+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 октябрь 2021, 20:15

Дуслык күперләре салучы

Галим һәм язучы Суфиян Сафуановның тууына — 90 ел.

Дуслык күперләре салучы
Дуслык күперләре салучы
Башкорт дәүләт университетында, педагогия институтларында, Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институтында мәгариф һәм матбугат кадрлары, яшь иҗатчылар әзерләү, фәнни-тикшеренү эшләре алып бару белән бер үк вакытта “Кызыл таң”ның даими авторы, якын дусты, киңәшчесе дә булган шәхесләрне торып-торып искә алабыз, юксынабыз. Һәр заманда алар — татар һәм башкорт филолог-галимнәре — кимендә унбиш-егерме булып, берсеннән-берсе эчтәлекле, мавыктыргыч язмалары белән укучыларыбызны куандырып торды. Ике як өчен дә файдалы мондый хезмәттәшлек булганлыгын бүгенге журналистлар, кызганычка каршы, күз алдына да китерә алмый, мондый хәлгә ышанмый. Хәзер инде шул шәхесләребезнең 90, 100 еллыкларын билгеләп, күркәм хезмәтләрен барлыйбыз. Суфиян Гаяз улы Сафуанов — аларның берсе иде.

Ул Туймазы районының Бикмәт авылында хәлле крестьян гаиләсендә 1931 елның 2 октябрендә туган. Авыл хуҗалыгын күмәкләштерүнең киң колач алган заманы. Гаилә башлыгы, үзсүзлеләнеп, колхозга керми, тимер юлчы булып эшкә урнаша. Аның бу адымына колхоз активисты булып әверелгән кайбер җилкуар бәндә­ләрнең эче поша, аның өстеннән ялган шикаять тә язгалыйлар. Әмма тимер юл җитәкчелеге үзенең намуслы, эшлекле хезмәткәрен рәнҗетергә ирек бирми.
Гаяз абзый, яшеренебрәк булса да, авылда мулла вазыйфасын да үти: туйларда никах укый, яңа туганнарга исем куша, мәрхүмнәрне соңгы юлга озата. Үзе дә эшсөяр кеше буларак, балаларында да шундый сыйфатлар тәрбияли.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ихатадагы мал-туарны карау тулысынча 10-11 яшьлек уртанчы малай Суфиянга йөкләтелә. Авыррак эшләргә дә җигелергә туры килә аңа, мәсәлән, тимер юлдан әтисенә хезмәт хакы итеп бирелгән ашлыкны бәләкәй арба белән 12 чакрымдагы Кандра поселогы тегермәненә алып барып тарттырып, төн урталарына чак кайтып егыла. Ат җигеп барган авылдашларыннан шәт берәрсе малайга ярдәм кулы сузсын! Киләчәктә дә әле аңа кешеләрнең бәгырьсезлеге, аяусызлыгы белән күп тапкырлар очрашырга туры килә, әмма боларның берсе дә аның якты киләчәккә өметен, югары максатларга омтылышын сүрелдерә алмый.
Малай бала чактан ук китап уку белән мавыга. Моңа әти-әнисенең гыйлемле булуы да йогынты ясый. Беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашкан әтисе татарча да (гарәп имласында), урысча да (кириллицада) укый, ә әсирлеккә эләгеп, Көнбатыш Пруссиядә үткәргән елларында немецчага да өйрәнә. Хәтта яше ярыйсы өлкәнәйгәч тә әле ул күрше совхозда яшәгән Идел буе немецлары белән алар телендә сөйләшә. Мулла гаиләсендә туган әни кеше шулай ук бала чактан ук хәреф таный, яңалифта һәм кириллицада язарга үзаллы өйрәнә. Уллары мәктәптән алып кайткан шигырьләрне җиңел генә ятлый, алар белән бергә китаплар укый. Өйдә Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Фатих Кәрим һәм башкаларның әсәрләрен, шулай ук тәрҗемәдә Пушкинны, Толстойны, хәтта “Робинзон Крузо”ны татарча укыйлар. Ә инде Лев Толстойның “Кыз һәм гөмбә” хикәясен укып (анда героиня рельслар арасына ятып, каршыга килгән поезд астында исән кала), бәләкәй Суфиян да эксперимент ясамакчы була — җигүле ат капкадан чыгуга аның алдына ята, ат, әлбәттә, аңа басмый, ә менә бер тәгәрмәч аның башы аша үтә. Ярый әле арбада беркем дә утырмаган була, баш сөяге чыдый, ә маңгайда шактый тирән яра ясала.
