+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 август 2021, 09:42

"Полилингваль белем бирү проекты актуаль һәм масштаблы..."

30 августта Башкортстан Хөкүмәте президиумы утырышында полилингваль белем бирүне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

"Полилингваль белем бирү проекты актуаль һәм масштаблы..."
"Полилингваль белем бирү проекты актуаль һәм масштаблы..."
-Исегезгә төшерәм, полилингваль күп профильле мәктәпләр челтәрен ачу республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе булып тора. 2024 елга республикада шундый 14 уку йорты ачылырга тиеш, - диде Андрей Назаров. - Полилингваль белем бирү проекты - республика мәгариф системасында актуаль һәм масштаблы. Аны гамәлгә ашыру, республикабызның милли һәм этномәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алып, мәгариф системасының инновацион үсешенә ярдәм итәргә тиеш.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов хәбәр иткәнчә, 3 ел эчендә республикада Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә 4 полилингваль мәктәп ачылган инде.

– Бу мәктәпләрдә 4,5 меңнән артык укучы белем ала, 200дән артык педагог эшли, – дип ачыклык кертте вице-премьер. - Уфаның полилингваль мәктәпләрендә педагогик хезмәткәрләргә фактик йөкләнеш өчен түләүгә карата 15 проценттан артык коэффициент билгеләнгән.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында республикада яңа проект гамәлгә ашырыла башлады – полилингваль мәктәпләр базасында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге класслар ачылды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән «Шәйморатов классы» стандарты эшләнә.

Премьер-министр Андрей Назаров республикада полилингваль белем бирүне алга таба үстерү буенча юл картасын системалы һәм срокларны бозмыйча гамәлгә ашырырга кушты.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: