Нәсимә Рафаил кызы Ибәтуллина, Башкорт дәүләт университетының география факультетын тәмамлап, 1991 елда Дүртөйле шәһәренең 1нче урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Яшь укытучы эш башлавының беренче елларында ук берничә тапкыр районның “Иң яхшы укытучы” бәйгесендә призлы урыннар яулый. Директорның укыту буенча урынбасары, мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методик үзәге мөдире, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкара. 2019 елдан район хакимиятенең мәгариф идарәсен җитәкли.
– Нәсимә Рафаиловна, Дүртөйле районы педагоглары һәм мәктәп укучылары яңа уку елын нинди өмет-ышанычлар белән башлап җибәрде? Район мәгарифе өлкәсендә нинди яңалыклар, казанышлар бар – шул хакта сөйләп үтсәгез иде.
– Әңгәмәбезне күңелле яңалыклардан башлау дөрес булыр. Аларның беренчесе – быел районыбызда һәм шәһәребездә беренче сыйныфка килүче балалар саны артты. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын 860 бала атлап керде. Бу, былтыргы күрсәткечкә караганда, 100 укучыга күбрәк. Район мәктәпләрендә җәмгысы 7 меңнән артык укучы белем ала, балалар бакчаларына 2,5 меңнән күбрәк сабый йөри.
Икенче күңелле яңалык: Дүртөйле шәһәренең 4нче урта мәктәбе коллективы ике сменалы укудан бер сменалыга күчте. Быел ел башында әлеге мәктәп карамагына элекке Балалар йорты бинасы тапшырылды. Аңа, әлбәттә, заманча ремонт эшләнде, ул уку-укыту процессында кирәкле булган барлык җиһазлар һәм әсбаплар белән тулыландырылды. Яңартылган бинада мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белем ала.
Районыбызның тугыз мәктәбендә “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәкләре эшли башлады. Белем учакларында технология, ОБЖ, информатика кабинетлары җиһазландырылды.
Нәкъ менә “Үсеш ноктасы” мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытырга, белем бирү сыйфатын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итте, ди укытучыларыбыз. Укучыларга үз сәләтен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылды: алар карамагында хәзер заманча компьютерлар, башка төр уку әсбаплары барлыкка килде, моннан тыш, балалар 3Д принтерда эшләргә өйрәнә, виртуаль күзлектән һәм квадракоптердан да бик теләп файдалана.
Информатика кабинетларында мәктәп укучылары тарафыннан модельләштерелеп, 3Д принтерда чыгарылган төрле сувенирлар, уенчыклардан махсус күргәзмәләр булдырылды хәтта. Нечкә зәвык белән, ә иң мөһиме — чынбарлыктагы предметларның искиткеч төгәл, әмма кечкенә күчермәләре булган әйберләр һәркемне сокландыра.
“Үсеш ноктасы” үзәкләрендә төрле фәннәрдән дәресләр уза, бу аларны мавыктыргычрак, фәһемлерәк итеп оештырырга мөмкинлек бирә, ди педагогларыбыз. Дәрестән тыш түгәрәкләрдә биредә укучыларыбыз шахмат уйнарга өйрәнә, фотостудияләрдә шөгыльләнә, медиапродуктлар булдыру өстендә эшли.
Яңа уку елы алдыннан “Үсеш нокталары” физика, химия, биология фәннәре буенча уку комплектлары: санлы лабораторияләр, гамәли эшләр һәм тәҗрибәләр үткәрү өчен җиһазлар, гербарийлар алды. Аларга химик реактивлар комплектлары, механика, мехатроника һәм робототехника буенча җыелмалар кайтарылды.
“Үсеш ноктасы” үзәкләре ярдәмендә шәһәр генә түгел, авыл балалары да заман технологияләре белән эш итәргә өйрәнеп үсә. Бу — әлбәттә, бик зур сөенеч. “Үсеш ноктасы” иң авыр фәннәрне дә зур кызыксыну белән өйрәнергә булышлык итә. Бер сүз белән әйткәндә, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты зур әһәмияткә ия, аның кысаларында балаларны укыту һәм гармонияле үсешкән шәхес итеп тәрбияләү өчен мөмкинлекләр киңәйтелә.
Быел районыбызда тагын бер күңелле яңалык – 220 балага тәгаенләнгән яңа балалар бакчасы ачылуы. “Балачак иле” дип аталган бу бакчада сабыйлар өчен барлык шартлар да тудырылды: иркен, якты уен бүлмәләре, психолог, логопед кебек белгечләр өчен заманча кабинетлар җиһазланды.
“Балачак иле” үз ишекләрен ачкач, шәһәрнең шыгрым тулы башка балалар бакчаларында да иркен сулыш алдылар, чөнки яңа бистәдәге сабыйлар бирегә йөри башлады. Моннан тыш, “Балачак иле” шәһәрдә өстәмә эш урыннары булдырды.
Яңа балалар бакчасының эчке ягы кебек, тыштагы верандалары да бик чагу стильдә бизәлгән. Сабыйларның хәвефсезлеген тәэмин итүче резина җәймәләр салынган, заманча уен конструкцияләре урнаштырылган, бакчаның биләмәләре яхшы яктыртылган.
– Мәгариф өлкәсендәге хәлләр торышы хакында сөйләгәндә укучыларның өлгереше мәктәп коллективлары эшенә иң объектив бәядер?
– Нәкъ шулай. Соңгы елларда мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлаучы укучылар саны арта. Өч ел эчендә әлеге күрсәткеч 13 проценттан 20 процентка кадәр артты. Быел 62 чыгарылыш сыйныф укучысы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале белән бүләкләнде. Былтыр алар 47 иде.
Ел саен төрле дәрәҗә олимпиадаларда һәм конкурсларда өч меңгә якын укучы катнаша. Узган уку елында районда 23 фән буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы оештырылды һәм үткәрелде. Муниципаль этапта мәктәп этабында катнашучыларның гомум санының 39 проценты катнашты. Аларның 22 проценты җиңүче һәм призер булды, ә бу — 194 кеше. Төбәк этабында 9 укучы призер булды, узган елдагы белән чагыштырганда, 4 укучыга күбрәк.
Туган телләр буенча республика олимпиадасында 5 укучы яхшы нәтиҗәләргә иреште. Безнең балалар Казан шәһәрендә узган халыкара олимпиадаларда да уңышлы чыгыш ясады.
Укучыларның фәнни проектлары конкурсында да уңышлар бар. Читтән торып үткәрелгән этапта катнашкан 10 эшнең 2се номинант булды. Алар – 5нче урта мәктәп һәм Исмаел авылы мәктәбе проектлары.
Укучыларыбызның 81 проценты югары уку йортларына керде. Шунысын да билгеләргә кирәк, аларның 51 проценты республикабыз вузларын сайлады.
35 укытучыбыз Русиянең һәм Башкортстанның иң яхшы укытучылары исемлегендә. “Мәгариф” проекты эшли башлаганнан бирле районның биш мәктәбе миллион сумлык грантка ия булды.
– Казанышлар белән беррәттән, хәл итәсе мәсьәләләр дә бардыр?
– Әлбәттә. Мәктәпләребездә укытучы кадрлар җитешмәү — көнүзәк проблемаларның берсе. Математика, физика, химия, инглиз теле буенча мөгаллимнәргә кытлык күзәтелә. Хәлдән төрлечә чыгарга тырышабыз, әлбәттә. Быел, мисал өчен, педагогик юнәлештәге югары уку йортларына 9 кешегә максатлы юллама бирелде. Алар киләчәктә дипломлы белгеч булып районыбызга эшкә кайтыр дип ышанабыз.
Күп мәктәп директорлары, әлбәттә, коллективларында тәҗрибәле укытучылар эшләвен телидер, әмма мин үз күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: барысы да укытучының эшкә мөнәсәбәтеннән тора. Бервакыт, мин, мәктәп директорының урынбасары булып эшләгәндә, безгә яшь белгеч килде. Ике айдан соң аның дәресен укытучыларның район методик берләшмәсе җитәкчесе карады. Дәрестән соң ул белгечебезгә: “Быел гына диплом алып хезмәт юлыгызны башлавыгызны белмәсәм, мин Сезне ун еллык эш стажы булган укытучы дип уйлар идем”, – диде.
– Нәсимә Рафаиловна, Сез, белүебезчә, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе урынбасары да. Аның эшчәнлегенә дә бераз тукталып үтсәгез иде.
– Әлеге комиссия утырышлары бик күңелле булмаган нәтиҗә ясарга этәрә: бүген кайбер әти-әниләр тәрбия түгел, ә күбрәк финанс чыганагы ролен генә үти, чөнки көнозын эштә. Тәрбия функциясе аксаган гаиләләрдәге балалар урам йогынтысына бирелә, тәртип боза һәм исәпкә куела. Имин гаиләләрдән дә күп алар.
Һәрбер ата-ана баласы белән сөйләшергә, хәлләрен сорашырга, ял көннәрен бергәләп файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә вакыт тапсын иде. Шул очракта “Минем балам нишләп кыек юлга басты икән?” дип аптырыйсы булмас. Кешелек җәмгыяте тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелеп килгән бит. Балага шәхес итеп карау – тәрбиянең төп нигезе.
Балаларның буш вакытын дөрес оештыру да аларны урамның тискәре йогынтысына эләгүдән саклый. Районда спорт мәктәбе, Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге уңышлы эшли. Мәктәпара укыту комбинатында кызлар һәм малайлар парикмахер, ташчы, ашнакчы һәм башка һөнәрләр алу мөмкинлегенә ия.
Җәйге каникуллар чорында мәктәп укучыларының 97 проценты теге яки бу төрдәге ял лагеренда сәламәтлеген ныгытты.
– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләр юллар идегез?
– Укытучы балаларның ак кәгазьдәй саф күңеленә изгелек, яхшылык, дуслык, намуслылык орлыклары салучы булырга тиеш. Баланың ышанычын яулый алган остазлар аны җәмгыятебезгә файдалы шәхес итеп тәрбияли, кояш астында үз урынын табарга булыша, кирәк чакта хәвефле адымнан да йолып кала ала. Шундый мөгаллим булырга омтылыйк!
– Фәһемле әңгәмә өчен рәхмәт!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште.