-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 октябрь 2021, 15:40

“Кеше капиталы - иң мөһиме”

Дәүләт җыелышы-Корылтайда "Башкортстан Республикасында фәнни һәм фәнни-техник эшчәнлекне алга таба камилләштерү турында" дигән темага парламент тыңлаулары узды. Депутатлар, чиновниклар, галимнәр, мәгариф һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре республиканың фәнни потенциалын гамәлгә ашыру һәм фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерү проблемалары турында фикер алыштылар.

“Кеше капиталы - иң мөһиме”
“Кеше капиталы - иң мөһиме”

Парламент тыңлауларын ачып, Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев барлык стратегик мөһим юнәлешләрдә белем һәм технологияләрнең төп ролен билгеләп үтте, республикада фәнни-технологик үсешне тоткарлаучы кайбер проблемаларны аерып күрсәтте. Алар арасында - финанслап бетермәү һәм начар оештыру.

- Кызганычка каршы, бездә, югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү үзәкләре, лабораторияләр һәм предприятиеләр мәнфәгатьләрен исәпкә алып, фәнни-техник өлкәне үстерүнең анык стратегиясе юк, - диде Константин Толкачев. - Гамәлләрнең килештерелмәве нәтиҗәсендә шундый хәл күзәтелә: беренче карашка, безнең аерым фәнни оешмаларның фундаменталь һәм хәтта гамәли тикшеренүләре предприятиеләр ихтыяҗларына һәм республиканың социаль проектларына туры килми. Мондый дисбаланс булырга тиеш түгел. Төгәл фәннәр өлкәсендә эшләнмәләр вакыт һәм икътисадның актуаль таләпләренә туры килергә, гамәли кулланылыш табарга тиеш. Югыйсә, фән үсешенә күпме генә акча салсак та файда булмаячак.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин кадрлар потенциалын көчәйтү зарурлыгына аерым игътибар бирде. - Безгә, барыннан да элек, кешеләр өчен көрәшергә кирәк, - диде Александр Сидякин. - Кеше капиталы - иң мөһиме. Озак вакытлар без яшь галимнәргә, аларның тикшеренүләренә акча салмадык. Нәтиҗә - Русиядән ел саен иң яхшы, иң пассионар 100 мең кеше китте. Безнең республикадан гына да 2016-20 елларда - сигез мең чыгарылыш укучысы! Алар - 11нче сыйныфтан соң биредә калырга, безнең икътисадка укырга һәм эшләргә мөмкин булган студентлар. Һәм иң мөһиме - өметле яшьләр турында кайгырту. Заманча лабораторияләр, дөнья дәрәҗәсендәге кампус булдырырга кирәк, монда дөньякүләм танылган галимнәр килсен өчен инглиз телле мохит булырга тиеш. Фәнни фикер грант ярдәмен табарга тиеш. Безнең бурыч - бакалавриат, магистратура, аспирантурадан соң акыллы яшьләргә акча эшләү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру.

Фикер алышу йомгаклары буенча парламент тыңлауларында катнашучылар дәүләт власте органнары, Башкортстан Югары уку йортлары ректорлары советы һәм республика Фәннәр академиясе адресына тәкъдимнәр әзерләде. Тәкъдимнәр фән, технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә идарәнең нәтиҗәле системасын булдыруга юнәлтелгән, ул тикшеренүләрнең һәм эшләнмәләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген, аларга ихтыяҗ булуны һәм капитал салуларның нәтиҗәлелеген тәэмин итә ала.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: