+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 сентябрь 2021, 23:00

Фәнгә мондый ярдәм булганы юк иде!

Бүген Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Фәнни-белем бирү үзәкләре базасында Яшьләр лабораторияләрен төзү буенча конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерә.

Фәнгә мондый ярдәм булганы юк иде!
Фәнгә мондый ярдәм булганы юк иде!

Төбәк җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Яшьләр лабораторияләрен төзүгә федераль бюджеттан һәр лабораториягә 15әр миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Проект 3 елга исәпләнгән. Нәтиҗәдә, бу юнәлеш буенча Башкортстанда фәнне үстерүгә 270 миллион сум акча бүлү каралган.

«Безнең республика иң яхшылар рәтенә керде һәм без Евразия фәнни-мәгариф оешмалары базасында 6 лаборатория булдырачакбыз. Конкурсның мәҗбүри шарты - яшь аспирантлар һәм студентлар проектында катнашу. Сүз уңаенда, лабораториянең иң өлкән җитәкчесенә нибары 38 яшь», — дип язган Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдә.

БДУ һәм УДАТАда икешәр лаборатория ачылачак. БашДУ базасында — "Популяция һәм медицина генетикасы лабораториясе" һәм "Яңа материаллар дизайны лабораториясе", җитәкчеләре - Дарья Прокофьева һәм Илдус Шәрәфуллин.

УДАТУ базасында "Интеграль фотоника җайланмалары нигезендә сенсор системалары" һәм "Экстремаль йогынтылар вакытында металл һәм эремәләр" лабораторияләре барлыкка киләчәк. Аларны Елизавета Грахова һәм Елена Корзникова җитәкләячәк.

Русия Фәннәр академиясенең металларның үтә сыгылмалылыгы проблемалары институтында: «Углерод наноматериалларының физика һәм механикасы» лабораториясе, җитәкчесе - Юлия Баимова. Академиянең Уфа фәнни үзәгендә Елена Кузьмина җитәкчелегендә электрохимия энергетикасы өчен яңа материаллар лабораториясе булдырылачак.

«Бер ел эчендә без 2 миллиард сум федераль акча җәлеп иттек. Безнең республикада фәнгә мондый кертемнәр беркайчан да булганы юк иде. Барыгызны да котлыйм! Алга барабыз", - дип нәтиҗә ясады республика Башлыгы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: