+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 октябрь 2021, 18:59

Укытучы апам безнең өчен Кызганмады үзенең бар көчен

Гомер тавының 90нчы баскычыннан атлаучы Сәлимә Әсәдуллина бүген дә кешеләргә изгелекләр кылып яши.

Укытучы апам безнең өчен Кызганмады үзенең бар көчен
Укытучы апам безнең өчен Кызганмады үзенең бар көчен

Дөньяда укытучыдан да изге, мәрхәмәтле һөнәр юктыр ул. Чөнки булачак академиклар, космонавтлар, хәтта президентлар да аның илаһи хезмәте аша белем кыяларына үрмәләгәннәр бит. Шуңа да һәммәбез хөрмәтле укытучыларыбызга гомер буе рәхмәтлебез. Кайчакларда без якыннарыбызны, тормыш юлына чыгарган, белем сукмакларына юнәлеш биргән кадерле кешеләребезне онытабыз бугай. Аларның йөрәге аша күңел түреннән саркып чыккан мөкатдәс, җылы, ихлас сүзләрне иң тәүдә мәктәп даирәсендә ишеттек ләбаса. Белем-тәрбияне дә алардан алдык.

Баштарак, әлбәттә, дөньяны танып-белергә башлангыч сыйныф укытучысы, басынкы, сабыр холыклы Мәрьям Гыйният кызы Гайзуллина өйрәтте. Зур рәхмәт аңа, рухлары шат булсын. Кошлар балаларын үз ояларыннан очырган кебек, ул да берчә сөенеп, берчә моңсуланып, безне өлкән сыйныфка озатып, Сәлимә Газиз кызы Әсәдуллинага тапшырды. Ул безне 1966 елда, 5нче сыйныф җитәкчесе буларак, үзенең гаиләсе кебек кабул итте. Шул ук вакытта Сәлимә апа татар теле һәм әдәбияты дәресләренә олы мәхәббәт тәрбияләде. Аның Габдулла Тукайның “Туган тел”, Һади Такташның “Мокамай”, Муса Җәлилнең “Вәхшәт”, ”Җырларым” шигырьләрен сәнгатьле итеп укуы күңелләрдә әле булса кайтаваз булып яңгырый. Балалар мөкиббән бирелеп тыңлагангамы, дәрестә чебен очкан тавыш кына ишетелә иде.

Инша, диктант яздыртканда укытучының үз методикасы, үз алымы булды. Ирекле темаларга инша яздыртканда аларны тормыш белән бәйләп, киләчәккә мөһим карашны күзаллап, укучының күңеленә ниндидер орлык, оеткы сала иде. Хәер, мин үзем иншаларны — татар телендә яисә урыс телендә булсынмы — күп вакыт ирекле темага яза идем. Әлбәттә, бүгенге тормыш, әдәбият дәресләрендәге данлыклы геройлар белән бергә бәйләп. Бәлки, журналистикага — “Якты юл”га сукмак шуннан башлангандыр. Әйткәндәй, изге укытучы һөнәрен сайлау һәркемгә дә бирелми. Моның өчен ниндидер этәргеч, омтылыш буладыр кешенең самими күңелендә. Хыял канатларында талпынырга да туры килгәндер яшүсмергә. Хәер, бу җәһәттән әллә ни ерак китәсе дә юк ич. Заманында бертуган абыйсы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, отставкадагы офицер, югары белемле укытучы, мәктәп директоры Мәгъсүм Каюмов район горурлыгы булды. Үзеннән соң килгән буынга “Җиденче кое” китабын язып калдырган шәхес тә ул.

Моңардан тыш, укытучыбызның икетуганы Әнисә Хаҗиәхмәт кызы Гыйльманованың академик дәрәҗәсенә күтәрелеп, Мәскәүдә Русия гуманитар университетында укытуы да олы горурлык түгелмени?! Бертуган апасы Зәйтүнәнең Ташкентта педагогия институтын тәмамлавы, аның кызлары да укытучы һөнәрен сайлаулары — һәммәсе дә киләчәккә матур юнәлеш булгандыр, әлбәттә. Заманында Ает урта мәктәбендә укыганда районның данлыклы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәтирә Сәмигуллинада белем алганда яшь кыз — Сәлимә дә укытучы һөнәренә гашыйк була. Ул Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетын сайлый. Тәүдә аңа пионервожатый, соңрак Морадым авылының башлангыч мәктәбендә мөдир, укытучы булып эшләргә туры килә. Соңрак аның язмышы Кыңгыр-Мәнәвез авылы белән бәйләнә. Биредә Мидхәт абыйга тормышка чыга.

Шулай итеп, 1955 елдан 1986 елга кадәр Сәлимә Газиз кызы урындагы урта мәктәп сукмакларына тузан төшерми. Бу үтелгән еллар, сүтелгән гомер йомгагы, йөзләгән күз карашлары — һәммәсе, кинокадрлардагы кебек, үткәннәрне хәтерләтә... Укытучы өчен һәр дәрес үзе бер имтихандыр ул. Мин шулай дип фаразлыйм. Чөнки кайчандыр шәхсән үземә дә училищеда вакытлыча укытучы булырга туры килгән иде. Билгеле, һәр дәрескә әзерләнеп, дәрес планын төзеп керергә, укучының игътибарын җәлеп итү өчен күргәзмә әсбаплар, җанлы мисаллар да куллана белергә кирәк. Төрле уңай чагыштыруларны, тормыштагы үрнәкле мисалларны укучының күңел түренә шытымлы орлык кебек сала алу да мөһим. Арадагы начаррак өлгәшүчеләргә исә янә бер аерым психологик якынлык кирәк. Алар белән өстәмә дәресләр үткәрү — шулай ук мөгаллимәдән сабырлык сорый. Максат — ничек тә бер укучының да сыйныфтан күчми калуына юл куймау. Сер түгел, укытучының эше өйгә дә ияреп кайта. Кочак-кочак дәфтәрләрне тикшереп чыгу өчен озын төннәр сине көтә. Ярый әле, тормыш иптәшең, күмәк балалы гаиләң синең хәлеңне аңласа.

Тик тормышта барысы да ал да гөл түгел шул. Ә мәктәпкә ничек тә барырга, дәресләрне аңлатырга, балалар белән яхшы мөгамәләдә булырга кирәк. Йорттагы проблема исә йортта калырга тиеш. Укытучыбыз тормыштагы төрле четерекле хәлләрне “йота” белде, артыгын сөйләмәде, яраклаша, ялагайлана белмәде, басылып эшләде дә эшләде. Бер уйласаң, тормыш үзе кроссворд, ачык дәрес шикелле. Әйткәндәй, укытучыга хезмәт дәверендә күпме ачык дәресләр үткәрергә туры килә. Татар теле һәм әдәбияты буенча район методик берләшмә җитәкчесе буларак, Сәлимә Газиз кызы ачык дәресләрне үткәрүне Ает, Усак-Кичү, Кунаккол һәм башка мәктәпләрдә дә оештыра. Ә бит аларның һәммәсе үзе бер имтихан, олы сынау. Сыйныфтан тыш чаралар, түгәрәкләр, ата-аналар җыелышы үткәрү, укучыларыңны пионер, комсомол сафларына, олимпиадаларга әзерләү — һәммәсе җаваплы, мәшәкатьле эш. Стена гәзитләре чыгару,төрле кичәләрдә катнашу, слетларда, туристик походларда булу бүгенгедәй хәтердә. Шулай, 1969 елда сыйныф җитәкчебез Сәлимә Әсәдуллина һәм өлкән пионервожатый Флүзә Бәшәрова белән җәяүләп, урманнар аша Дүсән авылына — күренекле дипломат Кәрим Хәкимов музеена бардык. Ярты юлда туктап ял иттек, соңыннан Дим елгасында су коендык. Яр буенда палатка корып җибәрдек, учак ягып аш пешердек. Волейбол уйнарга да өлгердек. Бу истәлекле сәяхәт гомерлеккә хәтердә уелып калды. Бу хакта гәзиттә дә язган идем.

Без укыган елларда мәктәптә балалар саны җиде йөздән дә артып китте булса кирәк. Бирегә күрше Кунаккол, Разия, Касыйм, Чулпан, Сатай, Барыш авылларыннан балалар килеп укыды. Аларга кырыктан артык укытучы белем бирде. Сәлимә Газиз кызына, өстәвенә, кичке мәктәптә немец теленнән дә укытырга туры килде. Җитмәсә, укытучыга күпме җәмәгать эшләре йөкләтелде: агитатор, ата-аналар комитеты рәисе вазыйфаларын башкару, үзешчән сәнгать түгәрәген җитәкләү, спектакльләр, тимурчылар командасын оештыру — һәммәсе шул укытучы җилкәсенә төшкән. Барысына өлгәшкәннәр. Билгеле, андыйларның фоторәсеме дә Мактау тактасыннан төшми. Сирәк-саяк булса да район гәзитенә мәкаләләр язу да гадәткә кереп киткән. Ә менә гаилә өчен вакыт калдымы икән?! — Элегрәк мәктәптә эшләгән чорлар үзенә күрә күңелле иде, — дип искә ала ветеран-укытучы Сәлимә Газиз кызы Әсәдуллина. — Балалар тырыш, басынкы, максатчан, тыңлаучан иделәр. Ә хәзергеләр — акыллыраклар, тиз төшенә торганнар, заман белән бергә атларга тырышалар. Шулай да Сәлимә ханымның горурланып искә алырлык, аның һөнәрен сайлаган укучылары да бар. Югары белемгә ия булган Тәнзилә Габдрәүпова, Рәзилә Гыйльфанова, Рәмзия Әхмәтҗанова, шулай ук инженер-механик Рамил Рәҗәпов, табиб Гүзәл Лотфуллина һәм башкалар. Уку алдынгылары — сыйныфташларым Мәгъфирә Сәүбанова, Рим Әхмәдуллин, Хәниф Латыйпов, Гөлсылу Галимуллина якты дөньяда күптән юк инде. Сәлимә Газиз кызы үзе дә күп балалы ана: ике улга, өч кызга гомер бүләк иткән. Кече кызы Зәримә исә әнисенең һөнәрен сайлады, югары белемгә ия булды. Ул әле Бишбүләк районы мәгариф бүлегендә хезмәт сала. Мәрьям белән Лилия – бухгалтерлар, озак еллар баш белгеч вазыйфасын башкардылар. Зиннур исә техниканы якын күрде. Ни хәл итәсең, тормыш дәвамында шатлыклары да, сагышлары да була. Әнә шул соңгысы бигрәк тә бәгырьләрне телә, күңелләрне кыра. Ни үкенеч: Төньяк флотында өч ел хезмәт итеп кайткан, типсә тимер өзәрлек өлкән уллары Марат нибары 22 яшендә бу якты дөнья белән хушлашты. Ана кешегә моңардан да авыр кайгы-хәсрәт бармы икән?! Бу тетрәнү, вакыт үтү белән Сәлимә апаның бәргәләнгән йөрәк түреннән җан авазына кушылып, ачы җимеш — бәет булып өзелеп төште. Шәхсән үзем дә аны тыныч кына, күз яшьләрсез тыңлый алмадым.

Кызы Лилиянең дә ачы язмышы ата-ананың күңел ярасына янә тоз сипкәндәй булды. Әй, түзгәч тә түзә икән ана йөрәге! Чи тирегә ут капмый, дигәннәре шулдыр инде. Шулай да, Сәлимә Газиз кызының тормыш шәмнәре бөтенләй сүнмәгән әле. Ни дисәң дә, ул Мидхәт абый белән 66 ел бергә мул тормышта яшәп калды. Тезләренә утыртып 10 оныкны, 18 турунны рәхәтләнеп сөйделәр. Моны исә, үзе бәхет, шатлык димичә, нәрсә дисең?! Заманында аларга Башкортстан Президенты тарафыннан алтын юбилейлары уңаеннан тапшырылган Мактау грамотасын күрү дә зур горурлык булгандыр. “Намуслы хезмәт өчен”, ”Хезмәт ветераны” һәм башка медальләр, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр — өч дистә елдан артык тынгысыз педагогик эшчәнлекнең матур нәтиҗәсе булып тора. Элекке укучылары да онытмый — хәлен белеп торалар. Бу бәхет түгелмени?! Гомер тавының 90нчы баскычыннан ышанычлы атлаган педагог-остазыбыз Сәлимә Газиз кызы бүген дә үзен яхшы хис итә, күпләргә төпле киңәшләрен бирә. Ул, дин юлына басып, кешеләргә изгелекләр кылып яши. Без, аның элекке укучылары буларак, хөрмәтле мөгаллимәбезгә сәламәтлек, сабырлык, җан тынычлыгы телибез. Язмамны исә Энҗе Мөэминованың шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә: Укытучы апам безнең өчен Кызганмады үзенең бар көчен. Безне сөйде, безгә белем бирде, Рәхмәт аңа изге эше өчен.

Әнвәр Сөләйманов, журналистика ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: