Октябрь педагоглар өчен һөнәри бәйрәмнәргә аеруча бай. 5 октябрьдә укытучыларны тәбрикләсәк, 25ендә — Мәктәп китапханәләре көнен билгеләдек. Китапсыз өй — тәрәзәсез бүлмә, ди халык мәкале. Китапханәсез мәктәп тә нәкъ шулай нурсыз булыр иде. Мәктәп китапханәчеләре — укытучыларның уң кулы, укучыларны дәреслекләр, матур әдәбият белән тәэмин итүчеләр, балалар күңелендә китапка мәхәббәт уятучылар.
Бүздәк 1нче мәктәбе китапханәсе дә укучылар яраткан, кызыксынып йөргән урын. Бүгенге көндә әлеге белем учагында 606 бала, филиалларда — Уртакүл урта һәм Ташлыкүл төп белем бирү мәктәпләрендә 154 бала укый.
— Безнең укучылар китапханәгә зур теләк белән килә, аларның күпчелеге башлангыч сыйныф укучылары. Китапханәгә 270тән артык бала даими йөри. Кече яшьтәге укучыларны әкият китаплары, шигырь яки хикәя җыентыклары кызыксындыра. Ә инде югары сыйныф укучылары мәктәп программасы буенча үтелә торган урыс классикасы әсәрләрен сорап килә, — ди китапханәче Нәфисә Зиләева.
Мәктәпнең китапханә фондында 26980 данә китап бар, аларның 15040ы – дәреслекләр, 5410ы – уку кулланмалары һәм 6150се — матур әдәбият. Мәктәп китапханәсе заманча җиһазландырылган: ноутбук, проектор, экран, принтер, уку залында телевизор бар, Интернетка тоташтырылган.
Нәфисә Мөнир кызы билгеләвенчә, китапханә фонды елдан-ел яңартылып тора. Русиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан дәреслекләр сатып алу өчен бер елга һәр балага акча бүленә, агымдагы елда ул 1200 сум тәшкил итте. Шулай ук, Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәктәпләргә ел саен “Китап” нәшриятында бастырылган дәреслекләр, язу-эш дәфтәрләре, матур әдәбият китаплары бушка кайтартыла, күпчелек бу — энциклопедияләр, сүзлекләр һәм югары сыйныф укучылары өчен әдәби китаплар, кече яшьтәгеләр өчен башкорт телендә матур әдәбият. Мәктәптә татар теле туган тел буларак өйрәнелә. Укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдә татар телен туган тел буларак өйрәнү өчен махсус дәреслекләр саны бүгенге көндә 440 данә тәшкил итә. Башлангыч сыйныф укучылары эш дәфтәрләре белән дә тәэмин ителә. Болардан тыш, татар телендә әдәби китаплар – әкиятләр, шигырь җыентыклары да җитәрлек.
— Китапханә фондын тулыландыруның башка юлларын да эзлибез. Елына бер тапкыр мәктәп китапханәсе тарафыннан макулатура җыю һәм махсус оешмаларга тапшыру чарасы оештырыла. Иске кәгазь тапшырудан җыелган акчага балалар китаплары сатып алабыз. Ел саен 14 февраль көнне “Мәктәпкә бүләккә — китап” акциясе оештырыла. Бу чара кысаларында мәктәп укучылары мәктәп китапханәсенә әдәби китаплар бүләк итә, шул исәптән китапханә фондын баетуга өлеш кертәләр, — ди китапханәче.
Әйтергә кирәк, Нәфисә Зиләева Бүздәк 1нче мәктәбендә 9 ел педагог-китапханәче булып эшли, дәресләр дә алып бара. Китапханәче эшен яратып, күңел биреп башкара. Белгечлеге буенча филолог булу, укытучы һөнәренә ия булуы да аңа ярдәмгә килә. Китапханәче һөнәре укыту-тәрбия процессы белән үрелеп барганга, аның өчен бу эш икеләтә мавыктыргыч. Китап укуга кызыксыну уяту, сөю тәрбияләү эшендә китапханәче укытучылар, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә тыгыз эш алып бара.
Бездә даими рәвештә китапханә дәресләре алып барыла, язучылар, шагыйрьләр, билгеле шәхесләрнең, якташларның юбилей даталарына багышланган чаралар, нинди дә булса китап яки әсәрнең юбилей көненә презентацияләр, конференцияләр, “түгәрәк өстәл”, китап күргәзмәләре оештырыла. Бөек Ватан сугышы, Җиңү көне, әхлак, сәламәт тормыш, спорт, дөрес һәм файдалы туклану һәм башка темаларга еш кына әңгәмәләр үткәрәбез. Балалар шулай ук үзләре дә иҗат белән шөгыльләнә — үз куллары белән китапчыклар да ясыйлар, мәктәптә үткәрелгән “Книжка-малышка” конкурсында да бик теләп катнашалар, — ди Нәфисә Мөнир кызы.
— Китап укучы балаларның саны элекке елларга караганда кимүе сезнең мәктәптә дә күзәтеләме? — дип кызыксынабыз.
— Соңгы елларда мәктәпкә укырга төшүче балалар саны арта бара, ләкин китап укучылар саны бер үк дәрәҗәдә саклана. Әлбәттә, 8-10 ел элек китапханәгә йөрүчеләрнең саны бермә-бер күбрәк иде: әдәби әсәр укырга теләк белдереп, я булмаса, гәзит-журналлар караштырып утыру өчен китапханәгә килүчеләр 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныф укучыларына кадәр була торган иде. Кызганыч, соңгы елларда социаль челтәрләр балаларыбызны гына түгел, өлкәннәрне дә чорнап алды. Бүген исә балаларны китап иленә күбрәк мавыктыргыч чаралар белән җәлеп итәбез, — ди китапханәче.
Һәр мәктәптә дә Нәфисә Зиләева кебек китаханәчеләр эшләсә, китап укучы балаларның саны кимемәс.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Фотолар мәктәп сайтыннан.