+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 октябрь 2021, 11:20

Татар бүлеге студенты – кем ул?

Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУ быел татар-инглиз белгечлеге буенча 15 кеше кабул итте.

Татар бүлеге студенты – кем ул?
Татар бүлеге студенты – кем ул?
Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУ быел татар-инглиз белгечлеге буенча 15 кеше кабул итте.

Гадәттә, милли бүлекләргә укырга кергән студентлар күпкырлы талантлы була. Ә быелгы төркем аеруча оригиналь, иҗади һәм креатив. Алар арасында оста җырчылар һәм биючеләр, рәссамнар һәм артистлар, иҗатчылар һәм спортчылар да бар.

Татар-инглиз төркеме шуның белән дә үзенчәлекле, монда Таҗикстан Республикасыннан да студентлар укый. Быелгы төркемдә алар – Мустафо Азизов һәм Ислом Султанов. Бу бүлек­не сайлауны алар татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен ныклап белергә теләүләре белән аңлата. Егетләр спортка да битараф түгел: көрәш белән җитди шөгыльләнәләр.
“Грек-рим көрәше белән 14 яшьтән кызыксынам. Минем уйлавымча, әлеге спорт төре кешене физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныгыта. Һәрхәлдә, минем очракта нәкъ шулай. 2016-17 елларда мин республика күләмендәге турнирда катнаштым. Төрле илләрдән көрәшчеләр җыелган иде. 4 кеше белән ярыштым. Кызганыч, финалда якташымнан җиңелдем”, – дип бүлеште Ислам.
Төркемдә шулай ук волейбол, баскетбол, чаңгы, йөзү, туризм, гер спортын яратучылар да бар. Күпләре мәктәп елларында төрле ярышларга йөреп, призлы урыннар яулаган, медальлар һәм кубоклар алган.
Быелгы татар-инглиз төркемен иң иҗади төркем дип әйтсәм дә һич ялгыш булмас. Күпләр үзләренең туган якларында төркемнәр һәм ансамбльләр составында төрле концертларда, фестиваль һәм конкурсларда чыгыш ясаган. Гөлназ Кашаева, Алинә Моратова, Алинә Сабитова, Дилә Гомәрова, Ленара Хафизова, Алсу Гыйләҗева, Лиана Хафизова шундыйлардан.
Авыргазы кызы Дилә Гомәрова, район күләмендә үткән “Авыргазы гүзәле” бәйгесендә катнашып, Гран-прига лаек булган. Бәйге барышында ул җырлаган, биегән, сәнгатьле итеп шигырь дә сөйләгән. Илеш районы кызы Лиана Хафизова халык биюләре белән 12 елдан артык шөгыльләнә. Үз төбәгендә эшләп килүче төркем белән Башкортстан шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөргән. Арада төрле музыка коралларында уйнаучылар да бар. Камил Нәфыйков — курайда, Нурия Ахунова — баянда, Инзилә Мөхәммәтшина — гавай гитарасы укулеледа, Алинә Сабитова һәм Лиана Хафизова гитарада уйныйлар. Төркемдә шулай ук рәсем төшерергә яратучылар, шигырь язучылар да бар.
Күрүебезчә, төркемебезгә бик иҗади, сәләтле, төрле шөгыль­ләр белән кызыксынып яшәгән студентлар тупланган. Университетта эшләп килүче төрле түгәрәкләргә йөреп, осталыкларын тагын да үстерерләр дип ышанасы килә.
Студентлар арасында фән белән кызыксынучылар, уку алдынгылары да күп. Алар мәктәп елларында ук район, республика, төбәкара, бөтенрусия олимпиадаларында катнашып, югары уңыш­ларга ирешкән. Фәнни-тикшеренү эшләре белән конферен­цияләрдә һәм форумнарда катнашкан. Алинә Сабитова белән Алинә Моратова — “Укуда аерым уңышлар өчен” дигән медаль ияләре.
Быел студент булган төркемдәшләремне барыннан да элек татар телен ярату, аның серләренә төшенү омтылышы берләштерә. Киләчәктә алар туган телебез сакчылары – төпле белемле, иҗади татар теле укытучылары булыр дип ышанасы килә.

Алина САБИТОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: