Тәрбияче... Бу һөнәрнең асылы исеменнән үк аңлашыла. Сабый күңеленә матур шытымнар бирердәй орлыклар салучы, дөньяны танып белергә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче кеше ул – тәрбияче. Белгечләр раславынча, нәкъ мәктәпкәчә яшьтәге вакыт – баланың күзаллавы, гадәтләре, шәхесе формалаша торган чор. Әти-әниләрдән тыш, кечкенә кешене инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп үстерү, аның шәхесен сындырмый, кабатланмас гамьсез балачагын бәхетле итү, әлбәттә, тәрбияче апалар кулында. Башкаланың 308нче башкорт балалар бакчасында нәкъ шундый – сәләтле, бала күңелен аңлый белүче, үз эшен яратып башкаручы тәрбиячеләр хезмәт сала.
Сипайлово бистәсендә урнашкан әлеге бакча әти-әниләр арасында тәҗрибәле тәрбиячеләре белән күптәннән дан тота. Гадәттә, беренче балаларын йөртүчеләр соңыннан икенчеләрен, өченчеләрен дә җитәкләп килә. Чөнки моннан кызлар һәм малайлар мәктәпкә ныклы әзерлек белән бара, алар һәрьяклап үсешсен өчен тәрбиячеләр зур көч сала. Сүз уңаеннан, биредә эшләүче утызга якын педагогның яртысы ун һәм аннан да күбрәк ел хезмәт стажына ия. Күпләр кулларына диплом алгач та шушында эш башлаган һәм хезмәт кенәгәсендә бер генә язу булуы белән хаклы рәвештә горурлана.
Сер түгел, коллективның бердәмлеге, татулыгы, беренче чиратта, җитәкчедән, аның оештыру сәләтеннән килә. Әлеге мәгариф оешмасын 2009 елдан алып җитәкләүче Фәйрүзә Мөсәбированың хезмәт тәҗрибәсенә, педагогик осталыгына, талантына сокланмый мөмкин түгел. Ул бакчаның элек-электән килгән күркәм традицияләрен дәвам итеп, аны район, республика күләмендә үрнәкле итүгә зур өлеш керткән җитәкче. Тынгы белмәс, егәрле мөдир балалар бакчасы уңайлы, заманча булсын, сабыйлар үз телен, туган җиренең үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен белеп үссен өчен барлык тырышлыгын сала.
– Мин әлеге балалар бакчасына тәрбияче булып 1997 елда, Уфа, Караидел районнарының мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында беркадәр тәҗрибә туплаганнан соң килдем. Алдынгылар исәбендә булган бакчада балаларга милли тәрбия бирү теләге белән без, ике тәрбияче, Земфира Шәмсетдинова һәм мин беренчеләрдән булып башкорт төркемнәре булдырдык. Бераз вакыттан соң тулысынча башкорт балалар бакчасы буларак эшли башладык. Шунысы сөенечле, безнең коллективта чын-чынлап балалар яратучы, үз һөнәренә мөкиббән кешеләр эшли. Алар вакыт белән исәпләшми, бөтен энергиясен эшкә бирә. Әйтик, Нәсимә Хәнәфина, Земфира Шәмсетдинова, Рәзидә Маликова, Рәшидә Гыйбадуллина, Эльзида Хөснетдинова, Фидәрия Юламанова кебек тәҗрибәле тәрбиячеләребез, логопед-психологлар Алия Мөхәммәтҗанова, Эльза Собханкулова, өлкән тәрбиячебез Мәйсәрә Хәммәтова нәкъ шундыйлардан. Музыкаль җитәкчебез Рәмилә Абдрахманова атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек. Ул һәр чарага, бәйрәмгә сценарийны үзе яза. Ел саен алтышар фольклор бәйрәме үткәрә. Ул оештырган чаралар һәрчак үзенчәлекле, кызыклы, тәрбияви була, беркайчан да берсен-берсе кабатламый. Бездә “Шәҗәрә бәйрәме”, “Аулак өй”, “Кәккүк чәе”, “Кымыз бәйрәме” һәм башка чаралар һәрвакыт югары дәрәҗәдә үтә. Мондый тәрбиячеләр булганда, балалар бакчага теләп килә, алар һәрвакыт шат, ә ата-аналар сабыйлары өчен тыныч, – ди коллективы белән горурланып Фәйрүзә Рәис кызы.
Җитәкче билгеләвенчә, яшь буын тәрбиячеләр дә мактауга лаек. Алар традицион эшчәнлекне яңа фикерләр белән баета, заманча сулыш кертә.
Шунысы сөенечле, 41 кеше хезмәт салган (аларның 28е педагоглар) мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүче 400дән артык сабый өчен биредә барлык тиешле шартлар, ныклы матди-техник база булдырылган. Түгәрәкләрнең дә төрлесе эшләп килә. Милли бакчаның музее аерым игътибарга лаек. Борынгы кием-салым, йорт җиһазлары, япмалар, кулдан сугылган паласлар, савыт-саба, йон иләү станогы, бишек – болар барысы да балаларны кече яшьтән үк үз халкының бай мирасы, мәдәнияте белән таныштыру максатыннан булдырылган.
– Бу музей барлык хезмәткәрләр тырышлыгы белән булдырылды. Әти-әниләр, картәтиләр-нәнәйләр дә кушылды. Хәзер исә балалар биредә үткәрелгән дәресләрне көтеп ала, аларга монда шулкадәр кызыклы. Әйтергә кирәк, яшь буынны этномәдәни компонентлар белән таныштыру, милли тәрбия бирү җәһәтеннән безнең бакчада семинарлар, конференцияләр, ачык дәресләр еш үтә, – ди балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Мәйсәрә Хәммәтова.
308нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар төрле бәйгеләрдә, шәһәр, республика, Бөтенрусия күләмендәге конкурсларда даими катнаша, призлы урыннар яулый. Әйтик, алар “Саумы, саумы, әкият!” конкурсының шәһәр, республика этапларында ел саен диярлек алдынгылыкны бирми. “Смешарики” бию коллективы быел төбакара конкурста халык һәм эстрада биюләре номинациясендә призлы урыннар яулаган. Чирспорт (гимнастика, спорт биюе һәм фитнесны берләштерә) буенча узган фестивальдә дә беренче, икенче урыннарга лаек булганнар.
Шунысы игътибарга лаек, 308нче балалар бакчасының педагоглары белемнәрен камилләштерүгә, үз өстендә эшләүгә дә җитди карый, сәләтләрен, осталыкларын бәйгеләрдә сынап, матур уңышларга ирешә. Әйтик, коллективның ике педагогы – Гөлсинә Ишбаева (хәзерге вакытта Дим бистәсендәге балалар бакчасында өлкән тәрбияче) һәм Земфира Шәмсетдинова төрле елларда “Ел тәрбиячесе” республика конкурсында җиңү яулаган. Алар үрнәгендә биредә унбиш елга якын балаларга тәрбия бирүче Рәшидә Гыйбадуллина да быел һөнәри бәйгедә үзен сынап карарга уйлый. Хезмәттәшләре дә җыр-биюгә әвәс, кул эшләренә оста тәрбияченең сәләтен, эш тәҗрибәсен лаеклы күрсәтәчәгенә һич икеләнми, аңа бу зур башлангычта терәк, ярдәмче булулары сизелеп тора.
– Хәзерге заман шартларында тәрбияче эше аеруча зур җаваплылык сорый. Бу эштә белем, тәҗрибә генә түгел, даими эзләнү, һәрчак ниндидер яңалыклар кертеп тору да бик мөһим. Миңа исә сайлаган һөнәрем киң иҗади мөмкинлекләр ачуы белән кызыклы, – ди Рәшидә Рәхимҗан кызы.
Шунысы хак, һәркем тәрбияче була алмый. Балалар бакчасында очраклы кешеләр булырга тиеш түгел, ә ялгыш кына килеп эләккәннәр анда озак эшли алмый. Тәрбияче булу – Ходайдан бирелгән сәләт ул. Балалар бакчасында сабыйларны яратучы, ничә яшьтә булуына карамастан, үзе дә күңеле белән эчкерсез сабый булып кала алучы кешеләр генә эшли аладыр.
– Балаларның күңелләре якты, дөньяга сөю белән караган күзләре кәефне күтәрә. Кайвакыт төркемгә борчу-мәшәкатьләрең белән килеп керәсең дә, балалар янында барлык проблемалар онытыла. Шушы самими, ихлас мохиттә күңел сафлана, канатлана, – ди “Акчарлаклар” исемле уртанчылар төркемен җитәкләүче тәрбиячеләрнең берсе Рәзидә Маликова.
Рәзидә Абдулхак кызының биредә эш башлавына быел 18 ел тулган. Шушы еллар эчендә һөнәр алыштыру теләге булмадымы, дигән сорауга тәрбияче: “Мин үземне балалардан башка, чит өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм”, дип җаваплады.
Алдагы көннәрдә дә белемгә омтылучы, зирәк һәм кызыксынучан балалар белән эшләргә язсын. Авыр, катлаулы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын, хөрмәтле тәрбиячеләр!
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.