Сугыш беткәндә һәм җиденче сыйныфны тәмамлаганда аңа ундүрт яшь тә тулмаган була. Эшкә тотынырга иртә, укуны кайда дәвам итү турында белгән дә юк. Шафран поселогындагы терлекчелек мәктәбендә укырга мөмкин икәнлеген ишетә. Анда поезд белән урау юлдан — Чишмә аша барырга икән. Кечкенә чемоданга кышкы кием һәм бер бөтен икмәк салып юлга чыга. Тимер юлчы гаиләсе әгъзасы буларак, йөрү бушлай. Юлда үзе кебек бер малай белән таныша. Чишмәдә бер транспорттан икенчесенә күчәр алдыннан, теге малайга чемоданына күз-колак булырга кушып билетын теркәтергә китә. Әйләнеп килүенә малай да, чемодан да юк. Шулай да Шафранга барып җитә. Анда укып чыгып, алган һөнәре буенча бераз эшли дә.
Әдәбият белән шөгыльләнү хыялы барыбер тынгы бирми һәм ул Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә. Анда иҗади мохиткә эләгә, шактый сәләтле яшьләр белән белем ала, мәсәлән, фронтовик, булачак шагыйрь һәм прозаик Хисам Камалов (Суфиян Сафуанов соңрак аның белән Казан педагогия институтында да бергә укый), булачак эчке сәүдә хезмәткәре һәм язучы Вахит Юнысов (әйткәндәй, аның оныгы Тимур Юнысов Тимати псевдонимы белән чыгыш ясаучы рэпер буларак киң танылды).
Суфиян Сафуанов 1950 елда училищены бик яхшы билгеләренә тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына имтиханнарсыз кабул ителә, шунда ук үзен сәләтле һәм эшлекле студент итеп күрсәтә, исемле стипендия ала, икенче курста ук әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе итеп сайлап куела. Ә бит аның белән Илдар Юзеев, Суфиян Поварисов, Барлас һәм Хисам Камаловлар да укый.
Бикмәт егетенең фәнгә тартылуын сабакташлары тиз аңлап ала һәм “галим Суфиян” дип йөртә. Ул нәкъ менә тикшеренү эшләрен ныграк үз итә, ХХ гасыр башында гарәп хәрефләре белән нәшер ителгән әдәби журналлардан өзекләрне, татар язучылары иҗаты турында мәгълүматларны калын дәфтәргә пөхтә итеп күчереп яза. Үзе дә мәкаләләр, кыска хикәяләр иҗат итеп, студент альманахларында бас­тыра. Студент елларында ук өйләнә, ике уллары дөньяга килә.
Институтны һәм аның аспирантурасын тәмамлаган Суфиян Сафуановка, кызганычка каршы, Татарстан башкаласында яшәү урыны да, белгечлеге буенча эш тә табылмый. (Бәлки әле бу туган республикабыз фәне бәхетенәдер?!). 1957 елда ул СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтына чакыруны кабул итә. Шунда ук башкорт әдәбияты буенча гыйльми тикшеренүләр эшен киң колач белән башлап җибәрә. Татар әдибе Ибраһим Гази иҗаты буенча язылып беткән кандидатлык диссертациясен читкә куеп торып, тиз генә яңасына тотынырга туры килә. Башкортстанда туып-үсеп, иҗат итеп, фронтта гомере өзелгән Али Карнай темасына алына һәм 1962 елда диссертация яклый. Ибраһим Гази буенча хезмәте дә әрәм булып калмый, әлбәттә, 1968 елда Казанда монография итеп чыгара. Әдәби-нәфис журналлар һәм фәнни җыентыклар өчен күпсанлы мәкаләләр, коллектив җыентыкларга аерым бүлекләр эшләп бирә. Күренекле әдипләр Әнвәр Бикчәнтәев, Гайнан Хәйри, Әхияр Хәкимов турында монографияләр яза.
Уфага кайту белән үк Суфиян Сафуанов изге миссиягә тотына: элекке язучыларның басылмый калган яисә югалган әсәрләрен эзләп табып нәшер итә. 1960 елда, үзенең беренче монографиясе белән бер үк вакытта, Башкортстанның Бөек Ватан сугышында һәлак булган яшь шагыйрьләренең “Җыр сафта кала” дигән җыентыгын әзерли. Арытаба Шиһабетдин Шә­һәрнең “Серле сукмак” дигән хикәя­ләр җыентыгын, Хәсән Мохтарның “Зөһрә” повестен, Сафуан Яхшыгу­ловның публицистик әсәрләрен, Әкрам Вәлинең сугыш көндәлекләрен, Сәгыйть Рәмиевның билгесезлектә калган язмаларын укучылар хөкеменә чыгара. Югалган дип исәпләнгән зур күләмле әсәрләрне архивлардан эзләп табып, басуга әзерләүдә чын-чыннан фидакарьлек күрсәтә ул. Болар — Даут Юлтыйның “Кан” романының икенче китабы һәм Гайнан Хәйринең башкорт әдә­биятында тәүге роман бул­ган “Борылыш”ы.
Башкорт әдипләренең Г. Тукайга багышланган әсәрләреннән торган “Тукай Башкортстанда”, тугандаш халыклар шагыйрьләре шигырьләрен эченә алган “Сәлам сиңа, Башкортстан” дигән җыентыклар әзерләп чыгара.
Суфиян Гаяз улы галим буларак та, республиканың “Белем” җәмгыяте идарәсе рәисе буларак та республика шәһәр-районнары буйлап кына түгел, тоташ ил буйлап күп йөри, шул исәптән барлык союздаш республикаларда була. Фәнни конференцияләрдә, халык алдында чыгышлар ясый. Мондый сәяхәтләр аның гыйльми эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе — башкорт әдәбиятының СССР халыклары әдә­биятлары белән милләтара элем­тәләрен тикшерүгә ярдәм итә. Бу эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, 1976 елда Уфада “Дуслык, туганлык сәхифәләре”, 1979 елда Мәскәүнең “Наука” нәшриятында “Межнациональные связи башкирской литературы” дигән саллы китаплары дөнья күрә. Бу хезмәткә СССР язучыларының съездында югары бәя бирелә, “Вопросы литературы”, “Литературная газета”, “Литературное обозрение”дә уңай рецензияләр басыла. Галим бу тема буенча ике томлык библиографик белешмә әзерләп нәшер итә. Аны шулай ук төрле дәрәҗәдәге энцик­лопедияләр өчен мәкаләләр язарга җәлеп итәләр.
Суфиян Сафуанов 31 яшендә үк СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Аңа “БАССРның атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә.
33 ел буе фидакарь хезмәт салган гыйльми учреждениедән 1993 елда китеп, татар телендәге яңа оешкан “Гасыр” гәзитендә һәм “Тулпар” журналында эшли. Гаяз Исхакый, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури иҗатындагы “ак тап”ларны ачыклый, татар язучыларының Башкортстан белән баг­ланышларына бәйле моңача билгеле булмаган яклары турында күп материаллар яза, Башкортстандагы татар әдипләре берләшмәсен булдыруга күп көч сала. 1996 елда аны Башкорт дәүләт педагогия университетына эшкә чакыралар, профессор дәрәҗәсе биреп, яңа оештырылган татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире итеп сайлыйлар. Монда да, яшь кадрлар әзерләү белән бергә, татар әдәбияты тарихы, әдәбиятлар дуслыгы темаларына берничә китап чыгарып, дәреслекләр төзеп өлгерә.
Каты авырудан соң ул 2009 елның 30 ноябрендә вафат була.
Галим һәм язучының уллары Илдар белән Фәрит икесе дә Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. Берсе — математика, икенчесе психология фәннәре докторы. Профессорлар.

Фәрит Фаткуллин.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: