+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 октябрь 2021, 10:00

Ул һәрвакыт җиңүче!

Күренекле фән эшлеклесе Октябрь Вәлитов бүген дә иҗат дәрте белән янып яши.

Ул һәрвакыт җиңүче!
Ул һәрвакыт җиңүче!
Кем ул Октябрь Вәлитов? Октябрь Кәлимулла улы – профессор, философия фәннәре докторы, Русия Федерациясе югары белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Вена университе­тының мактаулы профессоры, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, З. Биишева, Ш. Ходайбирдин исемендәге премияләр лауреаты, Нефтекама һәм Яңавыл шәһәрләренең, Яңавыл районының шәрәфле шәхесе Башкорт дәүләт университетының мактаулы профессоры.

Яшьтән үк эш сөеп, вакытның кадерен белеп, оештыру эшенә сәләтле, башлап йөрүче, халкым дип җан аткан кеше өчен бу исемнәр аз да әле.
Октябрь Вәлитовка шушы көннәрдә 87 яшь тулса да, ул бүген дә эш өстендә. Үзенең укучыларын, яшь буынны фәнни һәм әхлакый байлыгыбызны сакларга, матур киләчәк өчен көрәшер­гә өйрәтә.
Октябрь Вәлитов 1934 елның 25 октябрендә Күгәрчен районының Күгәрчен авылында крестьян гаилә­сендә дөньяга килә. Әтисе Кәлимулла Ахунҗан улы туган авылында абруйлы кешеләрнең берсе булган. Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып, әмма күкрәгенә 8 орден һәм медаль­ләр тагып кайткан. Кайтып берничә көн үткәч тә – игенчелектә бригадир, аннары трактор бригадасында хисапчы булып эшләгән. “Әле юл буенда гөрләп үсеп утырган каеннар әтием җитәкчелегендә утыртылган”, – ди Октябрь Кәлимулла улы. Әтисе гармунда, скрипкада уйнаган, урысча яхшы белгән, качып-посып булса да Коръән дә укыган. Шулай халык арасында ихтирам яулаган ул.
Әнисе Маһибәдәр абыстай турында: “Күңелемнең иң түрендә әниемә карата кайнар хисләремне, олы рәхмәтемне йөртәм. Аның назлы карашы, мәхәббәте, безгә – 8 балага, гомер буе юлдаш булды”, – ди Октябрь Вәлитов.
1941 елның 21 июне коточкыч афәт алып килде. Илебезнең аяз күген канатларына кара тәре төшерелгән фашист самолетлары каплап алды. Татлы йокыда булган шәһәр, авылларыбыз өстенә алардан тонналаган бомбалар коелды. Бөек Ватан сугышы башланды. Бер сөйләшеп утырганда Октябрь Кәлимулла улының әйткән­нәре истә калган: “Ачлык елларына туры килде безнең балачак. Әни өстәлгә китереп куйган зур табак тирәсендә безнең кашыклар яшен тизлеге белән уйнап, ул “ялт” итә. Авыз ачып утырсаң, табакның төбен генә күреп каласың. Һәм без зур өмет белән әнигә карыйбыз – тагын булмас микән? Ә инде бәләкәчләргә манный боткасы пешергән көн – безнең өчен олы бәйрәм, чөнки табак читендә чак кына булса да безгә дә яларга кала”.
Бөек Җиңү көне килә. Арытаба ничек яшәргә? Илебезне харәбә­ләрдән күтәрү өчен нинди юл сайларга? Егет алдында бер юл – мәгариф һәм фән.
1954 елда ул хәрби хезмәткә алына. Тын океанда 3 ел матрос булып хезмәт итә. Анда ул төрле яктан чыныгу ала, һәр эшкә җаваплы карарга, коллективта яшәргә өйрәнә.
1957 елда республиканың кадрларга мохтаҗлыгын күз уңында тотып, Хөкүмәт университет ачу турында карар чыгара. Август аенда без беренче булып университетның ишек­ләрен ачып кердек, документларыбызны бирергә чиратка бастык. Шунда озын буйлы, киң җилкәле, күкрәгенә күптөрле билгеләр таккан матрос формасында бер егет килеп керде. Барыбыз да аңа төбәлдек. Башта ул егетләр белән кул биреп исәнләште, аннары кызларга сәлам бирде. Кабинетка керергә көтеп торабыз. Чират чибәр егеткә җитте. Ләкин ул бик борчулы йөз белән чыкты. Бәхеткә, каршысына икенче ишектән мөлаем йөзле кеше килеп чыкты. Ул – университет ректоры Шәйхулла Чанбарисов иде. “Матрос, ни булды?” – диде ул. Шушы очрашу аларны гомерлек дуска әверелдерде.
Беренче курста укыганда ук Октябрь төркемдәге иң чибәр кызга – Венерага гашыйк була. Венера да җавапсыз калмый. Шулай итеп тиздән алар гаилә корды. Ике балага гомер биреп, аларны үзләре кебек эшчән, басынкы, чын мөселман балалары итеп үстерделәр.
Уллары Илдар медицина институтын тәмамлап, хирург һөнәрен сайлады, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган табибы исеменә лаек булды. Кызлары Эльза тәүдә – нефть университетын, аннары финанс-икътисад факультетын тәмам­лап, республика Милли банкында әйдәүче белгеч булып эшли. Илдар да, Эльза әти-әнисенә икешәр онык бүләк иттеләр.
Университетның беренче ректоры Шәйдулла Чанбарисов – изге күңелле, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, студентларда рух байлыгы, патриотлык, гыйлемгә омтылыш тәрбияләүне максат итеп куйган җитәкче иде. Безнең белән беренче очрашуында ук: “Кешеләр бер-берсенә файда китерер, ярдәм итәр өчен туган. Без сезнең белән белемебез, хезмәтебез, акылыбыз белән җәмгыятькә, халкыбызга хезмәт итәргә тиеш”, – дигән сүзләре гомерлеккә күңелгә сеңеп калган.
Октябрь Вәлитов белән бер төркемдә уку бәхетенә ирештем. Аны староста итеп сайлап куеп та уңдык. Берәребез хәтта стипендиядән төшеп калсак та, ул деканат юлын таптаудан туктамады. Университетның ВЛКСМ комитеты әгъзасы да, өченче курста укыганда ук СССР Журналистлар берлеге әгъзасы да иде ул. Чөнки моңа кадәр дә очерклар, хикәяләр яза иде. Шул ук елда универ­ситетның профком рәисе итеп тә сайланды. Аның активлыгы җәмәгать эшләрендә дә сизелде. Үзе артыннан безне дә ияртә иде. Сайлаулар җитсә, без якын-тирә урамнарда листовкалар таратабыз, төрле бәйрәм­нәрдә авылларда шушы датага бәйле лекцияләр сөйлибез. Гомумән, ул елларда башкарган эшләр әйтеп бетергесез.
1962 ел. Без университетны тәмамлап, кулларыбызга диплом алып, күкрәкләребезгә беренче университет значогы тагып, республи­каның төрле төбәкләренә юлламалар белән эшкә таралдык. Ә Октябрь Вәлитов кулына диплом алганчы ук ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты бюросы әгъзасы булып сайланды, пропаганда һәм агитация бүле­гендә эшли башлады. Шушы елны ул “Правовое регулирование свободы средств массовой информации” дигән беренче китабын чыгарды.
Тагын ике елдан ул КПССның Башкортстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлегенең лекторы була. Шул ук вакытта марксизм-ленинизм кичке университетында дәресләр алып бара. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетында читтән торып укый һәм тарих фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
Октябрь Вәлитов – сугыш чоры баласы. Авыр заманнар икмәкнең, әти-әнинең, дуслыкның, тынычлыкның кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Шуңа да ул максатка ирешүчән, эш сөючән, башкаларга ярдәм итәргә һәрчак әзер изге күңелле, көчле рухлы, әхлак нормаларын саклый белә торган олы шәхес булып формалашты. Шушы сыйфатларын күз уңында тотып, аны КПССның Башкортстан өлкә комитеты югары партия мәктә­бенә укырга җибәрә. Аны тәмамлап кайткач, Октябрь Вәлитов Матбугат серләрен саклау буенча югары идарә җитәкчесе булып эш башлый. Күп тә үтми, идарә Башкортстан матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чарала­рының иреген саклау буенча дәүләт инспекциясе итеп үзгәртелә. Шушы чор арасында гына да аның “Җәм­гыять һәм матбугат”, “Җәмгыять тормышында мәгълүмат”, “Җәмгыять, закон, пресса” дигән китаплары дөнья күрә.
2000 елда Октябрь Вәлитов Башкорт дәүләт университетында фәл­сәфә фәне буенча докторлык диссертациясе яклый.
Октябрь Вәлитов күп яза, тормы­шыбызның бер генә тармагы да аның игътибарыннан читтә калмый. Әмма үзе турында бик аз гына, җыйнак кына бәян итә. Аның үткән тормыш юлы үзе бер китап язарлык һәм менә дигән тәрбия чарасы булыр иде.
Шушы ук елда Нефтекамада Башкорт дәүләт университетының филиалын ачу турында карар кабул ителә. Аның директоры итеп Октябрь Вәлитов тәгаенләнә. Филиал­ның матди базасын булдыру өчен ул урындагы җитәкчеләр белән элемтәгә керә, үз тырышлыгы, дуслары ярдәмендә филиал ярты ел эчендә ишекләрен ача. 2004 елда 2200 студент укып диплом ала. Октябрь Кәлимулла улы филиал укытучыларының белемен арттыру өстендә даими эш алып бара. Филиал базасында фәнни-гамәли конферен­цияләр даими үтеп тора.
2004 елда Финляндиядә “Русиядә, Финляндиядә, Швеция­дә белем алу: мәктәп – вуз” дигән темага зур халыкара семинар үтә. Шунда Октябрь Вәлитов тирән эчтәлекле чыгыш ясый. Бу аның фән өлкәсендә тагын бер олы казанышы була.
Киләчәк буынны тәрбияләү һәм белем бирү өлкәсендә аеруча уңыш­ларга ирешкән өчен Октябрь Вәлитов Русия Президентының Мактау грамотасы, БАССР Югары Советы һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул – Нефтекама, Агыйдел, Яңавыл шәһәр­ләренең һәм Яңавыл райо­нының шәрәфле шәхесе, “Данлыклы хезмәт өчен”, “Хезмәттәге батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Октябрь Вәлитов рес­публиканың иң югары бүләге – Салават Юлаев ордены кавалеры. Филиалда эшләү белән беррәттән, 16 монография, дәрес­лекләр чыгара, күбрәк әхлак, тәрбия, үзара мөнә­сәбәтләр турында яза.
Һәркемнең тормышындагы кебек, аның гомер юлы да бары тик уңай күренешләрдән генә тормады. Ике­йөзлеләр, ялагайлар, алдакчылар, карьеристлар да очрады. Сикәлтәләр, каршылыклар, конфликтлар да күп булды. Шуларның барысын да җиңеп, алга барырга Октябрь Кәлимулла улына күркәм холкы, сабырлыгы, авырлыклардан курыкмавы, халкыма хезмәт итәм дип, дәртләнеп эшләве, дусларының да тугры калуы, авыр чакларда бергә булып, канатландырып торуы ярдәм итте. Ул беркайчан да хаклык өчен көрәшүдән туктамады һәм әле дә сафта, иҗат итүдән туктамый, яшьләрне Ватанны сөяргә өйрәтеп яши.
Без, сабакташларың, синең белән горурланабыз!

Роза Шәрәфетдинова.
Чишмә районы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: