+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 сентябрь 2021, 09:35

Һәр мәктәпнең – үз “Үсеш ноктасы”

Республика авылларында һәм кече шәһәрләрендә урнашкан “Үсеш ноктасы” төбәк мәгариф үзәкләре челтәре 1 сентябрьдән 207гә артты. Башкортстанда аларның гомум саны хәзер 382гә җитте.

Һәр мәктәпнең – үз “Үсеш ноктасы”
Һәр мәктәпнең – үз “Үсеш ноктасы”
“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләрен булдыру — белем бирү процессында катнашучыларның барысын да үз эченә алган иң чагу һәм шатлыклы чара ул, укучыларның иҗади потенциалын үстерүгә, мәктәпләрнең матди-техник базасын яңартырга ярдәм итә, педагогларның квалификациясен күтәрүне тәэмин итә.


2019-20 елларда Башкортстанда “Заманча мәктәп” федераль проектын тормышка ашыру чорында “Үсеш ноктасы” үзәкләре булдырылган 175 мәктәптә “Информатика”, “Технология”, “Тормыш хәвефселеге нигез­ләре” фәннәре буенча уку программаларын тормышка ашыру өчен матди-техник база яңартылган.

Әйтик, быел яңа уку елыннан Балтач районының өч белем учагында – Югары Карыш, Түбән Иванай һәм Штәнде урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә — “Мәгариф” гомум­дәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләре эшли башлады. Аларда физика, биология һәм химия кабинетлары методик тәкъдимнәр нигезендә ремонтланган, санлы лабораторияләр һәм күпфунк­цияле җиһазлар кайтартылган. “Үсеш ноктасы” буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагоглар квалификация күтәрү курслары узган.

Физика укытучысы Фәрит Сәхапов белдерүенчә, гомумдәүләт проектын тормышка ашыру — авыл мәктәпләре укучыларына гына түгел, ә авыл тормышына да зур ярдәм.

— “Үсеш ноктасы” проекты ярдәмен­дә укытучылар һәм укучылар тормышында гына түгел, бөтен торак пунктларда да үзгәрешләр бара. Бу искиткеч шәп проект безне яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгарачак, — ди педагог.

Заманча үзәкләр ачылу Кыйгы районының Югары Кыйгы лицее, Абзай урта мәктәбе һәм Советлар Союзы Герое Д. С. Ракшин исемендәге Ләүзә урта мәктәбе укучылары өчен дә чын бүләк булды. Һәр мәктәп 1600000 сумлык профильле җиһазлар комплекты алган.

Алдагы елларда ачылган “Үсеш ноктасы” үзәкләреннән аермалы буларак, агымдагы елдан мондый үзәкләр үз эшчәнлекләренең юнәле­шен тамырдан үзгәртә. Әгәр элек үзәкләр санлы һәм гуманитар про­фильләр буенча ачылса һәм заманча җиһазларда “Информатика”, “Технология”, “Тормыш хәвефсезлеге нигез­ләре” фәннәрен укытуга йөз тотсалар, быелдан алар табигый-фәнни һәм техник юнәлешләргә һәм “Физика”, “Химия”, “Биология” фәннәрен укытуга да юнәлтеләчәк.

Шулай ук, агымдагы елда Уфа районының Нижегородка, Дорогино, Чесноковка, Йоматау һәм Кызыл Яр авылларының гомуми белем бирү мәктәпләре базасында табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге 5 үзәк ачылды.

Проектны тормышка ашыру кысаларында “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләрендә эшләүче педагоглар квалификация күтәрү курсларында укулар узды һәм “Биология”, “Химия”, “Физика” фәннәре буенча үз компетенцияләрен арттырды.

Матди-техник базаны яңарту максатында мәктәпләр санлы уку лабораторияләре, практик һәм лаборатор эшләр өчен препаратлар һәм реактивлар, блоклы программалаштыру өчен конструкторлар, механика һәм робот техникасы буенча белем бирү җыелмалары белән җиһазлан­дырылган.
Йоматау урта мәктәбе базасында ачылган “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге җитәкчесе С. В. Пронина белдерүенчә, укучылар дәресләрдә җиһазларны һәм материалларны зур кызыксыну белән куллана.

Мәгариф үзәкләре педагоглары фикеренчә, яңа белем бирү мәй­данчыгы сыйфатлы заманча белем бирү өчен мөмкинлекләрне киңәйтә, шулай ук балаларда санлы һәм технологик күнекмәләр булдырырга ярдәм итәчәк.

Шунысы игътибарга лаек: мондый үзәкләрдә укучылар заманча компьютерларда эшли, 3D-принтерлар, квадрокоптерлар белән идарә итә, виртуаль чынбарлык шлемаларын үзләштерә. Түгәрәкләрдә һәм дәрес­тән тыш чараларда балалар шахмат уйнарга өйрәнә, фотостудияләрдә шөгыльләнә, проект һәм тикшеренү эшләре башкара.

Агымдагы елда авылларда һәм кече шәһәрләрдә урнашкан 207 мәктәп яңа уку елы башына физика, химия, биология буенча уку җиһаз­лары комплектлары: санлы лабора­торияләр, лаборатор эшләр һәм демонстрацион тәҗрибә өчен җиһазлар, препаратлар, гербарийлар, химик реактивлар комплектлары, шулай ук ноутбуклар, МФУ һәм механика, мехатроника һәм робототехника буенча уку корылмалары алды.

“Үсеш ноктасы” үзәкләре ярдә­мендә авыл укучыларына заманча технологияләр белән эшләргә өйрәнү мөмкинлеге булдыру киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Фото: srk.nationalpriority.ru



Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: