Укытучы һөнәрен дөрес, ягъни йөрәк кушуы буенча сайлаган кешеләр әллә каян аерылып тора. Ничек, дисезме? Алар мөлаем һәм ихлас, балалар турында сөйләгәндә күзләрендә нур балкый. Тавышлары да бала күңеленә үтеп керерлек ягымлы һәм моңлы җырдай матур була. Быел “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә җиңү яулаган мөгаллимә дә нәкъ шундый сыйфатларга ия.
“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2021” һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе, А. М. Алымов исемендәге Михайловка урта мәктәбе укытучысы Динара Харисова бүген “Кызыл таң”да кунакта.
— Динара Радиковна, сезнең әниегез — Эльмира Каюмова — республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында билгеле мөгаллимә. Эльмира Мулланур кызы Краснокама районының Иске Яньегет мәктәбендә татар теле укытты, директор урынбасары булды, аннары озак еллар җитәкче булып эшләде. Шуңа да аның кызының, әнисе юлыннан китеп, бу игелекле һөнәрне сайлавына аптырарлык түгел. Шулай да педагог һөнәре — зур рухи көч салуны, вакыт, сәламәтлек, гаилә мәшәкатьләре белән исәпләшмәүне таләп итүче авыр хезмәт. Укытучылык эшен сайлауда этәргеч булып торучылар да, киңәш бирүчеләр дә булгандыр, мөгаен.
— Без сеңлем Чулпан белән зур хөрмәткә лаек, ихтирамлы гаиләдә үсүебез белән бик бәхетлебез. Әнием Эльмира Мулланур кызы хезмәт сөючән, тырыш, ачык күңелле булуы белән аерылып торды. Әни һәрвакыт мәктәптә, эше бик җаваплы, өйдә безнең белән дәрес әзерләп утырырга вакыты да калмый иде. Безнең өчен тәрбия мәктәптә булды, өйгә кайткач барысын да үзебез башкара идек. Әнинең дәресләре бик үзенчәлекле үтә иде. Без, укучылар, дәрестә төрле темаларга фикер алышабыз, физкультминуткаларда күренекле шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырый. Хәзер шуны аңладым: әнинең дәресләре шул елларда ук Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча узган икән бит.
Шунысы әһәмиятле, әни мәктәптә бик күп билгеле шәхесләр белән фәһемле очрашулар уздырды. Укучыларын чын язучылар, җырчылар, журналистлар белән таныштырды. Ул Фәнис Яруллин иҗатын бик ярата иде. Бервакыт кыш көне мине Казанга Фәнис абый белән Нурсөя апа янына алып китте. Андагы җылы очрашу бүген дә күңелемдә иң якты истәлек булып саклана. Казаннан кайткач, район укытучылары өчен Фәнис Яруллин иҗаты буенча конференция үткәрде.
Әйтергә кирәк, башлангыч сыйныфлардан алып, мәктәпне тәмамлаганчы искиткеч изге күңелле, кешелекле, балаларга зур хөрмәт белән караучы укытучылар укытты безне. Уфадан авыл мәктәбенә укытырга килгән Альбина Сәрвәрова безне чын мәгънәсендә урысча сөйләшергә өйрәтте. Яшь, матур, бик тә талантлы укытучы иде ул. Безгә инглиз теле дәресләрен дә укытты. Ул вакытта бүгенге заман технологияләре юк, әлбәттә. Ләкин Альбина Әкрам кызы дәресләрне мавыктыргыч, кызыклы итеп оештыра иде. Үзе эшләгән кулланма әсбаплар, уен өчен карточкалар безне шулкадәр җәлеп итә, кыңгырау шалтырагач та тәнәфескә чыгарга ашыкмый идек.
Әни гәзит-журналлар укырга яратты. Татар телендә чыккан барлык басмаларны алдыра, яңа сан килгән саен кулдан-кулга йөртеп укыйбыз, аннары кичләрен фикер алышабыз. Өйдә китаплар да күп, тик алар күптән укылган, китапханә юлына тузан төшермим. Әни киңәш иткән әсәрләрне укып барам. Бүгенгедәй хәтеремдә, калын дәфтәр башладым, анда үзем укыган китапларның кыскача эчтәлеген, авторлары турында мәгълүмат терким. Әни ел саен укучыларын олимпиадаларга йөртте, һәрчак алдынгы урыннар яулап кайталар иде. Тик минем татар теле буенча олимпиадага барганым булмады. Унберенче сыйныфта укып йөргәндә, район бәйгесенә барырга ике көн калгач, әнинең укучысы ни сәбәпледер бара алмады. “Әйдә, кызым, әзерлән, үзеңне сынап карарсың”, — дип, әни мине олимпиадага алып китте. Бәйге сынауларын үткәндә теге калын дәфтәрем ярдәмгә килде, сорауларга җаваплар анда язылган, шулар барысы да искә төште. Районда да, республика бәйгесендә дә беренче урынны яулап, олимпиада нәтиҗәләре буенча имтихансыз гына югары уку йортына укырга керү бәхете тиде.
— Димәк, Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга кереп, Сезгә балачактан таныш булган, җаныгыз теләгән мохиткә килеп эләккәнсез...
— Университетта укыганда искиткеч шәхесләрдән белем алуыма чиксез шатмын, анда мин татар теле һәм әдәбияты дөньясын бөтенләй икенче яктан ачтым. Безнең төркем дә бик актив, тырыш булуы белән аерылып торды. Курсташларым арасыннан үз эшләрен күңел биреп башкаручы бик күп белгечләр чыкты. Алар арасыннан БДПУ доценты, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина белән бер төркемдә укуым белән горурланам.
Муса Мөлеков, Лотфулла Хәбибов, Рушана Гәрәева кебек абруйлы педагоглар биргән төпле белем белән Агыйдел шәһәренә юл тоттым. Ләкин биредә татар теле укытучысы булып эш башлый алмадым, укытучылар күп, урын юк иде. Башкорт гимназиясендә урыс теленнән белем бирдем.
Һәр дәресемне укучыларга кызыклы итеп оештырырга омтылдым. Эш тәҗрибәм белән уртаклашу мөмкинлекләре байтак булды. Шәһәр күләмендә укытучыларга осталык дәресләре күрсәтү, семинарларда, конференцияләрдә чыгыш ясау үземнең эш тәҗрибәмне башкаларга да җиткерү мөмкинлекләре тудырды. Биредә 16 ел эшләү чорында төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашып та тәҗрибә тупладым. Гимназия директоры Гөлфия Динисламова киңәшләрен биреп, укытучыларга ярдәм кулы сузучы җитәкче, шуңа да аңа бик рәхмәтлемен.
— “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә катнашу теләге ничек туды? Гомумән, конкурста катнашу Сезнең эшчәнлеккә үзгәрешләр керттеме?
— Уфа районының Михайловка мәктәбендә дүрт ел татар теле һәм әдәбияты укытам. Мәктәп директоры Николай Мулявка тәкъдиме буенча конкурста үземне сынап карарга булдым. Җитәкче ышанычын белдереп, бәйгегә юллагач, ышанычны акларга кирәк иде. Район этабында уздырган дәресемнән жюри әгъзалары бик канәгать булып калды. Бәйгенең бер өлешендә милли киемдә чыгыш ясап, педагогларны, укучыларны сокландырган кызымның да җиңүемдә өлеше бар. Бәйгедә, шулай ук, “Мин — укытучы!” дигән темага эссе язарга тиеш идек. Уйланып, күңелемдәге уй-хисләремне салып язган эшемә иң югары балл куйдылар. Район күләмендә беренче урын алуым, республика бәйгесендә берсеннән-берсе талантлы, көчле педагоглар белән көч сынашырга этәргеч бирде. Бәйгенең һәр этабы да бик катлаулы, һәрберсенә җентекләп, бар көчне салып әзерләнергә туры килде. Әлбәттә, бу авыр эшне башкарырыга мәктәп хакимияте, бергә эшләгән укытучылар, аеруча башлангыч сыйныфлар укытучысы, директор урынбасары Лилия Нигъмәтуллина ярдәм итте. Лилия Юлай кызы — тәҗрибәле педагог, бәйгенең беренче көненнән ахырына кадәр янымда булды. Миңа терәк булган, җаваплы вакытта зур ярдәм күрсәткән өчен коллективыма рәхмәт сүзләремне әйтәсем килә. Шулай ук, конкурска әзерләнгән вакытта киңәшләре белән ярдәм иткән курсташларыма, аеруча, Тәтешле районының Бәдрәш мәктәбендә күп еллар директор урынбасары булып эшләүче Эльмира Гарифуллинага рәхмәтем чиксез.
Бу конкурста катнашучы һәр педагог укыткан мәктәбенә зур белем багажы белән кайта. Аны бәйге генә дип әйтмәс идем, укытучылар өчен уй-фикерләрне системалаштыру, аралашу, дуслашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы ул. Бу конкурс шунысы белән дә отышлы — ул һөнәри яктан үсәргә ярдәм итә.
— Конкурсларда катнашырга теләгән укытучыларга нинди киңәшләр җиткерер идегез?
— Әлбәттә, катнашсыннар, үзләрен сынап карарга курыкмасыннар. Үз казаныңда гына кайнарга ярамый. Конкурста катнашу һөнәри сыйфатларны үстерә, ныгыта, зур тәҗрибә бирә. Һәр укытучының тәҗрибәсеннән күңелеңә ошаганын бөртекләп җыясың, үзеңә яраклаштырып, дәресләреңдә кулланасың.
— Сезнеңчә, татар теле укытучысына нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
— Ул — милләтне саклаучы, милли үзаң, телгә мәхәббәт тәрбияләүче, иҗади эшләүче укытучы. Бала күңеленә юл табып, шуларны сак кына җиткерә белүче. Ул шаян да, сөйкемле дә, пөхтә дә булырга тиеш. Әлбәттә, һәр укытучыга тырышлык, эш сөючәнлек кебек сыйфатлар хас булуы мотлак.
— Динара Радиковна, әлеге уңышларыгызда яныгызда ышанычлы терәк булып торган якыннарыгызның да өлеше бардыр, мөгаен?
— Тормыш иптәшем Ринат Рәмил улы — минем һәр башлангычымны аңлап, хуплап торучы ышанычлы кешем. Без 22 ел бергә яшибез. Һәр эшне киңәшләшеп, бергәләп эшлибез. Минем өчен бик җаваплы булган конкурс вакытында “таксист” та, матди яктан ярдәм итүче дә булды. Матур итеп бер ул һәм бер кыз тәрбиялибез. Рушан — УДНТУның 4нче курс студенты, Наиләбез 10нчы сыйныфта укый. Алар миңа һәрвакыт ышана, ә мин ышанычларын акларга тырышам. Якыннарыма рәхмәтлемен.
— Тормышта нәкъ менә бу авыр һәм җаваплы һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме?
— Мин балачактан әнинең эшен күреп үстем. Нәкъ менә ул, миңа үрнәк булып, бу һөнәргә кызыксыну уятты. Әни 40 ел дәвамында укытучы булып эшләде һәм үз эшен бик ярата иде. Кызганычка каршы, әни бүген безнең арабызда юк инде. Шулай да, аның тормыш дәресләре бүген дә ярдәмгә килә. Эш башлаганмын икән, димәк, нәтиҗәсе булырга тиеш. Бәйгедә катнашып, укытучы һөнәрен дөрес сайлаганыма тагын бер кат инандым. Мин әнинең эшен дәвам итүем, республиканың иң көчле укытучылары арасында булуым, уңышларга ирешүем белән бәхетлемен. Бу җиңүне аның якты истәлегенә багышлыйм.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Динар Кәлимуллин фотосы.