+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 сентябрь 2021, 14:16

Алдынгылар, яңа җиңүләргә!

Башкортстан "йөзбаллчылар"ы вузлар буенча "бүлү картасы"на кертелгән.

Алдынгылар, яңа җиңүләргә!
Алдынгылар, яңа җиңүләргә!

Башкортстан олимпиадаларында җиңүчеләрне «бүлү картасы» аша күзәтеп торачаклар. Бу куркыныч түгел, бары тик егет-кызларны ил һәм һәр төбәк буенча БДИ нәтиҗәләре белән гомум картинага кертәчәкләр дигән сүз. «Сириус» белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева чыгарылыш сыйныф укучыларының хокукларын шул рәвешле якларга тәкъдим итә.

Быел Башкортстанда 104 укучы БДИ өчен иң югары балл ала алды. Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, төбәктә чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән чаралар оештырыла. Шундыйларның берсе - Башкортстан Башлыгының еллык бер тапкыр бирелә торган премиясе.

"Премия дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-тикшеренү институтында катнашучы республика югары уку йортларына кергән йөз баллчыларга түләнә. Аның күләме 150 мең сум тәшкил итә. 2021 елда шундый 30дан артык бала булды. Моннан тыш, бездә кабул итүнең контроль саннары арта. Узган ел белән чагыштырганда, бюджет урыннары саны 2000гә арткан", - дип аңлатты Айбулат Хаҗин.

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арта. Шул ук вакытта, мондый нәтиҗәләр белем бирүнең сыйфатын күтәрү турында сөйли, җәмгыятьтә нәтиҗәләрнең гаделлегенә карата шикләнә.

"Бу зур хезмәтләре белән югары нәтиҗәләргә ирешкән егет-кызларның белемендә шикләнүгә юл куймаска кирәк. Әгәр БДИ нәтиҗәләре белән ниндидер манипуляцияләр бара икән, тикшерү, барыннан да элек, балаларга түгел, ә җаваплы вазыйфа биләүче затларга карата барырга тиеш», - дип аңлата Елена Шмелева вузларга «бүлү картасы» идеясен.

"БДИ нәтиҗәләре дөрес булмау турында аңа әзерләнмәгән, яхшы баллар алмаган һәм бюджет урыннарына укырга кермәгән кешеләр генә сөйли ала, - дип саный Рәми Гарипов исемендәге гимназиядә белем алган ике тапкыр йөз баллчы Гөлназ Ишемгуҗина. - Йөз балл җыючыларның хезмәтен бәяләмәү сәер, әлбәттә. БДИ - ул лотерея, диләр. Ул вакытта һәр контроль-үлчәү материаллары бәхетле билет булсын өчен аңа әзерләнергә кирәк.

Югары баллар Гөлназга Мәскәү, Казан һәм Уфаның дәрәҗәле югары уку йортларында укырга мөмкинлек биргән. Әмма кыз Башкорт дәүләт медицина университетын сайлаган.

"Дөресен генә әйткәндә, 150 мең сумлык премия үзебезнең вузга баруга этәрде. Бөтен җирдә дә белем алырга мөмкин дип саныйм, күп нәрсә кешенең үзенә бәйле. Югары уку йорты безнең белән бергә үссен өчен көндәшлеккә сәләтле, хезмәт сөючән булырга тырышырга кирәк. Ә акчамны мин үз үсешемә салырмын", - ди Гөлназ Ишемгуҗина.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: