Шимбә көнне, 2 октябрьдә, Уфадагы “Беренче укытучыга” скверында “Яшел Башкортстан” республика акциясе кысаларында агачлар утыртылды – өлкән сыйныф укучылары үз педагоглары белән бергә “Укытучылар даны” аллеясына нигез салды. Хәзер скверны 90нан артык чыршы, каен, юкә һәм миләш үсентеләре бизи.
Бу көнне Русиянең һәм Башкортстанның халык укытучысы Лиза Әһәдуллина да үзенең исемле агачын утыртты. Нәкъ менә ул скверда Укытучыга багышланган композиция булдыру башлангычы белән чыккан иде.
"Аллеяның Укытучылар көне алдыннан һәм нәкъ менә безнең районда барлыкка килүе символик мәгънәгә ия", — дип тәэссоратлары белән уртаклашты төбәкнең мәртәбәле мөгаллимәсе.
2016 елда якташыбыз Русиядә “халык укытучысы” исеме бирелгән бердәнбер педагог булды. Әйтергә кирәк, “Башкортстанның халык укытучысы” исемен дә Лиза Кыям кызы иң тәүгеләрдән булып йөртә. Шулай ук, төрле елларда “Башкортстанның атказанган укытучысы”, “Русиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре”, “Русиянең атказанган укытучысы” исемнәренә, В. А. Сухомлинский медаленә лаек булуы белән дә бик горурлана ул.
Гади химия укытучысының хезмәте шулай югары бәһалануына бер дә аптырарлык түгел. Бу еллар эчендә аның күпме укучылары республиканың, илнең иң яхшы югары уку йортларында белем алып, тормышта лаеклы урын тапкан. Бүген дә үз фәненең серен түкми-чәчми бала күңеленә салучы остазның укучылары — олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург университетлары студентлары...
Ә без, үз чиратыбызда, Лиза Кыям кызы Әһәдуллинаның озак еллар дәвамында “Кызыл таң”ның якын дусты булуы белән дә горурланабыз. Тәҗрибәле мөгаллимәнең укытучылар тормышы, туган ягы — Кыйгы районы халкы өчен борчылып язган мәкаләләре басмабызда еш күренеп торды, ул күтәргән мәсьәләләр һәрчак урынлы булды.
Лиза Кыям кызының “Кызыл таң” гәзитенә биргән интервьюсы бүген дә актуальлеген югалтмый.
— Лиза Кыямовна, ил башлыгы белән очрашу, аның кулыннан бүләк алу бик сирәкләргә генә төшкән бәхет. Ил Президенты Владимир Путин кулыннан зур бүләк алганда нинди хис-тойгылар кичердегез?
— Югары исем бирелүе турындагы хәбәрне былтыр дәваханәдә ятканда җиткерделәр. Укытучы хезмәте шулай бәһалануга, әлбәттә, нык дулкынландым. Үзем өчен дә түгел, Башкортстан укытучысының исеме ил күләмендә күтәрелүенә куандым. Республикабызда мондый исемгә лаек булырлык күпме педагоглар хезмәт сала. Олы яшьтә булсам да, укытучыларның изге теләкләрен җиткерү өчен Мәскәүгә юлландым. Мине үзем эшләгән 42нче лицейның директоры Альбина Галимуллина озата барды. “Русиянең халык укытучысы” дигән исемне соңгы тапкыр ике ел элек биргән булганнар. Әле дә Кремльдә төрле һөнәр ияләре, көн дә телевизор экранында күренеп калган сәясмәннәр, артистлар. Ә мин алар янында күзгә ташланып бармаган гади генә бер укытучы! Президент янына чыгып баскач нинди хисләр кичердегез, дисезме? Янәшә торганда, мин аны үземнең элекке укучым итеп тойдым. “Иңнәрендә күпме җаваплылык, күпме мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш ул...”, анага һәм укытучыга гына хас борчылу белән йөрәгем аша шул уй сызылып үтте. Сөйләгәндә, чын күңелемнән, безнең республика укытучылары исеменнән изге теләкләрне, аның белән горурлануыбызны җиткердем. Күптән күңелдә йөрткән: Мәскәүдә башлангыч сыйныфлар укытучысына һәйкәл куярга кирәк дигән теләкне белдердем. Бездә төрле һөнәр ияләрен, хәтта хайваннарны да сынландырган композицияләр бар, ә менә укытучыга игътибар җитми кала. Яныма килеп рәхмәт белдерүчеләр байтак булды, чыгышым күпләргә тәэсир иткән, хәтта хислерәк кешеләрнең күзләрендә яшь тамчылары да күренгән. Залда утырган һәркайсының мәктәп еллары, яраткан укытучысы булган, ул минутларда матур хатирәләр күңелләрен иркәләгәндер. Соңыннан Владимир Путин бүләкләнүчеләр белән сөйләшеп торганда, Альбина Касыйм кызы кулымнан тотып алды да, янә Президент каршына китереп бастырды. Бу юлы ил башлыгы башкалада укытучыга һәйкәл кую мәсьәләсе хәл ителәчәге турында сүз бирде.
Мәскәүдә яшәүче элекке укучыларымның әлеге шатлыклы хәбәрне ишетеп, чәчкәләр, бүләкләр белән яныма килүе дә бик дулкынландыргыч булды.
— Булачак һөнәргә салыначак сыйфатлар балачакта, әти-әни канаты астында булганда ук бөреләнә башлый дисәк, һич хата булмас. Белүемчә, Сез хезмәт юлын пионервожатый булып башлагансыз. “Халык укытучысы” дигән данлы исемне яулау өчен гади укытучыга нинди юл үтәргә кирәк?
— Мин хезмәт сөйгән, кешеләргә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булган әти-әни тәрбиясендә, дини гаиләдә үстем. Әтием Кыяметдин Мөхәммәтдин улы авылда хөрмәтле мулла иде. Коръәнне яттан сөйли, берничә тел белә торган зыялы кеше булса да, сабыр һәм тыйнаклыгы белән аерылып торды. Шунысы кызыклы, әтиебез дә юлбашчы Ленинны якыннан күргән кеше. Тик ул бу турыда бер дә сөйләргә яратмады. Әнием Фәридәне дә авылда гына түгел, тирә-якта да бик яхшы беләләр иде.Ул күпме сабыйларның Кендек әбисе булды, аның шифалы куллары авыру балаларны аякка бастырды. Менә шул ике мәрхәмәтле җан җиде балага гомер бүләк итеп, һәрберебездә дөньяда яшәү өчен иң кирәкле булган кешелеклелек сыйфаты тәрбияләргә тырышкан. Ә укытучы һөнәрендә кешелекле булу иң мөһимедер, мөгаен.
Әнием мине 49 яшендә тудырган. Мин мәктәпне тәмамлаганда алар олы яшьтә иде инде. Авыл җирендә печәнен дә, утынын да әзерләргә кирәк. Шуңа да аларга якынрак булырга, ярдәмләшергә тырыштым. Кыйгы районының Арслан авылы мәктәбендә понервожатый булып эш башладым. Җанлы тормыш кайнап торган кызыл галстуклы елларны сагынып искә алам. Балаларның шундый кызыклы, мавыктыргыч тормышында никадәр тәрбия ысуллары кулланылган. Укытучы авырып китсә, җыр дәресен дә үткәрәм, математиканы да укытам. Бөре педагогия институтының химия факультетында укыган елларда да, вакыт булу белән, мәктәпкә йөгерә торган идем. Бию түгәрәге алып барам, җырларга өйрәтәм, концертлар әзерлибез. Укучылардан башка студент тормышын да күз алдына китерә алмадым мин. Ул елларда укытучылар җитми иде, шуңа яхшы укучы студентларны 4 курстан соң мәктәпләргә тараттылар. Туган авылым Түбән Кыйгы авылында балаларга химия дәресләре укыттым. Кулга диплом алгач, ике ел Малаязда эшләдем. Түбән Кыйгыда яшәүче апам белән җизни икесе дә кинәт чирләп дәваханәгә эләккәч, аларның дүрт баласын карарга кайттым. Мәктәпкә эшкә дә йөгерәм, берсеннән-берсе кечерәк сабыйларга әниләре кебек яхшы тәрбия бирергә дә кирәк. Яшьтән үк шулай авырлыкларны җиңеп, чыныгып, 1970 елның сентябрендә Уфага килдем. Сәнгать интернат-мәктәбендә үткәргән беренче дәресем әле дә исемдә: сыйныфта мине 40 укучы каршы алды. “Бездә бер генә укытучының да озак торганы юк”, дисәләр дә, укучыларым белән җылы мөнәсәбәт урнаштыра, алай гына да түгел, химия фәненә кызыксыну уята алдым. Шуны әйтәсем килә: Уфаның 27нче мәктәбендә һәм 42нче лицеенда эшләгән 20 ел вакыт эчендә дә укучыларның дәрестә тәртип бозганын, я булмаса башка нәрсә белән шөгыльләнеп утырганын хәтерләмим. Мин һәр укучыма шәхес итеп, хөрмәт белән карыйм. Укытучының күңелендә ни ятканын бала аның үзеннән дә яхшырак аңлый. Иң мөһиме, балалар белән ихлас булырга кирәк. Әгәр инде бу җаваплы һөнәрне сайлагансың икән, син үз фәнеңне бик яхшы белергә тиешсең. Укытучы өчен тагын бик мөһим әйбер: баланы яраткан кеше генә мәктәп бусагасын атлап керергә тиеш.
— Лиза Кыямовна, Сез озын хезмәт юлы үткән педагог. Совет чорындагы һәм заманча укыту системасына карашыгыз ничек?
— Совет чорындагы укыту ысулларының иң уңышлыларын чит илләр алды хәзер. Бездәге мәктәп формалары да аларга күчте. Элекке елларда мәктәптә дә кешелеклелек сыйфатлары өстенлек итте. Укучылар бер-берсенә ярдәмләшә белә, кемдер авырып калса, я теманы аңламаса, шунда ук аңлатучылар табыла. Мин хәтта күчерергә биргән укучыга да сүз әйтмим, аның шундый яхшы күңелле булуына сөенәм генә. Укучының күчереп утырганын күрсәм дә, күрмәмешкә салышам, аның белән өстәмә шөгыльләнергә кирәклеген белеп торам. Бер генә мисал китерәм,контроль эш вакытында озын буйлы, зур гәүдәле малай парта астына яшеренгән дә янындагы иптәшенең вариантын эшләп утыра. Бик башлы укучы, фәнне яхшы белә, үзенең биремнәренә әле тотынмаган да, “йомшаграк” дусына ярдәм итә. Элекке елларда бик көчле булган тәрбия, бер-береңә ярдәмләшү, кеше уңышына сөенә белү кебек бик мөһим сыйфатлар югалды хәзер. Мәктәптә хезмәт тәрбиясенә игътибар булмавы да дөрес түгел. Кеше эшнең рәтен белеп үсәргә тиеш. Элек укучылар арасында дежурныйлар билгеләнә, алар такта да сөртә, идән дә юа иде. Хезмәт дәресләре дә балаларны алдагы тормышка әзерләү максаты белән оештырылды.
Бүген тәрбияне, бигрәк тә, хезмәт тәрбиясен мәктәпкә кире кайтару турында сүз алып барулары күңелдә киләчәккә якты өмет уята.
— Сез химия фәнен укытуда авторлык программасын булдырган педагог. Сезнең карашка, ул нәтиҗәле булдымы? Күпсанлы олимпиада җиңүчеләре тәрбияләү сере дә аңа бәйлеме?
— Мин әллә нинди яңалык уйлап тапмадым. Ул химияне тирәнтен өйрәнүче сыйныфлар өчен төзелгән программа. Укучыларга темаларны өйрәнү җиңелрәк булсын өчен уңайлы системага салынган эш. Методика укучының аң-белемен күтәрергә юнәлтелгән булырга тиеш. Авторлык программасы Мәгарифне үстерү институтында расланды, биш ел саен тикшерү үтә. Укытучы дәрестә дәреслектән текст укып яздырырга тиеш түгел. Аны укучылар өйдә дә укый ала бит. Ул вакыт кына әрәм итү, укучы берни аңламый кала. Мин дәрестә укучыларны уйларга, һәр мәсьәләгә иҗади карарга өйрәтәм. Балалар такта янына чыгып та аңлата, фикерен җиткерә белергә тиеш. Мин бервакытта да укучыларыма “икеле” куймадым. Әгәр бала теманы аңламый калган икән, мин аның белән ял көнне өстәмә шөгыльләнәм. Теманы төшенми калу — бала гаебе түгел, ул укытучының аңлатып җиткерә алмаганлыгын күрсәтә. Әгәр вакытында аңлата бармасаң, алдагы материалны бирү мөмкин дә түгел. Шуңа да мин укучыларым белән күпме кирәк шул кадәр өстәмә шөгыльләнәм. Фән буенча олимпиадага әзерләнгәндә дә ял көннәрен укучыларым белән үткәрәм, мәктәпкә дә барам, өйгә дә киләләр.
Элекке елларда араларында төрлесе бар иде: имин гаиләдән булмаганнары, милициядә исәптә торганнары да. Аларны да химия дәресләре белән кызыксындыра алдым. Менә шундый балалар арасында бик сәләтлеләре булды. Хәтта Русия буенча олимпиадада җиңү яулап, илнең югары уку йортларын тәмамлаганнары дә байтак. Сере нидә дисезме? Мин ул балаларга укытучыдан да бигрәк әни кебек карый идем. Өйгә килсәләр дә, мәктәптә шөгыльләнсәк тә, ашатам, тәм-томнар белән чәй эчерәм, әзерләнгән вакытта ял итеп, серләрне дә сөйләшеп алабыз. Балалар төрле гаиләдән булгач, өс-башлары фәкыйрьрәкләре дә булгалады. Олимпиадага барганда улымның киемнәрен кидереп алып китә идем. Шуны әйтәсем килә: вакытында сәләтле баланы күреп алу һәм аның сәләтен үстерү —ул укытучының эше.
— Мәгариф системасында иң зур үзгәреш БДИның кертелүе Сезнеңчә отышлымы? Белем дәрәҗәсенең күрсәткече була аламы ул?
— Әлбәттә, һәр яңалыктагы кебек үк, БДИның да яхшы һәм начар яклары бар. Аның яхшы ягы— имтихан тапшырганнан соң, укучыга вузга керү өчен баш күтәрми әзерләнеп утырырга кирәкми, ул рәхәтләнеп ял итә ала. Төрле шәһәрләргә укырга керү мөмкинлеге дә артты. Тик БДИ биремнәре әлегә күп сораулар тудыра. Араларында ике төрле җавап бирергә мөмкин булганнары да бар. Әлбәттә, укучының белем тирәнлеген күрү өчен аның белән күзгә-күз карап сөйләшеп утырырга кирәк.
Мине бик борчыганы — репетиторлыкның чәчкә атуы. Хәзер укытучылар арасында 5-6 баланы тезеп утыртып, сәгатенә берәр мең сум акча алганнары бар. Укучы белән укытучы арасы бервакытта да акчага корылырга тиеш түгел! Әгәр син бала белән шөгыльләнәсең икән, ул теманы аңлап бетергәнче өйрәт син аны. Репетитор булу үз өстеңә зур җаваплылык алу дип уйлыйм.
— Лиза Кыямовна, олы йөрәкле Укытучының күңелендә нинди уй-хыяллар ята?
— Кышларын мин дәрес барган вакытны яратам. Тышта күбәләктәй эре карлар ява. Тәрәзәдән тыныч кына шул кар бөртекләрен күзәтәм. Алар шулкадәр матур, игътибар белән карасаң, үзләре төрле-төрле. Нәкъ менә дәрестә утырган укучыларым кебек. Аларның һәркайсы күңелемә якын, һәрберсен чын йөрәктән яратам. Димәк, дәрес биреп туймаганмын әле!..
Язларын, алмагачлар ап-ак чәчкәгә төренгәндә, йортыбызга якын гына урнашкан Спорт сарае янындагы аллеяда йөрергә яратам. Анда балалар чыр-чу килеп уйный, яшь әниләр коляскада сабыйларын йөртә. Шул вакытта берничә ел элек күңелемә кереп оялаган уй янә тынгы бирми башлый. Уфабызның нәкъ менә шушы күркәм аллеясында акыллы, матур балалар янында гәүдәләндергән Укытучының һәйкәлен күрәсем килә. Укытучы абруен күтәрү дә, минемчә, шундый изге эшләрдән башлана.
Шунысы сөенечле, Лиза Кыям кызының күптәнге хыялы тиздән тормышка ашачак. Уфада Укытучы һәйкәленә конкурс игълан ителде, ул нәкъ “Беренче укытучыга” скверында урнаштырылачак.
Фото: социаль челтәрләрдән.