+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2021, 11:45

Мәктәпләрне төзекләндерү дәвам итә

Башкортстанда алты ел эчендә 300дән артык мәктәп ремонтланачак.

Мәктәпләрне төзекләндерү дәвам итә
Мәктәпләрне төзекләндерү дәвам итә
Мәктәпләрне комплекслы ремонтлау буенча чараларны үткәрү 2022-26 елларда гомуми белем бирү оешмалары биналарын капиталь ремонтлау буенча федераль программа кысаларында планлаштырылган.

Программаны тормышка ашыру турында фикер алышу Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге утырышта темаларның берсе булды.
— Республика бу эшне 2020 елдан башлады. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы буенча, мәктәпләрне, шул исәптән азык-төлек блокларын, спорт залларын, территорияне төзекләндерү, җиһазлар сатып алуны да кертеп, пилот режимында комплекслы ремонтлау эшләре башланды, — дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 280 мәктәпнең азык-төлек блогы җиһазлары яңартылган, 25 мәктәп бинасына капиталь ремонт эшләре бара. Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бу программада Башкортстанның катнашуы турында тулырак сөйләде.

— Безнең республикадан әлеге программада катнашу өчен 365 дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмасы алдан билгеләнгән. Федераль бюджет акчалары исәбенә һәр объектта 14 төр ремонт эшләре башкарылачак, димәк, бөтен мәктәп ремонтланачак, — дип сөйләде Айбулат Хаҗин.

Бинаны капиталь төзекләндерүдән тыш, әлеге программаны гамәлгә ашыру мәктәп территорияләрен төзекләндерергә, спорт мәйданчыкларын, кече архитектура формаларын яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Ремонтлана торган мәктәпләрдә параллель рәвештә башка чаралар да тормышка ашырылачак: “Үсеш ноктасы”, санлы белем бирү мохите, медицина кабинетлары, азык-төлек блогы өчен яңа җиһазлар...

Министр аңлатып узганча, муниципалитет объектлар исемлеген мөстәкыйль билгели һәм аларны 2022 елдан 2026 елга кадәр бүлә. Шулай ук урыннарда ремонт эшләренең барлык төрләре буенча ведомстволар, смета исәпләре эшләнә.

Айбулат Хаҗин район һәм шәһәр хакимиятләре җитәкчеләреннән әлеге мәгълүматларны исәп системасына кертүгә бик җентекләп карауларын, балаларны башка мәктәпләргә йөртү, тукландыру кебек барлык факторларны исәпкә алып, мәктәп биналарын сайлауга объектив якын килүне сорады.

 
 
Фото: mostszh.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: