+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 октябрь 2021, 11:25

"Туган тел - ул алтын ачкыч"

Уфаның 42нче лицеенда чирек гасырга якын татар теле дәресләрен һәм башлангыч сыйныфларны укытучы абруйлы педагог Илгизә Тукбаева шулай ди.

"Туган тел - ул алтын ачкыч"
"Туган тел - ул алтын ачкыч"

Һәр укытучыны шушы һөнәрне сайларга этәргән сәбәпләр була. Күпләр кечкенәдән курчакларына дәресләр бирә-бирә мөгаллимлек эшенә тартыла. Икенчеләр өчен ул — династияне дәвам итү. Өченчеләрне мәктәпкә үзләрен укыткан укытучыга тирән хөрмәт һәм сөю алып килә. Уфаның 42нче лицеенда егерме ике елдан артык татар теле һәм әдәбияты укыткан Илгизә Тукбаеваның педагог һөнәрен сайлавында боларның өчесе дә хәлиткеч роль уйнаган дисәк, бер дә ялгыш булмас.

Илеш районының Кыргыз авылында туып-үскән Илгизәнең күңеле бу изге һөнәргә бала чактан тартыла. Әтисе Фидаил абый – янгын сүндерүче, әнисе Рисәлия апа хуҗалыкта склад мөдире булып эшли. Шулай да кызга мәктәп, укучылар тормышы кечкенәдән таныш була. Ни өчен дигәндә, әтисенең бертуган апа-сеңелләре – Мөхалләсә, Нәсхәбикә, Зөбәрҗәт апалар өчесе дә башлангыч сыйныф укытучылары. Илеш районының Исәммәт, Исәнбай авылларында хаклы ялга чыкканчы балаларга белем һәм тәрбия биргән тәҗрибәле педагоглар.

– Алар бергә җыелышкан вакытларда мәктәп тормышы турында шундый кызыклы, фәһемле итеп сөйлиләр. Мин кечкенәдән зыялы, абруйлы апаларымның “педагогик киңәшмә”­ләрен тыңлап, укучылары өчен ихлас борчылып, сөенеп яшәүләрен күреп, шушы мохиттә тәрбияләнеп үстем. Әтиемнең дә мине апа-сеңелләре кебек укытучы итеп күрәсе килде. Ә менә нәкъ татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып китүем белән туган тел укытучым Асия Сәүбән кызы Йөзекәевага бурычлымын. Ягымлы, мөлаем тавышлы мөгаллимә туган телебезнең матурлыгын, кодрәтен аңларга, аны яратырга өйрәтте. Һәм мин, мәктәпне тәмамлауга, остазым үрнәгендә, ул салган эзләрдән атлап киттем, – ди Илгизә Фидаил кызы.

Башкорт дәүләт университетының филология факультетына татар-урыс белгечлеге буенча укырга кереп, Радик Сибәгатов, Суфиян Поварисов, Камил Дәүләтшин, Бәйнә Сәлимгәрәева, Сәгыйдулла Хафизов, Алмас Шәйх­лов һәм башка күренекле тел-әдәбият галимнәрендә төпле белем алган бәхетле студентларның берсе була ул. Әдәби мохиттә кайнаудан күңеленә әйтеп бетергесез илһам алган елларда төркемдәшләре кебек үк Илгизә дә һөнәрне дөрес сайлавын аңлый. Шунысы сөендерә, укып чыккач, бу кызлар һәм егетләрнең барысы да диярлек язмышын тел, әдәбият, балалар белән бәйли.
Илгизә Тукбаеваның хезмәт юлы 1999 елда башкаланың абруйлы белем учакларының берсендә – 42нче мәктәптә (2013 елдан лицей статусында) башлана. Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә нигезләнгән, көчле педагогик коллективы, Русия, халыкара бәйгеләрдә уңышлары белән дан казанган мәктәптә эш башлау, берен­чедән, зур горурлык булса, икенчедән, җаваплылык таләп итә. Сүз уңаеннан, Русиянең һәм Башкортстанның халык укытучысы Лиза Кыям кызы Әһәдуллина да нәкъ биредә озак еллар хезмәт салган.

Белем учагында яшь кадрлар белән эшләү дөрес куелганга, яңа эш башлаучы укытучыга һәркем ярдәм кулы суза, киңәшләрен бирә. Күп нәрсә өлкән остазларның кешелекле, игътибарлы булуына да бәйле шул. Илгизә беренче көннәрдән үк укытучылык хезмәтенә күңел биреп тотына. Ачыклыгы, тыйнаклыгы, һәрвакыт яңалыкка омтылуы белән хезмәттәшләренең дә, укучы­ларының да ихтирамын яулый.
Ике дистә елдан артык укучыларын туган тел серләренә төшендерүче Илгизә Фидаил кызы хәзер инде үзе яшь укытучыларга үрнәк булырлык, тәҗрибәле педагог. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Икенче югары белем алып, “Башлангыч сыйныфлар укытучысы” белгечлегенә дә ия булган. Укыту-тәрбия эшендә заманча методик, мәгълүмати технологияләрдән уңышлы файдалана. Укучыларын кызыксындыру, аларның сәләтләрен ачу максатыннан төрле әдәби кичәләр, викториналар, театр кунакханәләре, татар халкының йола бәйрәмнәрен үткәрә. Ачык дәресләр бирә, семинарларда катнаша, конкурсларда көчен сыный. Аның укучылары арасында шәһәр, республика күләмендәге олимпиадалар, иҗади бәйгеләр җиңүчеләре байтак.

– Эш башлаган елны миңа 36 сәгать бирделәр. Ул елларда татар телен һәр сыйныфта 20-25әр укучы өйрәнә иде. Туган телне өйрәнү теләге зур булган балалар белән эшләве кызыклы да, нәтиҗәле дә. Әмма тормыш, заманча мохит үзенекен итә: телне камил белгән, җиңел аралашкан балалар сафы елдан-ел сирәгәя. Бу исә өйдә туган телдә аралашу юк дәрәҗәсендә, балалар туган телдә язылган әкиятләрдән, җырлардан мәхрүм дигән сүз. Ни дисәң дә, телгә мәхәббәт гаиләдә салына. Телебез, миллә­тебез яшәсен өчен безгә, ана теле укытучыларына, әти-әниләр белән бер юнәлештә эшләргә кирәк. Ә алар арасында еш кына “туган телләрдән БДИ юк, аларны өйрәнү кирәкми” дигән ялгыш фикер йөри. Үз телен яраткан, белгән бала чит телләрне дә тиз өйрәнә, мәгънәсенә төшенә, үзләштерә. Соңгы вакытта милли үзаң уяна башладымы, туган телнең алтын ачкыч икәнлегенә төшенүчеләр арта. Ата-аналарның “Без үзебез татарча белмибез. Балаларыбызны туган телдә сөйләшергә өйрәтегез әле”, дип килүе дә сөендерә, – ди мөгаллимә.

Хәер, баланың телне өйрәнә алу-алмавы үз теләгенә дә бәйле, дигән фикердә ул. Шәһәр мохитендә үскән, урысча гына сөйләшкән укучылары арасында татар телендә дәресләрдә чатнатып сөйләшергә өйрәнгәннәре дә аз түгел. Шундыйлар хакында сөйләгәндә, татар эстрадасы күгендә кабынып килүче йолдызлар – игезәкләр Айдар һәм Рөстәм Гобәйдуллиннарны аеруча мактап искә алды укытучылары.

– Аларның туган телне өйрәнү теләгенә, максатчатлыгына, үҗәт­легенә көнләшергә була. Татар теле дәресләренә йөри башлаганда бер авыз сүз белмәгән балалар тиз арада телне өйрәнеп, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, мәктәп елларында ук зур сәхнәдә танылу яуладылар, – ди егетләр өчен горурланып, укытучы апалары.

...Билгеле инде, укытучы хезмәте мәктәп ишеген ябып чыгу белән генә тәмамланмый әле. Өем-өем дәфтәрләр генә түгел, андагы борчу-мәшәкатьләр дә өйгә кайта. Әнә шундый вакытта сине аңлаучы, рухи ярдәм бирүче якыннарың булу кирәк. Илгизә Фидаил кызының гаиләдә терәге көчле. Ире Рәмзил Спартак улы — ышанычлы, аңлаучан һәм сабыр кеше.“Нинди эшкә алынсам да, презентацияме ул, әллә ачык дәресме, аның белән киңәшләшәм, фикерләрен тыңлыйм. Бергә уйланылган башлан­гычның нәтиҗәсе уңышлы була”, – ди Илгизә ханым Рәмзиленең ныклы таяныч булуын билгеләп.
Бу урында гаилә башлыгының Эчке эшләр министрлыгында хезмәт салуына, полковник дәрәҗәсендәге офицер булуына карамастан, үзенең дә бар булмышы белән филолог булуын, илһам килгән вакытларда каләм тибрәтүен билгеләп үтәргә кирәктер. Әйткәндәй, алар бер уку йортында белем алып, бер тулай торакта яшәп, шау-шулы студент елларын бергә кичкән, сигез ел дуслашып йөргәннән соң, күркәм гаилә корган пар. Бүген инде уллары Тимур — 68нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы. Әти-әнисен яхшы укуы белән сөендереп тора. Тырыш, сәләтле егет Русия күләмендә узган “Ломоносов укулары” фәнни-гамәли конференциясе стипендиаты булуга ирешкән. Кызлары Азалия быел 3нче сыйныфка күчкән. Яхшы билгеләргә генә укый, “Айдар” театр-студиясенең балалар хореография мәктәбендә шөгыльләнә.

“Тормышта бер канатым – яраткан эшем булса, икенчесе гаиләм. Уңышларымда якыннарымның өлеше зур. Аларның аңлавы, хуплавы канатлар үстерә, яңадан-яңа биеклекләргә дәртләндерә”, — дип елмая укытучы.

Кайчандыр, ерак балачакта, “Укытучы ул – бик зур кеше. Үскәч, син дә шундый бул!” – дип, кызчыгын сөйгән, ныклы нәселе, тирән тамырлары аша туган телне, милләтне яратырга, зурларга өйрәткән Фидаил абыйның да, Илгизәсе күңеленә кечкенәдән тырышлык, тыйнаклык, һәр эшне җиренә җиткереп башкару кебек мөгалиммә өчен кирәкле асыл сыйфатларны сал­ган Рисәлия апаның да теләкләре кабул булган. Балалар үз туган телендә аралашсын, тел нечкәлекләрен белеп үссен өчен барлык тырышлыгын салучы Илгизә Фидаил кызын хез­мәттәшләре дә, укучылары да ихтирам итә, ярата. Укучылары дигәннән, аларның күпләре мәктәпне күптән тәмамлауга карамастан, туган тел укытучысы белән бәйләнешне өзми, әле дә аралаша, киңәш сорый, бәйрәмнәр белән котлый. Шәһәр мохитендә мондый күренеш, әлбәттә, соклану уята.

Мөгаллимәгә күпкырлы талантын, иҗади сәләтен, мөм­кинлек­ләрен күрсәтәсе елларның әле алда булуын, уңышлар, яңа үрләр телибез!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: