+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2021, 08:40

Монда “Мәгарифтә күтәрелеш”тә, “Үсеш нокталары” да, югары нәтиҗәләр дә бар!

Тармактагы өстенлекле проектларны тормышка ашыручы 1нче Федоровка мәктәбе елдан-ел югарырак үрләр яулый.

Монда “Мәгарифтә күтәрелеш”тә, “Үсеш нокталары” да, югары нәтиҗәләр дә бар!
Монда “Мәгарифтә күтәрелеш”тә, “Үсеш нокталары” да, югары нәтиҗәләр дә бар!
Гомум республиканың мәгариф системасы кебек үк, Федоровка районында да яңа уку елын иң җитди әзерлек белән каршы алалар. Район хакимиятенең мәгариф бүлегеннән белдерүләренчә, барлык мәктәпләрдә дә төзекләндерү, косметик ремонт эшләре башкарылган, аларның барысы да тиешле дәрәҗәдә педагогик кадрлар, уку әсбаплары һәм матди-техник база белән тәэмин ителгән. Коронавирус таралуга бәйле хәл-шартларда бөтен белем бирү учреждениеләрендә дә тиешле санитар-эпидемиологик хәвефсезлек чаралары күрелгән. Кыскасы, яңа уку елы гадәти режимда башланып, белем бирү өлкәсендә бик күп уңыш-казанышлар белән билгеләнер, дигән ныклы ышанычта торалар Федоровка районының мәгариф тармагы хезмәткәрләре. Үз чиратында, районда моның өчен ныклы җирлек әзерләнүен без район үзәгендәге 1нче мәктәптә бул­ганда да ачыктан-ачык күрдек.

2016 елда барлык заман таләпләренә ярашлы һәм иң сыйфатлы материаллардан гына төзелгән өч катлы мәктәп үзенең мәһабәт күрке, иркенлеге, төзеклеге белән ерактан ук күз явын алып тора. Мәктәпкә китерүче барлык юллар-сукмаклар да асфальтланган, алар янында бер чүп әсәре табармын димә, аның каравы, клумба-түтәлләр аллы-гөлле чәчәк­ләргә күмелеп утыра. Кыскасы, мәктәп капкасын атлап керү белән үзеңнең югары мәдә­ниятле мохиттә, белем дөнья­сында икәнлегеңне тоясың.
 
Ә инде директор Константин Морозовның, педагогик коллек­тивның мәктәп бусагасыннан ук ачык йөз, ягымлы мөнәсәбәт белән каршылавы мәктәптә мотлак үз һөнәренең осталары булган чын укытучылар, заман Әбүгалисиналары эшлә­венә, белем бирү сыйфа­тының биредә иң югары дәрәҗәдә булуына ышанычны тагын да ныгытты.
 
Дөрес, мәктәпкә үтеп кереп, аның эчке тормышы белән танышканга кадәр, тәүдә безнең үзебезнең эчке халәтебезне, дөресрәге тән температурасын, авыру билгеләре булу-булмавын тикшерделәр. Монысы биредә, кем әйтмешли, укучы өчен дә, министр өчен дә катгый таләп, бу һәркемнең, ә беренче чиратта, балаларның хәвеф­сезлеге өчен эшләнә. Бу җәһәттән Константин Николаевич белдерүенчә, мәктәп узган елда берничә күзәтчелек ведомствосының җитди тик­шерүен үткән һәм аларның һәркайсының уңай бәһасын алган. Быел да хәвефсезлек таләпләрен аз гына да киме­тергә җыенмыйлар. Моның өчен алар барлык тиешле хәвефсезлек чаралары һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән. Сүз уңаеннан шуны билгеләп үтү дә урынлы булыр, 27 августка бу коллетив хезмәткәрләренең 90 проценты коронавирустан прививка ясаткан иде.
 
19 сыйныфта җәмгысы 341 бала укыган, аларга 32 укытучы белем биргән коллективта башкача була да алмый. Аннары “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларындагы барлык алдынгы технологияләрне һәм проектларны тормышка ашыручы, әлеге юнәлештә районда гына түгел, республика дәрә­җәсендә дә әйдәүче мәктәп, аңлашыла, бу җәһәттән дә башкаларга үрнәк булырга тиеш.
 
Мәктәп директоры Константин Морозов белдерүенчә, белем бирү учреждениесе тарафыннан “Мәгарифтә күтәре­леш” проектының барлык модульләре дә үзләштерелгән. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында 2 миллион сумлык “Санлы мәгариф мохите” корылмалары кайтарыл­ган. Быел исә “Физика”, “Химия”, “Биология” һәм “Робот техникасы” предметлары буенча “Үсеш ноктасы” өстәмә белем бирү үзәге ачылган. Ягъни быелдан башлап бу мәктәп укучылары әлеге фәннәрне тирәнтен нигездә үзләштерә башлаячак. Әйткәндәй, югарыда телгә алынган “Мәгарифтә күтәре­леш” проекты кысаларында мәктәптә стоматология кабинеты да булдырылган. Узган вакыт эчендә анда үзләрендә укучы балалардан тыш, райондагы башка мәктәпләр укучыларының да яртысыннан күбрәге тикшерү үткән. Бу эш агымдагы уку елында да тиешле дәрәҗәдә дәвам итте­реләчәк. Шушы ук проект кысаларында барлык кабинетлар да мультимедия корылмалары белән җиһаз­лан­дырылган, алар­ның яртысыннан күбесе югары тизлекле Интернетка тоташтырылган. Янә дә шул: мәктәп республикада сынау рәвешендә тормышка ашырылучы “Бердәм мәктәп формасы” проектында кат­нашучыларның берсе булып та тора. Биредә 1-6нчы сыйныф укучылары зәвык белән тегелгән бердәм мәктәп формасында укырга йөри.
 
Гомумән, биредә башкаларга үрнәк итеп куярлык күркәм башлангычлар, югары уңыш-казанышлар бихисап. Шулар арасыннан башлангыч сыйныфларга белем бирү системасын аерым атап үтәргә кирәк. Беренчедән, алар беренче каттагы аерым блокта урнашкан, ягъни урта, өлкән сыйныф укучылары аларның тынычлыгын бозмый. Беренче сыйныф укучылары, гомумән, биредә яши дияргә дә мөмкин. Хикмәт шунда, аларны биредә өч тапкыр ашату гына түгел, хәтта йоклату да каралган. Иртә белән мәктәпкә килгән укучылар көндәлек дәресләрен укып, төшке ашны ашаганнан соң, алар өчен ике сәгатьлек йокы каралган. Моның өчен кызлар һәм малайларга аерым ике йокы бүлмәсе булдырылган. Йоклап, ял итеп алганнан соң беренчеләр мәктәптә шөгыль­ләнүен кызыксынулары буенча түгәрәкләрдә дәвам итә, укытучылары белән дәрес хәзерли. Һәрхәлдә, бала мәктәп тормышына ныграк кереп китсен, аны яратсын, укуга кызыксынуы артсын өчен, безнең карашка, моннан да яхшырагы була алмыйдыр кебек.
 
– Быел беренче сыйныфка 30 бала кабул итәбез. Әйт­кәндәй, безнең мәктәп, “Сә­ламәт буын – көчле төбәк” проектында да катнаша. Ягъни барлык сыйныфларда да өстәмә рәвештә бер сәгать физкультура дәресе керә. Шуны өзеп әйтә алам: тикшеренүләр күрсәтүенчә, бу чыннан да, балаларның сәламәтлек торышында уңай чагылыш таба. Быелгы беренчеләребез өчен дә ул иң яраткан һәм нәтиҗәле проектларыбызның берсенә әверелер дигән ышанычта калам, – ди Константин Морозов.
 
Мондый да заманча, гаять бай матди-техник базалы һәм республикада мәгариф өлкә­сендәге иң алдынгы проектлар тормышка ашырылучы мәк­тәптә белем бирү сыйфаты, укыту нәтиҗәләре ниндирәк була икән, дигән сорау, мөгаен, сезне дә кызыксындыра торгандыр. Без дә бу сорауны директорга бирми калмадык. Аның белдерүенчә, быелгы унбиш чыгарылыш укучысыннан дүрт бала мәктәпне медаль белән тәмамлаган. Унбиш укучының ундүрте – югары уку йортларына, берсе техникумга укырга кергән. Шунысы да мөһим, Мәскәү югары уку йортына кергән бер укучыдан тыш, калганнары барысы да Башкортстан вузларын сайлаган.
 
Биредә укыту сыйфатының иң югары дәрәҗәдә булуы турында Олимпиада нәтиҗәләре дә сөйли: 1нче Федоровка мәктәбе предмет олим­пиада­арының район этабында инде берничә ел дәвамында абсолют лидер булып тора, республика дәрә­җәсендә яулаган җиңүләре дә аз түгел. Шулар исәбенә мәктәп каршында чыгып килүче “Вести в каждый дом” стена гәзитенең узган уку елында республика күләмендә җиңү яулап, белем бирү учреж­дениесенең төсле принтер белән бүләк­ләнүен дә кертергә мөмкиндер. Аны мәктәп җи­тәкчелегенә Уфада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев шәхсән үзе тапшырган. Мәктәпнең мәгълүмат-китап­ханә үзәге дә республика күләмендә танылу алган. Шундый үзәкләр арасындагы конкурста соңгы ике елда алар ике тапкыр III һәм II урыннарга лаек булган.
 
Укучыларга остазлары да яхшы үрнәк күрсәтә. Мәсәлән, күптән түгел генә зур тәҗрибәле укытучы Ольга Карпованы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләгән. Аның хезмәттәшләре: информатика укытучысы Эльзара Селяева һәм математика укытучысы Гүзәл Латыйпова “Мәгълүмат технологияләрен файдаланып үткәргән дәрес” республика конкурсында үз предметлары буенча 1нче һәм 2нче урыннарга лаек булган.
Мәктәпнең тагын бер үзен­чәлеге: биредә укучылар төпле белем һәм тәрбиядән тыш, һөнәр дә алып чыгалар. Эш шунда: өлкән сыйныф укучылары водитель таныклыгына укытыла. Моның өчен мәктәп­нең ике җиңел машинасы, махсус әзерлекле инструкторлары бар. Һәм иң мөһиме: укучылар бушлай укытыла.
 
Бүген исә мәктәпнең дүрт автобусы иртә таң белән Федоровкага якын булган 14 торак пунктка, балаларны алып килергә юлга кузгалачак. Җәйге тәнәфестән соң алар өчен дә 9 айлык озайлы хезмәт вахтасы башлана. Аларның йөргән юлы да, укучыларның яңа уку елы да һәрвакыт имин, хәвефсез булсын, шатлык-сөенечләрдән генә торсын, дип телик. Хәерле юлга, хәерле сәгатьтә, яңа уку елы белән кадерле укучылар!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

Динар Кәлимуллин фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: