-9 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
11 сентябрь 2021, 15:35

“Үсеш ноктасы” үсештә

Мәктәп укучыларына ул зур мөмкинлекләр ача.

“Үсеш ноктасы” үсештә
“Үсеш ноктасы” үсештә

2019 елдан башлап Кырмыскалы районы мәктәпләрендә “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты чикләрендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләре эшчәнлеген җәелдерде. Ә агымдагы уку елында тагын берничә мәктәптә табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләрдәге үзәкләр барлыкка килде.

Районның мәгариф бүлеге методисты Юлия Вәлиева билгеләвенчә, “Үсеш ноктасы” федераль проектының әһә­мияте бәһалап бетергесез. Тәү чиратта, ул шәһәр һәм авыл мәктәпләренең техник базаларында булган аерманы киметү мөмкинлеге бирә.
Мондый үзәкләр укучыларга заманча сыйфатлы белем бирү мөмкинлекләрен киңәй­тә, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштыруга ярдәм итә, аерым фәннәр буенча IT-технологияләр, медиатех­нологияләр, проектлаштыру һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча өстәмә белем бирү программаларын, шулай ук социаль-мәдәни чараларны гамәлгә ашыруны планлаштыра. Ә иң мөһиме, мәгъ­лүмат чиксез күп булган заманда балаларга төпле белем генә түгел, бу катлаулы дөньяда үз урыннарын табу һәм уңышлы кешеләр булу өчен тиешле әзерлек алу мөмкинлеге тудыра. Моны исә алар “Үсеш ноктасы” базасында дәрестән тыш эшчәнлек чиклә­рендә үткәрелгән эшлекле уеннар, тренинглар нәтиҗәсендә аеруча җиңел үзләштерә ала.
Менә шушы мөмкинлек­ләрне исәпкә алып, Кырмыскалы гимназиясе һәм Прибельский урта мәктәбе кебек эре мәгариф учреждениеләреннән тыш, агымдагы уку елында мондый үзәкләр Кырмыскалы райо­нының Кабак, Константиновка, Сахай, Сәвәләй, Ефремкино мәктәпләрендә һәм район үзәгендәге 2нче мәктәптә дә барлыкка килде. Аларда эшчәнлек табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләрдә алып барылачак.
Бу укучыларга физика, химия, биология фәннәре буенча төп белем бирү программаларын өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк һәм шулай ук дәрестән тыш чараларны оештыру өчен яхшы мәй­данчык булачак.
“Үсеш ноктасы” үзәкләрен булдыруга әзерлек чиклә­рендә укытучылар да белемен камил­ләштерә. Мәсә­лән, агымдагы елның июнь аенда биология, химия, физика фәннәре укытучылары “Кванториум” һәм “Үсеш ноктасы” дистанцион курсын узды. Димәк, район мәктәп­ләрендә заманча белем бирү стандартлары чикләрендә мөһим булган проект эшчәнлеге тагын да бер баскычка күтә­релеп, яңа дәрәҗәгә чыгачак һәм укучыларга уй-ниятләрен тормышка ашырырга, үзлә­ренең көчен төрле олимпиадаларда, проектларда, конкурсларда, күргәзмәләрдә сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.
Яңа үзәкләрнең уңышлы эшчәнлеге өчен инновацион корылмалар, санлы лабораторияләр кайтарылды. Моңа кадәр мондый корылмаларны укучылар телевизордан гына күрсә, хәзер үзләре дә шундый шартларда шөгыльләнә алачак.
Алдагы елларда ачылган үзәкләрдә шөгыль­ләнүчеләр гадәти тормышта файдаланып булган кирәк-яракларның 3D-конструкцияләрен ясый. Бу юнә­лештә Прибельский урта мәктәбе укучысы Данила Шиндин югары уңышларга иреште. Бу эшчәнлектә аның һәр башлангычын технология укытучысы Вячеслав Пискарев хуплап тора. Уңышлы тормышка ашырылган тагын бер проект – Кырмыскалы гимна­зиясендә “Мәктәп телевидениесе” эшләп килә. Педагог Айдар Чыңгызов җитәк­челегендә 7-9нчы сыйныф укучылары бай тәҗрибә туплый: алып баручы, оператор, видеомонтажчы һө­нәрлә­ренең нечкәлекләрен үзләш­терүдән тыш, иҗади сәләт­ләрен, ораторлык осталыгын үстерә, мондый мохиттә шөгыльләнеп оялчанлык кебек сыйфатлардан да арына. Телестудия әгъзалары үзал­лы тапшырулар әзерли, интервью ала, чыгышларның текстын яза һәм эшне башыннан ахырына кадәр оештыра.
Укытучылар тарафыннан өстәмә белем бирү программалары да әзерләнгән. “Модельче-конструктор”, “IT дөнья­сы”, “Робот-техника”, “Шахмат” кебек түгәрәкләрдә укучылар зур теләк белән шөгыльләнә. “Үсеш ноктасы”­ның байтак түгәрәкләре районның Пионерлар һәм укучылар йорты каршында эшли. Бирегә балалар зур теләк белән йөри.
 
Эльвира Ямалетдинова, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: