Иртәгә - 1 сентябрь. Республикада яшәүче 500 мең укучы мәктәп ишекләрен ачачак. Бу җәһәттән Башкортстанның мәгариф министры укучыларга һәм ата-аналарга түбәндәге теләкләрен җиткерде.
- Агымдагы ел да катлаулы булмакчы. Безгә янә коронавирус инфекциясенең бер дулкынын кичерергә туры киләчәк. Шуңа да балаларның, укытучыларның әм ата-аналарның сәламәтлеген саклау барыннан да өстен. Иң мөһиме - безгә традицион белем бирү системасын саклап калырга кирәк. Укытучының укучы белән күзгә-күз карап сөйләшүе белем бирү генә түгел, тәрбияви үзенчәлеккә дә ия, - диде министр.
Республикада коронавирус инфекциясе таралу дәвам итә. Шулай да, 1 сентябрьдән барлык мәктәпләр дә укучылар өчен ишеген ачачак. Әгәр дә балада хроник авырулар бар икән, гариза язып, аны дистанцион форматта укытырга була. Бу авырулар исемлеге министрлык сайтында һәм ата-аналар чатында бар. Андый балалар кирәкле гаджетлар белән дә тәэмин ителәчәк.
Шулай ук иртәгәдән медицина уку йортында укучы 500 студент мәктәпләргә юлланачак. Антиковид инспекторлары вирус таралуга юл куймас өчен хезмәт итәчәк. Гомумән, укучыларның сәламәтлегенә игътибар артуы дәвам итә. Мәсәлән, соңгы ике елда гына мәктәпләрдә 68 стоматология кабинетлары барлыкка килгән.
Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары, аерым категориягә караган укучыларны тукландыру өчен дә кирәкле дотация бүленгән. Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, декабрьгә кадәр республиканың һәр мәктәбенә югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак. Ә менә иртәгә ачылачак 9 яңа белем учагы моннан тыш заманча җиһазландырылуы белән дә укучыларның күңеленә хуш киләчәк.
Фото: социаль челтәрдән.