-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2021, 20:50

Белем сыйфаты — төп күрсәткеч

Әлшәй укытучылары пандемия чорында да һөнәри бурычларына тугры кала.

Белем сыйфаты — төп күрсәткеч
Белем сыйфаты — төп күрсәткеч

Мәгариф өлкәсендә киң таралган шундый әйтем бар: укытучысы нинди – укучысы да шундый. Ә укучыларның уңышлары турында төбәктә Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән чыгып фикер йөртергә мөмкин. Әлшәй районында БДИны югары баллга тапшыручыларның артуы күзәтелә. Үткән уку елында мәктәп тәмамлаучылар арасыннан югары уку йортларына 121 укучы кергән, бу аларның 77 проценты. Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашып, район укучылары 49 мактаулы урын яулаган. Әлеге күрсәткечләрдән чыгып караганда, Әлшәй районы республикада икенче урынга чыкты. Болар барысы да Әлшәйдә белем бирү күрсәткечләренең югары дәрәҗәдә булуын раслый. Аларга ирешү юллары һәм алдагы максатлар турында район хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Чупова түбәндәгеләрне сөйләде.

— Пандемия шартларындагы чикләүләр мәктәп тормышын тамырдан үзгәртте, — диде Зилә Әхмәт кызы. — Ике елга якын вакыт аралыгында, куелган таләпләргә бәйле, уку-укыту процессында зур гына үзгәрешләр булды. Алар барысы да укытучылар һәм укучыларның хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелә. Сүз дә юк, санитар таләпләр тайпылышсыз үтәлергә тиеш, әмма, шул ук вакытта, педагогия коллективлары өчен төп юнәлеш булып белем дәрәҗәсен төшермәү тора. Бу хакта район педагог­ларының август киңәшмәсендә җитди сөйләшү булды. Яңа уку елы да зур өметләр белән башланды, ниһаять, эшчәнлектә элекке тәртипләргә кайтабыз, мәктәпләрдә өйрәнелгән, гадәти мохит урнаша, дип ышандык. Әмма өметләр акланмады, бу инде пандемиянең озайлы булачагы, тормышыбыздан тиз генә китмәячәген янә бер кабат кисәтә.
Әйткәндәй, без моңа әзер, башкача чарабыз да юк. Белем бирү учреж­дение­ләренең эшчәнлеге дә чынбарлыкны чагылдыручы шушы кагыйдәдән чыгып оештырыла. Санитар таләпләрне үтәүгә зур игътибар бирелүен, педагоглар арасында вакциналау киң таралыш алуын атап үтәр идем. Шуңа карамастан, хәл барыбер катлаулы кала, атап әйткәндә, аерым мәктәпләрдә балалар чирли, шуңа бәйле, күзәтүче оешмалар тәкъдимнәренә ярашлы, аерым сыйныфларда дәресләр бирү, хәтта тоташ уку-укыту процессы дистанцион алымнарга күчерелә. Дәресләр вакыты 40 минутка калдырылды, санитар таләпләрдә башка үзгәрешләр дә бар. Янә шунысы: укуларны оештыруда ике сменалы алымнан баш тартырбыз, дип фаразласак та, пандемия шартларының катгыйлануы нәтиҗәсендә, балалар ике сменада укый.
Белем бирүдәге барлык программаларны тайпылышсыз тормышка ашыру – хәзерге шартларда районның педагогия коллективлары эшчәнлеге шуңа юнәл­телгән. Бу җәһәттән без бернинди яңалык та уйлап чыгармыйбыз, авырлыкларга бирешмичә, элеккечә фидакарь хезмәт кенә таләп ителә. Агымдагы уку елында районның мәгариф чел­тәренә 7 балалар бакчасы, алардагы 10 бүлекчә һәм мәктәпләрдәге 9 төркем керә, мәктәпкәчә учреждениеләргә 1848 бала йөри. 22 мәктәп эшли, аларда 4504 бала укый. Өстәмә белем бирүгә махсуслашкан ике учреж­дениедә өч меңнән артык тәрбия­ләнүчегә хезмәт­ләр күрсәтелә.
Мәктәпкәчә белем бирү, нигездә, балалар бакчаларында, моңа өстәп, әлеге юнәлештә белем бирүнең вариатив, димәк, заманча төрләрен үстерү исәбенә дә тормышка ашырыла. Ягъни бер яшь ярымнан өч яшькәчә балалары бакчага йөрмәгән гаиләләргә район бюджетыннан компен­сацияләр түләү каралган. Белем бирүнең альтернатив төрләренә барлыгы 169 бала җәлеп ителде. Бу юнәлештә Гайниямак, Кызыл Клин, Мәндән авыллары мәктәп­ләрендә кыска вакытлы тәрбия төркемнәре булдырылды. Киң җәмәгать­челек фике­ренчә, хәзерге шартларда мәк­тәпкәчә белем бирүдә мондый алымнар кертү үзен тулысынча аклый.
Белүебезчә, белем бирүнең сыйфатын билгеләүдә төп күрсәткеч булып Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәти­җәләре санала. 9нчы чыгарылыш сыйныф укучы­ларының Дәүләт йомгаклау аттестациясе Бердәм дәүләт имтиханына якынлаштырылды. Имтиханнар нәтиҗәләре күрсә­түенчә, сыйфатлы белемгә юлны тестларга җаваплар табу гына түгел, предмет буенча максатлы әзерлек тә ача. 9нчы сыйныфларда йомгаклау аттестациясе дәүләт имтиханы рәвешендә ике предмет – урыс теле һәм математика буенча үтте. Имтиханнар нәтиҗәләре буенча 359 укучы аттестатлар алды, шуларның кырыгы – бик яхшы билгесенә. Әйткәндәй, нәтиҗәләрнең, 2019 елдагы белән чагыштырганда, түбәнәюе күзәтелә, моңа үткән елдагы дистанцион укыту зур йогынты ясады.
2020-21 уку елында төбәкнең 11 мәктәбендә 11нче сыйныфны 171 бала тәмамлады. Алар өчен имтиханнар ике төрдә оештырылды, ягъни югары уку йортларына керергә теләүчеләр һәм моны планлаштырмаучыларга аерым таләпләр күздә тотылды. БДИ нәти­җәләренә ярашлы, мәктәп тәмам­лаучылардан 64 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырылган предметлар буенча 80 һәм күбрәк балл җыйды. Шафран мәктәбеннән Фируза Арсланова (укытучысы — Татьяна Горн) химия буенча 100 балл җыюга иреште. Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан барысы да аттестат алды, шулардан 45е – бик яхшы билгеләренә генә. Бу уңайдан Раевка авылының 4нче һәм Шафран мәктәпләре педагогия кол­лективларының Дәүләт йомгаклау аттес­тациясенә һәр елны даими рәвештә яхшы әзерлектә килүләрен билгеләр идем.
Мәгариф өлкәсендә 1104 хезмәткәр эшли, шулардан укытучылар — 496 кеше. Моннан тыш, тармакта 130 тәрбияче, 59 спорт буенча тренер һәм өстәмә белем бирү педагоглары хезмәт сала. Моннан чыгып әйтәсе килгәнем шул: мәгариф өлкәсендә белгечләр күп, соңгы елларда ирешкән уңышларда аларның һәммәсенең хезмәт өлеше чагыла. Педа­гогларның 92 проценты югары белемгә ия, уртача яшь күрсәткече — 47 яшь. Укы­ту­чыларның 52 проценты – югары, ә 48 проценты беренче квалификация ка­тегориясенә ия.
Һәр ел саен үткәрелүче һөнәри педагогия осталыгы конкурслары бездә яхшы әзер­лекле, бай тәҗрибәле бел­гечләр эшләвен күрсәтеп тора. Алар Әлшәй районын республика күләмендә дә таныта. Агымдагы елда “Башкорт­станның ел укытучысы” бәйгесе кысаларында Аксен авылы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Вадим Куҗәхмәтов “Педагогия эшчәнлегендә инновация­ләр” номинациясендә “Елның яшь укытучысы” конкурсында җиңүче булып танылды. Раевканың М. Бурангулов исе­мендәге башкорт лицееның инглиз теле укытучысы Гөлназ Гәрәева шулай ук һөнәри бәйгедә зур уңышка иреште.
Мөмкинлектән файдаланып, райо­ныбызның мәгариф өлкәсендә армый-талмый хезмәт салучы коллегаларны ихлас күңелдән бәйрәм белән тә­бриклим!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Фәнүр Гыйльманов язып алды.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: