+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 октябрь 2021, 11:27

Шәехзадә Бабич музеена сәяхәт кылдык

“Пушкин картасы” буенча мәдәни чара беренчеләрдән булып Дүртөйле районында оештырылды.Үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирү һәр заманда җәмгыятьнең иң төп бурычларының берсе булган, чөнки һәр илнең иминлеге моның белән тыгыз бәйләнгән.ХХI гасырда да яшь буынны рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бу җәһәттән быел илебездә гамәлгә кергән “Пушкин картасы” яшьләрне сәнгать дөньясына җәлеп итүдә, буш вакытларын файдалы үткәрүне оештыруда үз ролен уйнар дип күзаллана.Әлеге проектның максаты – үсмерләргә һәм яшь кешеләргә төрле мәдәни чараларга ишек ачу. Быел 1 сентябрьдән “Пушкин картасы” эшли башлады. Русиядә бу карта 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге һәр гражданга бирелә. Аның ярдәмендә музей, театрларга, күргәзмәләргә, филармония, консерватория һәм башка мәдәният учреждениеләренә билетлар алырга мөмкин.Республикабызда беренчеләрдән булып “Пушкин картасы” буенча мәдәни чара Дүртөйле районында оештырылды.

Шәехзадә Бабич музеена сәяхәт кылдык
Шәехзадә Бабич музеена сәяхәт кылдык

“Музей нинди серләр саклый?” дип аталган интеллектуаль программа Милли әдәби музей филиалы – Шәехзадә Бабичның Дүртөйле районының Әсән авылында урнашкан музеенда узды.
Зур чарада Әсән авылы мәктәбе укучылары, күрше-тирә авыллардан килгән укучылар һәм студентлар катнашты. Чара мавыктыргыч квест-уен рәвешендә узды һәм, әлбәттә, Шәех­задә Бабичның тормыш һәм иҗат юлына багышланды.
Музей хезмәткәрләре чарада катнашучы үсмерләр һәм яшьләр өчен фәһемле программа әзерләгән иде. Тарихи комарткылар, ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында ата-бабаларыбыз көнкүрешен сурәтләгән рәсемнәр, алар кулланган борынгы әйберләр, кигән киемнәр күргәзмәсе һәркемне вакыт машинасында ерак үткәннәргә күчергән­дәй булды.
Бабич музее бусагасын атлап керүче­ләр зур дулкынлану хисе кичерми калмагандыр. Биредә Әсәннең данлы улының тормыш һәм иҗат юлына бәйле 500 экспонат саклана.
Шәехзадә Бабич үзенчәлекле шагыйрь, шул ук вакытта, гаҗәп кызыклы шәхес була. Шуңа да үзе исән чагында ук ул легендар шәхескә әверелгән. Берәүләрнең хәтерендә ул мәзәк остасы, сәхнәдән көлдерә белүче кәмит остасы булып калган, икенчеләр өчен ул гаделсезлекне фашлаучы әче телле сатирик, өченчеләренә – Ләйләсе алдында баш игән Мәҗнүн, ә иң мөһиме – туган халкын яктылыкка әйдәүче ил улы, көрәшче егет булган. Вакытлар үтсә дә, аның исеме тарих чоңгылында югалмый, киресенчә, иҗатына кызыксыну артканнан-арта гына бара.
Чарада катнашучылар Шәехзадә Бабич исемен йөртүче урта мәктәп укучыларының бөек авылдашлары белән ихлас горурлануын, иҗатын кече яшьтән өйрәнүен күреп сокланды.
Квест-уен барышында укучыларга һәм студентларга бөек шагыйребез язмышына һәм иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирергә, төрле мавыктыргыч биремнәр үтәргә, үзләрен хәтта детектив ролендә сынап карарга мөмкинлек тудырылды. Бер сүз белән әйткәндә, музейда алар вакытларын бик файдалы һәм кызыклы итеп үткәрде.
Чарада Башкортстан Мәдәният министрлыгының баш белгеч-эксперты Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова да катнашты. Ул Милли әдәби музейның Әсәндә, Шәехзадә Бабичның туган авылында урнашкан филиалының эшен югары бәяләде.
Милли әдәби музей директоры урынбасары Айгөл Зөлкарнәева исә Әсән музееның республикабызның төньяк-көнбатышы өчен зур таяну ноктасы булуын, биредә даими рәвештә бихисап мәдәни чаралар оештырылуын бил­геләде.
Шул ук вакытта. Быел һәр “Пушкин картасы” иясенең исәбендә 3 мең сум акча булачак. Аларны 31 декабрьгә кадәр тотынырга кирәк, югыйсә, барыбер “яначаклар”. 2022 елда исә картага 5 мең сум күчереләчәк. Бу акчага туган илебезнең теләсә кайсы ноктасында урнашкан музей, театр яки башка мәдәният учреждениесенә барырга мөмкин.

Фото: Ш.Бабич музееннан

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: