+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 сентябрь 2021, 10:20

“Асылташ”лар җәмгыятьтә ялтырый

Яшьләрдә җаваплылык тойгысы тәрбияләү мөһим.

“Асылташ”лар җәмгыятьтә ялтырый
“Асылташ”лар җәмгыятьтә ялтырый
Дөньядагы иң матур күренеш – ата-ана үрнәгендә тормыш юлыннан ышанычлы атлаучы бала.

Конфуций.

Бу мәкаләдә безнең, ата-ана буларак, балаларыбызга, оныкларыбызга һәм нәсе­лебезгә үз үрнәгебездә уңышка ирешү, иҗади шәхес буларак формалашуга юл күрсәтергә тиешлегебез турында сүз барачак.

Әйдәгез, элек ата-бабаларыбыз балаларына өлкәннәр тормышына күчәргә ничек ярдәм итүен искә төшерик. Анда уңайлы яшәү өчен ата-бабаларга исән калу гына түгел, уңышлы үсешергә дә кирәк була. Үзеңне эчке яктан структуралаштыру, ягъни үз фикереңне тәртипкә салу зарурлыгы туа. “Аллаһы Тәгалә тәртипкә омтылучыларга ярдәм итә” дигәннәр. Малайлар, егетләр ир-ат корына керүгә багышланган йолалар булдырыла. Алар бәйрәм төрендә оештырылып, физик көчне, нәсел­нең рухи тормышын, риваятьләр, фольклор, йолаларны белүне үз эченә ала. Нәтиҗәдә, аларга, “егет” – “джигит” яисә “таз” (көчсез) дигән исем бирелә. Халык аңында 11-12 яшьлек малай атта чабарга, ә кыз көянтә күтәрә алырга тиеш дигән фикер өстенлек итә.
Болар барысы да малайлар һәм кыз­ларның физиологик үсешенә, ягъни үс­мерләрнең җенси өлгерү чоры белән бәй­ле. Бу безнең этноска меңнәрчә еллар дәвамында сакланып калырга һәм үсе­шергә ярдәм итә. Ул чактагы тирә-як басымы факторына каршы тора алмаган халыклар юкка чыккан яки башка этносларга күчкән.

Киләчәктә яңа заман сулышына бәйле этносны саклап калу һәм үстерүнең башка критерийлары да булырга мөмкин.

Элек нәрсәгә булса да багышлаулар йоласы шулай узган. Һәркем үз социаль төркемендә була. Алар бер-берсенә ярдәм итеп яши һәм барысы да иң яхшысы булырга омтыла. Әмма аерым түгел, ә коллективта. Халык юкка чыкмасын өчен бердәм булу һәм күмәк акыл булдыру кирәк.

Совет чорында тирә-як мохит басы­мының үз факторы була. Система яшь­ләрне социальләштерү өчен октябрят, пионер, комсомол кебек структуралар булдыра. Бу социаль баскычта шәхес буларак формалашырга һәм үз идеяләреңне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Үз чиратында, җәмгыять мәктәптә укуганда ук, үзләренең оештыру һәм идарә итү сәләтен тормышка ашырып, остазларның сизгер җитәкчелеге астында кыюлык һәм җаваплылык тәр­бияләнгән “асылташ”ларны ачыклаган. Җәмгыятьтә өлкәннәр баланың урамда үз-үзен тотышын контрольдә тота, әгәр ул социумга каршы гамәлләр кыла икән, телә­гән һәр өлкән кеше аны урынына утырта ала. Ягъни, җәмгыять тәрбия өчен җавап бирә, узып баручылар начар гамәл кылган үсмер­гә шелтә белдереп, сүзләре белән урынына куя ала. Ә хәзер мондый күренеш бармы? Яшьләр балалар һәм өлкән буын каршында әдәпсез сүзләр әйтә, әхлакый тәртипсезлек күрсәтә – бөтен кеше күз алдында үбешә-кочаклаша, тәмәке тарта, теләсә кая чүп-чар ыргыта. Берәрсе берәр сүз әйтсә! Табу-тыю төшенчәсе юк.

Илдә либерализм тантана иткән 30 ел эчендә безнең җәмгыять яңа басым белән очрашты. Мин долларның глобаль икътисади кризисы һәм дөньяның валюта зоналарына бүленүе турында әйтмим. Сүз әлеге вакытта үсеп килүче буынны әхлакый тәрбияләүдә кем өстенлек итә алуы турында бара. Иерархик дәүләт структуралары төрендәге либераль система үзеннән-үзе юкка чыкты һәм формаль характерда гына гамәлдә. Әлеге буш урынны үзен оештыручы структура төрендәге дәүләт һәм үсеп килүче буынның ата-аналары контролендә булмаган социаль челтәрләр алды: Вконтакте, Instagram, ТикТок һәм башкалар. Алар аңсыз яшьләрне җәлеп итә, ә бу 90 процент эгоистлык сыйфатларын тәрбияләү дигән сүз. Тик бер мөһим фактны онытырга ярамый, безнең яшь­ләрнең аңы тулысынча формалашып, балалыгы чыгып бетмәгән. Алар яхшыны яманнан аера алмый. Бу җәһәттән социаль челтәрләр яшьләребезне кайда җәлеп итәрен беркем дә фаразлый алмый, әмма шунысы ачык – аларның уңыш, макулатура, тимер-томыр җыю, китап уку, фән, телләрне өйрәнү рәвешендә үз-үз­ләрен табу мөмкинлеге юк. Бу челтәрләрдә яшьләр үзләрен ничек кенә тотмый, әле болай, әле тегеләй сикерә, кыскасы, маймылларча кылана, шул ук вакытта алар урамга чыгарга чакыруны шундук эләктереп алып, флешмоб буларак кабул итә! Менә кайда ул яшьләрне тәрбияләүдәге уңыш­сызлык! Ә бит уңай характердагы бу энергияне алар башка юнәлешкә дә җибәрә алыр иде, тик бу юлны аларга кем күрсәтәчәк? Билгеле, социаль челтәрләр түгел.

Яшьләр оешмалары, якшәмбе мәктәп­ләре, хәрби-патриотик юнәлешле үзәкләр бар, ләкин алар бик аз.

Үткәндәге барлык яхшы күренешләрне яңадан тергезү өчен объектив зарурлык бар: меңнәрчә еллар сакланып килгән, кеше нәселен үстерергә мөмкинлек биргән этнос гореф-гадәтләре һәм традицияләре. Телне саклап калу – үзмаксат түгел, аны үстерү кирәк. Без һәрвакытта да, ким дигәндә, билингвистик этнос булдык, бу Русия кебек бердәм территориаль, күп­милләтле илдә яшәргә мөмкинлек бирде. Шулай ук киләчәк буынны һәм безнең социумда җаваплылык алырга әзер булган ир-атлар тәрбияләү үрнәгендә мәгариф системасында үсеп килүче буынны со­циаль­ләштерү проблемалары буенча совет чорындагы иң яхшы тәҗрибәне алырга кирәк.

Бүген безнең яшьләр социаль челтәр­ләрдә килеп туган җитди янауларның берсе белән очрашты. Аларны үсеп килүче буынны акылсызландыру максаты эзәрлекли.

Социаль челтәрләрне ата-аналар да, дәүләт структуралары да контрольдә тота алмый. Бу – тышкы мохит басымы факторы буларак җитди чакыру.
Педагог буларак, шуны әйтәсем килә: үсеп килүче буынның мәгълүмати хәвеф­сезлеге аларның яхшылык һәм яманлыкны аера белүеннән тора, ягъни, алар нәрсә начар, нәрсә яхшы, нәрсә тыелганын бе­лергә тиеш. Кешенең биологик төр буларак мәгариф аша исән калуы өчен. Кытайда югары элитаның һәм Көнбатыш дөньяның үз балаларына мөнәсәбәтләре мисалында шул ачык күренә: аларның балалары махсус мәктәпләрдә укый. Уку йортының статусына карамастан, укучылар катгый дисциплинага өйрәтелә, барысына да бертөр­ле һәм гадел карыйлар. Алар барысы да бер төрле форма киемендә. Тыңламаган һәм өй эшләрен системалы рәвештә үтәмәгән өчен олигарх һәм элита балалары уку йортыннан куылырга мөмкин.

Кызганычка каршы, безнең балалар әлегә дөньяда иң яхшы белем бирү мәктәбе урынына гамәлгә кертелгән Болон системасы буенча укый, ул Кытай, Япония, Израиль һәм Көнбатыш илләрдә өстенлекле уку йортларында кулланыла. Алар (бу илләрнең элитасы) совет чоры мәгарифе серен белә, ул 30 ел дәвамында тарихи Русиядә сука белән җир сөрүдән алып беренче кеше Юрий Гагарин Җиһанга очуга кадәр юл үтәрлек мөмкинлек бирде. Безгә бу системага кире әйләнеп кайтырга кирәк. Без, ата-ана буларак, балаларга төп нигезне тәшкил итүче фәннәрне тирәнтен өйрәтергә тиеш.

Уку йортларында дөньяны танып белүдә логика, психология, философия, риторика, астрономия, тригонометрия кебек база фәннәренә өстенлек бирелгәндә, бездә мәгариф өчен җавап бирүче либераль элита халыкны иҗат итү­че сыйфатында түгел, ә кулланучылар буларак әзерләүне хуп күрә.
Әмма яшьләр сәламәт акыл белән генә бүгенге тирә-як мохит басымына нәтиҗәле каршы тора алачак.

Сәламәт зиһен – ул кешенең сәламәт акыл нигезендә формалашкан иң югары сәләте. Сәламәт акылга таянып, үз фикерең һәм хис-тойгыларың белән нәтиҗәле идарә итәргә мөмкин. Ә үсешкән зиһенгә ия кеше начар гамәлләрне сирәк кыла. Мондый кеше экстремаль очракларда да башын югалтмый. Билгеле, акыллы кеше үзен төптән уйланылмаган идеяләр белән мавыктырырга ирек бирми. Сәламәт акыл – нормаль бәя, тормышка “ал күзлек” аша түгел, ә адекват караш. Акыллы кеше логика белән мавыкмый. Ул эчке сиземләүгә, фантазиягә, уйлар очышына урын калдыра. Әгәр акыл эчке сиземләүне кире кага һәм инстинктларга хезмәт итә икән, бу кеше түгел, ә хайван төзелеше психикасы.

Сәламәт акыл – ул тирәнтен фикерләү, ә ул бар җирдә дә, өйдә, таныш булмаган мохиттә дә, экстремаль шартларда да бар. Сәламәт акыл гамәли күнекмәләр таләп итә. Ул баш миен файдаланмасаң, кими. Сәламәт акыл өчен фикерләү хезмәте кирәк.

Безнең һәрберебез үзен тормышның төрле якларын өйрәнгән һәм тиешле тәҗрибәгә ия булган акыллы, белемле кеше дип саный. Шул ук вакытта, без сезнең белән Интернетка бернинди каршылыкларсыз кереп, төрле мәгълүмат табып була торган югары технологияләр чорында яшибез. Анда белем алырга, һөнәр үзләштерергә, чит телләр өйрәнергә мөм­кин. Әйдәгез, уйлап карыйк әле, күпме кеше Интернетта булган мәгълүматны файдалы итеп куллана икән?
Еш кына кеше мәгълүмат океанында “бата” (ул көн саен геометрик прогрессиядә үсә), бер мәгълүмат чыганагыннан икен­чесенә күчә. Нәтиҗәдә, хәтер начарлана, фикерләү сәләте зәгыйфьләнә (бигрәк тә яшьләрдә), шулай ук игътибар кими.

Социаль челтәрләрдәге аралашуларда бер-берсен ишетмиләр. Һәркем үзенекен сөйли. Кешеләр үз фикерләрен яклый, үзләрен нормаль хис итә һәм хәтта үзендә кайбер җитешсезлекләр барлыкка килүен дә сизми.

Фикерләү начарлануы – хәвефле күре­неш. Сәламәт акыл турында сөйләгәндә, шуны билгеләп үтәсем килә, ул – капма-каршы булган мәгълүмат ресурслары. Бу кешегә турыдан-туры психологик йогынты ясаучы мәгълүматка әйләнүче ресурслар. Социаль челтәрләр кешеләрнең үз-үзләрен тотышын һәм теләген формалаштыру коралы буларак махсус булдырылган. Кеше интеллектына чит ихтыярны көчләп тагу максатында турыдан-туры йогынты ясаучы алымнар һәм ысуллар эшләнелә. Мәсәлән, “Казан атучысы”на бәйле хәл шуңа ачык үрнәк булып тора.

Сер түгел, киңкүләм мәгълүмат чаралары кешеләрнең аңына йогынты ясый. Сәясәтчеләр, блогерлар, медиа шәхесләре, экспертлар, философлар һәм башкалар­ның акылы зәгыйфь булу күп кенә кешеләр өчен хәвеф белән янарга сәләтле һәм начар социаль нәтиҗәләргә китерергә мөм­кин. Шулай итеп, сәламәт мәгънә – сә­ла­мәт акыл – ул дөрес фикер йөртә белү, шул ук вакытта дөресне ялганнан аеру (Фуркан). Ә сәламәт акыл төшенчәсе акыл эшчәнлеген күз уңында тота, ул фикерләү нормасын билгели. Кешенең башы нинди уйлар белән тулылануы аның әйләнә-тирә чынбарлыкны ничек кабул итүе белән бәйле.

Әлеге чор Кытай астрологиясендә Сукояр йолдызлыгы билгесе белән чагыштырыла. Сукояр дәвере – мәгълүмат (мәгъ­лүмат агымы) чоры.
Үсеп килүче буынның мәгълүмати хәвефсезлеген, аларда халкыбызның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм туган теле турында нигезле белеме булганда тәэмин итәргә мөмкин. Алар дөньяны танып-белү өчен база фәннәрен үзләштерергә һәм көндәлек тормышта сәламәт акыл гадәтен тәрбияләргә тиеш.


Шамил Батыршин.

Башкорт дәүләт университетының һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының өлкән преподавателе.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: