт залы да барлыкка килер иде. Ә Суык-Чишмә авылындагы проблеманы муниципалитет үзе генә хәл итә алмый – биредә яңа мәктәп һәм балалар бакчасын күптән көтәләр.
Зур проблемалар белән беррәттән, башкалары да җитәрлек: спорт кирәк-яраклары – футбол, волейбол туплары, сеткалары, чаңгыларның җитешмәве, спорт мәйданчыклары булмау борчуга сала. Сәламәтлек һәм озын гомерлелек елында мондый мәсьәләләр, һичшиксез, хәл ителер, дип ышанасы килә. Байтак мәктәпләрдә ашханә­ләрне, мәктәп яны биләмәләрен тәртипкә китерәсе бар әле. Әлбәттә, тикшерү барышында ачыкланган байтак кимчелекләрне һәм җитеш­сезлекләрне бетерү өчен зур чыгымнар таләп ителми, шуңа да аларны уку елы башланганчы хәл итү бурычы куелды.
Кабак авылының башлангыч һәм урта мәктәпләрендә яңа 2021-22 уку елына әзерлек чикләрендә уку кабинетларына, ярдәмче бүлмәләргә, азык-төлек блокларына, спорт залларына һәм коридорларга җиңелчә ремонт ясалган.
Мәгариф системасы соңгы елларда мәктәпләрне заманча җиһазландыру, электрон белем бирү мөмкинлекләрен гамәлдә куллану, матди-техник базаны яхшырту буенча сизелерлек уңыш­ларга иреште. Байтак мәктәп­ләрдә “Үсеш нокталары” барлыкка килүе дә шул хакта сөйли. 2019 елда ук “Мәгариф” гомумдәүләт проекты чикләрендә Кырмыскалы гимназиясе һәм Прибельский урта мәктәбендә “Технология”, “Информатика”, “Тормыш хәвефсезлеге нигезләре” фәннәрен өйрәнү өчен югары технологик корылмалар белән җиһазландырылган үзәкләр барлыкка килгән иде. Агымдагы елда тагын алты мәктәптә “Үсеш нокталары” ачылачак.
Әлеге вакытта физика, химия, биология фәннәре буенча заманча һәм санлы уку җиһазлары кайтарыла. Димәк, бу фәннәрне яңача үзләштерү мөмкинлеге тудырылачак. Әйткәндәй, мондый үзәк Сәвәләй урта мәктәбендә дә ачылган. Бүгенге көндә кабинет лаборатор эшләр өчен кирәкле корылмалар белән җиһазландырыла.
– Безнең мәктәп өч алдынгы югары уку йорты – Башкорт дәүләт аграр университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Мәскәү азык-төлек технологиясе институтының инновацион мәйданчыгы булып тора. Бу мәйданчык чикләрендә 9нчы сыйныфны тәмам­лаган укучылар эшче һөнәрләр ала. Шулай, быелгы 7 чыгарылыш укучысының 5се Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керде. Мәктәптә, аграр сыйныфтан тыш, кадетлар да бар. Быелгы елдан физика, математика юнәлешләре буенча сыйныфлар ачылачак, – ди Кабак урта мәктәбе директорының фәнни-методик эшләр буенча урынбасары Татьяна Яркова. – Каникул чорында бик күп эшләр башкарылды. “Үсеш нокталары” буенча ике кабинетның идәннәренә линолеум җәелде, 5 кабинетка яңа ишекләр, тәрәзәләргә жалюзи куелды. Шулай ук башлангыч мәктәптә былтыр капиталь ремонт үткәрелсә, быел тик косметик ремонт ясалды һәм биш кабинетта тәрәзәләр алмаштырылды. Моңардан тыш, башлангыч мәктәпнең ашханәсен киңәйтү көтелә.
Әйе, мәктәптәге уңай үзгәрешләрне күреп, күзләр куана. Яңа уку елына да ул тулысынча әзер. Балаларга бу мөмкинлекләрдән файдаланып, барлык көчләрен белем алуга юнәлтергә кирәк, кыскасы: “Укырга, укырга һәм укырга!” дип кенә телисе кала.
Кабак авылының балалар бакчасы да кечкенәләрне каршы алырга әзерләнә. Әлбәттә, яңа уку елына әзерләнү биналарның эчке бизәлешен яңартудан һәм капиталь төзек­ләндерүдән башлана. Моңардан тыш, төп игътибар балалар иминлеген тәэмин итүгә бирелә. Гомумән алганда, балалар бакчасы якты, ямьле, бүлмәләр заманча җиһазландырылган, уенчыклар, кирәкле укыту-методик материаллар да җитәрлек. Балалар бакчасында ясле, кече, урта, өлкән һәм әзерлек төркемнәре бар. Биредә барлыгы 224 бала тәрбияләнә.
Кабак авылы халкы бердәм, актив. Үзләрен борчыган проблемаларны да бергәләп, киңәшләшеп хәл итәргә күнеккән алар. Менә авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов та комиссия эшеннән читтә калмады һәм белем учакларына төрле яктан ярдәм күрсәтелүен билгеләде. Бердәм тырышлыкның нәтиҗәсе дә күренеп тора.
Сәвәләй урта мәктәбендә дә тулысынча ремонт ясалган. Якты бүлмәләр укучыларны бүгеннән кабул итәргә әзер. Әлеге уку йортында барлыгы 220 бала белем ала. Быел мәктәп бусагасын беренче сыйныфка 25 укучы атлап керәчәк.
– Башка еллар белән чагыштырганда, быелгы беренчеләр саны күпкә артты. Шуңа үзем дә дулкынланып торам. Кечкенәләрнең күбесе балалар бакчасыннан киләчәк. Алар апрель-май айларында мәктәпкә әзерлек үтте. Балалар үткер, кыю, шаяннар, араларында сабыр холыклылары да бар. Укуга кызыксынулары нык һәм шуны югалтмаска тырышачакбыз. Балалар саны буенча мәктәптә ул иң зур сыйныф булачак. Әйткәндәй, аларның ата-аналары да – безнең мәктәпне тәмамлаучылар. Хәтта үземнең укучыларым да бар, – ди Сәвәләй мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Батырова.
Бәйрәмчә киенеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, йөзләрендә шатлыклы елмаю балкыган һәр бала тиздән мәктәпкә юлланачак. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: