Башкортстанның 100 шәхесе исемлегенә кертелгән данлы кешеләр арасында 1911 елның 25 октябрендә Гафури районының Каран-Елга авылында туып-үскән, башкортлар арасында беренче булып филология фәннәре докторы булуга ирешеп, башкорт теле гыйлемен ил, дөнья дәрәҗәсенә күтәргән Җәлил Гыйният улы Киекбаев та бар. Гаҗәеп матур ул галимнең туган төяге: авылның нәкъ уртасыннан көмеш сулы Мәндем елгасы агып ята, як-яктан Җәнекәй, Каравыл, Олытау, Кәҗә ташы кебек мәгърур таулар, куе урманнар уратып алган. Менә шундый илаһи табигать кочагында буй җиткергән яшүсмер берничә дистә ел эчендә республикабызда гына түгел, тоташ илебездә маһир тел белгече буларак танылуга ирешә.
Мәшһүр галимнең шәкерте, хезмәттәше, филология фәннәре докторы, профессор Г. Г. Сәетбатталов заманында шулай дип язган: “Океанда балык ничек йөзгән булса, Җәлил Гыйният улы Киекбаев та фән диңгезендә шулай колач ташлап йөзә иде... Кешелек җәмгыятендә бер объектив закончалык бар: нинди дә булса халык яисә милләт арасыннан йөз елга бер тапкыр аеруча талантлы, хәтта бөек шәхесләр чыгып тора. Мондый кешеләрне, гадәттә, “халык улы” яки “халык кызы” дип йөртәләр. Бу бөек исемне Җ. Г. Киекбаевка карата да кулланырга мөмкин”.
Татарстан Фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиев “Дәртле җыр” китабында дусты Җәлил Киекбаевның берничә телдә иркен сөйләшкән, дистәдән артык телдә укый алган полиглот, дан казанган телче генә түгел, ачык күңелле, җыр-моңны яраткан, оста итеп мандолина чирткән киңкырлы талант иясе булуын да күрсәтүгә ирешкән. Даими очрашып, хат алышып яшәгән, бер-берсенә терәк-таяныч булган бу ике телче-галимнең гомерлек дуслыгы бүген дә күңелләрдә соклану тойгысы уята. Мирфатыйх Зәки улы дустының, туып-үскән авылында булып, аның рухы алдында баш иде.
Олы фән юлына ничек аяк басуын Җәлил Киекбаев менә ничек аңлата: “Әдәбиятка мин шигырь белән килсәм дә, тукталып булмады – телне өйрәнергә керештем. Әйбәт әсәр язар өчен телне яхшы белергә кирәк. Чөнки телсез әдәби әсәр юк. Шулай итеп фән юлына авыштым. Хәзер әдәби китапларым да аз түгел, телне камилләштерүдә фәнни ачышларым да шактый. Алар – минем һөнәр җиме-шем”. Бу сүзләр бүгенге язучылар, журналистлар өчен дә бик фәһемле: теләсә нинди әсәрнең бәясен бары тик сутлы тел күтәрә.
Бәләкәйдән белемгә омтылу, кызыксынучанлык кебек сыйфатлар һәм табигатьтән бирелгән сәләт Җәлил Гыйният улына, Мәскәүдәге Чит телләр институтын уңышлы тәмамлап һәм башкорт теле нечкәлекләрен төпле өйрәнеп, 1948 елда “Башкорт әдәби теленең орфоэпиясе” дигән тема буенча филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация якларга мөмкинлек бирә. 1960 елда исә ул, СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында башкорт теленең фонетик һәм фонологик системасын тикшерүгә багышланган диссертация яклап, филология фәннәре докторы дәрәҗәсен алуга ирешә.
Галимнең “Урал-алтай телләренең тарихи грамматикасы нигезләре” дигән фундаменталь хезмәте төрки тел гыйлемендә зур казаныш буларак кабул ителә. Күп телләрне тирәнтен белгән Җәлил Гыйният улы 50дән артык телдәге гыйльми хезмәтләрне өйрәнә. Профессор Н. А. Баскаков үзенең рецензиясендә Киекбаевның фидакарьлеген “автор титаник эш башкарган” дип бәяли. Бу гыйльми хезмәткә, Баскаковтан тыш, филология фәннәре докторы, профессор
М. З. Зәкиев та бәяләмә яза.
Галим тел өлкәсендә ныклы эшләвен дәвам итә. 1966 елда “Хәзерге башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе” китабы дөнья күрә. Аны гыйльми җәмәгатьчелек һәм укытучылар бик җылы кабул итә. Арытабангы елларда башкорт теле дәреслекләре Җ. Г. Киекбаевның хезмәтләренә таянып нәшер ителә башлый.
Башкортстан Милли архивында данлы галим-тюркологның шәхси фонды саклана. Әтисенең гыйльми һәм әдәби мирасын (1286 документ) 2002 елда социология фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор Морат Җәлил улы Киекбаев саклауга тапшырган. Фондны яңа документлар һәм материаллар белән тулыландыру даими алып барыла. Тиздән Милли архивта Җ. Г. Киекбаевның юбилеена багышланган күргәзмә ачу күздә тотыла.
Башкорт тел гыйлемен үстерүгә саллы өлеш керткән шәхеснең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән аның туган районында соңгы берничә дистә ел эчендә шактый эш башкарылды. Туган авылы Каран-Елгада 1991 елдан йорт-музей эшли. Биредә Җәлил Гыйният улының тормыш һәм иҗат юлына багышланган бай экспонатлар белән танышырга мөмкин. Аны оештыруга галимнең укучысы, Русиянең атказанган укытучысы, “Почет билгесе” ордены кавалеры Г. Ш. Шәяхмәтов (1930-2020) күп көч салды. Барлык гомерен Җ. Г. Киекбаевның истәлеген мәңгеләштерүгә багышлаган Гыйндулла Ширияздан улының гаять зур хезмәтләрен санап чыгу мөмкин дә түгелдер. Остазына багышлап, ул республика һәм район гәзитләрендә бихисап мәкалә бастырды, музей эшчәнлеген яктырткан “Башкорт теленә һәйкәл” дигән җыентык, буклетлар нәшер итте һәм фондларны яңадан-яңа экспонатлар белән баетты. Бүген бу изге эшне филология фәннәре кандидаты Римма Ишмурзина уңышлы дәвам итә.
Атадан күргән — ук юнган, дигәндәй, Илдар Гыйндулла улы Шәяхмәтов та күренекле якташның истәлеген мәңгеләштерүгә саллы өлеш кертте. Атап әйткәндә, 1986 елда, студент чагында ук, диплом эше рәвешендә Сәетбаба урта мәктәбе стенасына урнаштыру өчен истәлекле тактаташ әзерләүгә иреште. Арытабангы елларда бу тынгысыз узаман Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреатларына биреләчәк медаль һәм таныклык иҗат итте, төрле буклетлар, сувенирлар, вымпеллар эшләде. 2011 елда Җәлил Киекбаевның 100 еллык юбилее уңаеннан, аның җиде әкиятен урыс, немец, инглиз, төрек телләренә тәрҗемә иттереп, “Урман әкиятләре”-“Лесные сказки” китабын әзерләп нәшер итүгә иреште. Ә инде быел, данлы галимнең тууына 110 ел тулуга багышлап, Илдар Шәяхмәтов “Китап” нәшриятында балалар өчен башкорт һәм урыс телләрендә “Аю белән бал кортлары”-“Медведь и пчелы” дигән өр-яңа җыентыкны дөньяга чыгарды. Быел ул шулай ук Җәлил Киекбаевның барельеф портреты белән граниттан истәлекле билге эшләп, туган ягына матур бүләк әзерләде.
Узган гасырның 30-40нчы елларында Җәлил Киекбаев үзенең кайбер әсәрләрен матбугатта “Җ. Табын” псевдонимы белән бастырган. 1990 елда, Гафури районында башкорт гәзитен булдыру өчен эш җәелдерелгән вакытта, ыруыбызның атамасын ул чактагы район Советы депутатлары инкарь итеп, “Замана” атамасын тәкъдим иткән иде. Хәлиткеч вакытта Җ. Г. Киекбаевның әдәби кушаматы безне авыр хәлдән коткарып алып калды. Яшь язучының шушы псевдоним белән бастырылган бер-ике әсәрен миңа шәхсән ул дәвердәге район җитәкчелегенә алып барып күрсәтергә туры килде. Шөкер, менә өч дистә елдан артык инде ыруыбыз атамасын мәңгеләштергән “Табын” гәзите, олуг шәхеснең якты истәлеген саклап, аның рухына тап төшерми, халкыбызның рухи-мәдәни тормышын бизәп, даими нәшер ителеп килә.
Башкорт тел гыйлемен дөнья дәрәҗәсенә күтәрүгә ирешкән күренекле галим, “Туганнар һәм танышлар” романы, шигырьләр, кобаерлар, әкиятләр авторы, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Җәлил Киекбаевның гыйльми-теоретик һәм әдәби мирасы төрки тел гыйлемендә лаеклы урын били. Аның истәлегенә багышлап даими рәвештә Бөтенрусия гыйльми-гамәли конференцияләр, шулай ук Уфада, Стәрлетамакта, Красноусолда Киекбаев укулары үткәрелә. Стәрлетамактагы 3нче гимназия, Уфада, туган ягында һәм башка шәһәр-районнарда аның исемен йөртүче урамнар бар.
Кыскасы, Башкортстан фәне тарихында һәм тоташ төрки тел гыйлемендә якты эз калдырган күренекле телче Җ. Г. Киекбаевның истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән республикабызда зур эшләр башкарылды, соңлап булса да кайбер гыйльми хезмәтләре нәшер ителде, бу юнәлештә эшләр арытаба да дәвам итәр дип ышаныйк.
Күренекле галим, талантлы язучы, җәмәгать эшлеклесе, БАССР Югары Советы депутаты, Ленин ордены кавалеры Җәлил Гыйният улы Киекбаев кебек алтын бөртегедәй шәхесләр, чыннан, гасырга бер туа. Аның бихисап фәнни хезмәтләре, башкорт тел гыйлеменең нигез ташы буларак, бүген дә илгә, халыкка хезмәт итә.
Ниязбай СӘЛИМОВ,
филология фәннәре кандидаты,
Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты.
***
Русиядә генә түгел, башка бик күп чит илләрдә дә, урал-алтай телче галимнәр арасында да гаять зур абруй казанган бөек башкорт галименә багышлап, һәр биш ел саен хәтер кичәләре, фәнни-гамәли конференцияләр, симпозиумнар, очрашулар үтеп тора, аның фәнни ачышлары, әдәби иҗаты, тормыш юлы турында бик югары фикерләр әйтелә.
Бөтен дөньяга танылган шәхес Җәлил Киекбаевның үткән гомер юлына байкау ясаучылар бик күп.
“...Җәлил ага, тюркология буенча зур эшләр эшләп, Совет урал-алтаистика гыйлемен тудыру юлында үзенең вакытын, сәламәтлеген, хәтта тормышын да кызганмады. Совет-урал-алтаистикасына нигез салды”, – дип язды фикердәше һәм дусты Мирфатыйх Зәкиев.
Галимнең бөтен дөньяда танылу алган “Урал-алтай тел белеменә кереш” исемле хезмәте, үзе мәрхүм булганнан соң, 1972 елда дөнья күрде. “Туганнар һәм танышлар” романы да шул чорда нәшер ителде. Ул галим һәм язучы Әнүр Вахитов тарафыннан эшкәртелеп, 1975 елда басылып чыга. Бу романы өчен республика укучылары, галимнең туганнары, гаиләсе һәм райондашлары бик тә рәхмәтле. Әнүр Вахитов Җәлил Гыйният улының иҗади мирасын җентекләп өйрәнгәннән соң шундый фикер үткәрә: “...Бөтен хикәяләрен, әкиятләрен, повесть һәм очеркларын, шулай ук иң яхшы шигырь, тәрҗемә һәм кобаерларын туплап, “Туганнар һәм танышлар” романы белән бергә икетомлыгын чыгарырга кирәк иде...” Шулай ук, бөтендөнья күләмендәге лингвистлар күптән фәнни хезмәтләренең тулы җыентыгын күрергә тели.
1996 елда галимнең “Основы исторической грамматики урало-алтайских языков” дигән фундаменталь китабы нәшер ителде.
Шулай да галимнең барлык гыйльми хезмәтләре һаман да укучыларга, укытучыларга һәм яшь галимнәргә барып җитмәгән әле. Хәтта, безнең уебызча, һәр сөйләгән лекциясен туплап, нәшер итү дә бер дә комачауламас иде.
“...Җәлил Киекбаевның хезмәтләре дөнья күрсә, алар галимнең үзенә генә түгел, бәлки бөтен Башкортстан Республикасын, аның халкын данлар, бездә тюркология фәне өлкәсендә яңа бер гыйльми мәктәпнең, алай гына түгел, фундаменталь гыйльми югары уку йортының яңа концепциясенең үзәге барлыкка килер иде”, – дип бәяли остазының хезмәтләрен бер галим.
Җәлил Гыйният улының тел гыйлеме дөньясында абруе чиксез зур булуы һәммәбезгә мәгълүм. Аның исем-шәрифе халык күңелендә. Шушы дәвер эчендә заманында ул үсеш нигезләрен салган башкорт теле күтәрелеш чорын кичерә: Башкортстанда дәүләт теле статусын алуга иреште. Дистә-дистә телче галимнәр, шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар, публицистлар үсеп чыкты, менә дигән новатор-укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре республиканың даны булып үсте. Бүген бөек галимнең башкорт телен генә түгел, барлык төрки телләрне, урал-алтай телләрен җентекле өйрәнгән, аларның алга әйдәүчесе булганлыгын һәммәбез дә таныйбыз.
“...Их, әйдәүчең булсын иде ул?..” Бу — Җәлил абыйның хәсрәтләр йотып, уфтанып әйткән сүзе. Әйе, хак сүзләр, әйдәүчең булып, алдан буразналар ярып барса, тапалган сукмактан баручыларга җиңелрәк шул.
Бөек шәхес алга әйдәүче, башкорт тел гыйлеменең юл яручысы, атасы да булды. Җиһанда күп очкан кошларның канатлары тиз туза. Шуның кебек, Җәлил Гыйният улының йөрәге дә чиксез күп талпынудан иртә тузды.
25 октябрьдә аның тууына 110 ел тула. Үзе сау чагында тиктормас галим-педагог, язучы һәм актив җәмәгатьче бер эштән дә читтә кала белмәде.
Азия һәм Африка илләре теләктәшлегенең Совет комитеты әгъзасы, БАССР Югары Советы депутаты булып сайланды. Җәлил Гыйният улының фидакарь хезмәте Ленин һәм “Почет Билгесе” орденнары белән бәяләнде. “Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе” дигән югары исемгә лаек булды. Ул 1942 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы булып торды.
Җ. Киекбаев дистәдән артык филология фәннәре кандидатларын әзерли, республикадагы фәнни учреждениеләр эшләрендә ярдәм итә,
Русия һәм башка күрше, чит илләрнең төрле югары уку йортлары соравы буенча лекцияләр укый, фәһемле гыйльми-гамәли конференцияләрдә, форумнарда докладлар белән чыгыш ясый.
Сүзебезне дәвам итеп, укытучыбызның иҗат баскычларына күз салсак, кабатлаудан дога искермидер, мөгаен.
“Зөбәй Үтәгулов” (Уфа, 1944, 1945), “Сталин турында кобаер” (Уфа, 1944), “Урман әкиятләре” (Уфа, 1954), “Әкиятләр” (Уфа, 1960), “Две сказки” (Уфа, 1956, 1971), “Лесные сказки” (Уфа, 1966), “Башкорт теленең фонетикасы” (Уфа, 1958), “Башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе” (Уфа, 1986), “Введение в уральско-алтайское языкознание” (Уфа, 1972), “Туганнар һәм танышлар” романы (Уфа, 1975), “Родные и знакомые” (Уфа, 1961), болардан тыш йөзләгән шигырь, мәкалә, очерк, сурәтләмә, чыгыш, докладлар, интервьюлар бүген дә көнүзәк. Вакытында Җ. Киекбаевның киң диапазонлы гыйльми һәм әдәби иҗатына карата төпле фикерләр әйтелә, анализ бирелә. Шуларның берсенә генә игътибар итәсе килә. Талантлы телче Вәли Псәнчин Җәлил Гыйният улы турында үзенең “Исемнәре калды илендә” мәкаләсендә: “...Җәлил Киекбаев һәр эштә кыю, киң һәм яңача карашлы, күп белемле, һәрчак ягымлы, ачык, олыга да, кечегә дә бердәй ягымлы кеше, төрле юнәлештә эшләүче ихтирамлы галим иде. Ул минем хәтердә әнә шулай кешеләрдә сирәк була торган бөтен гүзәл сыйфатларны үзендә берләштерүче, бер үк вакытта бөек тә, гади дә шәхес булып калды. Аның гадилегенә дә олылык хас иде шул”, – дип бәяли үзенең укытучысын. Йөрәк түреннән әйтелгән бу сагыш сүзләрендә дөреслек һәм зур хөрмәт ярылып ята. Башкортның бөек галиме хакындагы якты хатирәләрне җыйсаң, үзе бер китапка торышлы, арытаба да шулай булуын телик! Тиктормас иҗаты гомер белән чолганып, кайнап яшәде галим-педагог, язучы һәм халкыбызның соклангыч улы.
Ана теле бөеклеген мәңгелеккә илтүдәге чиксез зур роле укытучыбызның үзен дә халык ихтирамының иң югары, якты һәм изге рух йолдызына илтә. Мондый шәхесләр гасырга бер туа!
Рәүф ШАҺИЕВ,
филология фәннәре кандидаты,профессорның 1960 еллар шәкерте.
Лира яхшыбаева,
язучы.