Русия Федераль иминлек хезмәте Уфада терактлар булдырылмавы, Гитлер һәм Бандера портретлары табылган неонацистлар төркеменең биш әгъзасы кулга алынуын хәбәр иткән иде. Неонацистлар дәүләт хакимияте органнарына каршы террорчылык актлары әзерләгән, аларда кулдан ясалган бомбалар да табылган. Русия Федераль иминлек хезмәтенең төгәл гамәлләре илнең бөтен территориясендә хәвеф-хәтәрне булдырмый кала.
Әмма, елга бер тапкыр ил (Керчь, Казан, Пермь) үз-үзен бәяләве түбән булган ниндидер 18-20 яшьлек егетнең, 2021 елның 20 сентябрендәге Пермь фаҗигасенең “Вконтакте”да куелган: “Минем кебек адәм актыклары юк итәчәкләр; бөтен дөнья черек; бөтен нәрсә черегән...” кебек сүзләре буенча фикер йөрткәндә, коточкыч гамәлләре белән очраша. Һәр психолог шунда ук бу кешенең үз-үзен бәяләве бик түбән булуын аңлый. Бездә, өлкән буын кешеләрендә, кемнәрдер идарә итүче 18-20 яшьлек егет-кызларның ниндидер бүлекчәсе эшләп килә дигән хис туа.
Гомеребезгә куркыныч янаганда төгәл гамәлләре белән безне саклап калган Русия хокук саклау органнарына рәхмәт. Безнең өчен моның социумда нинди күренеш булуын белү бик мөһим. Ким дигәндә, бу дөньяга карашлары шундый: “барысы да юкка чыкты, барысы да череде, үтерәчәкбез һ.б.” Алар бу дөньяны шулай аңлый. Ул 18-20 яшькә гаилә иминлеген урнаштыручы буларак та, лидер буларак та уй-теләкләрен тормышка ашыра алмаган ир-егетнең үзен түбән бәяләвенә нигезләнә. Сиздерми генә ату, кулдан ясалган бомба шартлату — бу лидерлык түгел. Битлек артына яшеренү — лидерлык түгел, бу — пычраклык, әшәкелек. Бу билгеле бер психологик патология, ул бүгенге көндә Көнбатыш мәдәнияте йогынтысы белән үстерелә. Яшь кешеләрнең мондый психотипы — җәмгыять торышы нәтиҗәсе. Җәмгыятьтә нәрсәдер дөрес түгел. Гаиләдә дә, балалар бакчасында да, мәктәптә дә, югары уку йортларында да тиешле тәрбия юк.
Күп тапкырлар язылганча, яшьләр бездә Болон мәгариф системасы белән бәйләнгән, Көнбатыш мәдәнияте идеологиясендә үсә. Минем аңлавымча, тиз арада мәгълүмати киңлеккә буйсынырга кирәк. Бу дәүләт дәрәҗәсендә булырга, җәмгыятьнең нормаль үсеше өчен мохит булдырылырга тиеш.
Мәгълүмати чүп-чар чыныгып өлгермәгән үсмер психикасын үтерә. Колакка шулкадәр негатив агыла ки, хәтта өлкәннәр дә шакката, ә балаларга моңа ничек каршы торырга соң? Күңелнең югары вибрацияләренә юнәлтелгән уңай контент мәгълүмати җирлектә юк диярлек. Караганда күзләргә бәхет яшьләре тулган, күңел тулышкан фильмнар, күңелгә үтеп керерлек җырлар кая? Үсмерләрдә ир-егет сыйфатларын формалаштыру өчен бүген чын мисал юк. Пермь югары уку йортында булган җинаятьтән соң, беренче карар — бөтен ВУЗны дистанцион укытуга күчерделәр.
Бу очракта нәрсә килеп чыга? Либераль идеология ул индивидуализм була. Барысын да фатирларына куып кертергә. Беркемгә дә аралашырга ярамый. Яисә электрон рәвештә генә аралашырга. Беркем белән дә җыелыш үткәрмәскә, ә көнбатышта ул рухландыручы митинг дип атала. Балалар үзләре дә яшьтәшләре белән бергә: “Мондый”лар каян барлыкка килә? Алар белән нәрсә булган?” — дигән сорауларга җавап тапсын өчен булган хәлне тикшерергә, нәтиҗәләр ясарга, аерым бер коллектив киңәшмә үткәрергә кирәк түгелме соң?!
Ни өчен битлек артына яшеренеп, кибеттән, җинаять атрибутының аерылгысыз өлеше булган мылтык алып, малайларны һәм кызларны, кече һәм өлкән яшьтәгеләрне рәттән үтерә башларга кирәк? Мондый адымга баручының билгеле бер идеология йогынтысы астында эш итүе күренеп тора. Ягъни аларны сайлап алалар һәм аңнарын томалыйлар. Үз-үзен түбән бәяләүче малайларның барысы да коралга тотынмый. Барысы да үтерүче сценарие буенча бармый. Коралны кулларына тоттыручылар, башларына мондый идеяне салучылар, бу эшләр белән идарә итүчеләр бардыр, мөгаен.
Мәкаләдә җинаятьләрне тасвирлыйсым килми, ә сорауларга җаваплар табасым килә.
Дүрт ел элек, мондый җинаятьләр көнбатыш өчен генә хас булса, бүген бу безнең көндәлек. Еллык көндәлек! Мондый җинаятьләрнең кураторлары, заказчылары һәм оештыручылары бар, дип уйлыйм. Киңкүләм мәгълүмат чараларында аларны “бергә җинаятьчел эш итүче яки шундый эшне әзерләүче” дип атыйлар. Әмма төп проблема — бу кара үтерүчеләрнең нинди мохиттән сайлап алынуы. Алар нинди туфракта үсә соң? Мәгълүмат сәясәтендә бүген нәрсә дөрес эшләнми? Малайлар һәм ир-егетләрне тәрбияләүдә бездә нәрсә дөрес түгел?
Чыннан да, карасаң, малайлар һәм ир-егетләр белән һәр җирдә проблема бар. Никахлар һәм аерылышулар санына гына карыйк. Башкортстанда аерылышучылар — 75 процент, мондый гаиләләрдә тәрбияләнгән малайлар Ватанны сакларга барачакмы, дигән сорау туа. Бездә үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча проблема бик җитди тора. Малайлар, кызларга караганда, башкачарак тәрбияләнә. Алар өчен физик йөкләнеш һәм бик күп җиңүләр булырга тиеш. Үз-үзеңне, үз теләгеңне, уңышсызлыкларыңны җиңү. Анда үрнәк итеп куярлык образ булырга тиеш. Кемгә иярергә? Нәрсә артыннан йөгерергә? Кая омтылырга?
Менә моның берсе дә безнең мәгълүмат киңлегендә юк. Хәтта мондый уңышсызларны үтерүче ясый алган кураторлар, вербовщиклар булган очракта да, безгә бу малайларның нинди мохиттән булуын карарга кирәк. Анда ир-егетләрне тәрбияләү эше тәртиптәме? Кагыйдә буларак, бу әтисез үскәннәр, ягъни ир-егетләр үрнәген белмиләр. Аның әтисе булу-булмавы да мөһим түгел. Малай күбрәге әнисе белән яши, хатын-кызлар коллективында, алар кушуынча яши. Нәтиҗәдә, менә боларның барысы да килеп чыга да инде.
Миңа калса, хәзер үсеп килүче буынны, барыннан да элек, ир-егетләрне тәрбияләү буенча гади оператив чаралар планы өстендә уйланырга кирәк. Бу мәгълүмат сәясәте проблемасы. Интернетта кайбер төр контентны тыюлар булмау проблемасы. Безнең чор геройлары арасында ир-егетләр үрнәге булмау проблемасы. Безнең чор геройлары — идарә коралы. Бу — 20 яшьлек ир-егетнең җыелма образы, ул билгеле бер сыйфатларга ия.
Бүген безнең заман герое образының тоталь проблемалары җитәрлек. Монда тәнкыйтьләргә түгел, ә факт буенча карарга кирәк. Гаеплеләр булырга да мөмкин. Әмма бөтен сорау шунда ки, нәрсә эшләргә?
Бүген, иртәгә, алдагы көннәрдә дәүләтнең мәгълүмати сәясәте өлешендә нәрсә эшләргә? Егетләрне һәм кызларны тәрбияләү, аларның ата-аналары белән ничек эшләргә?
Яшьләр тормышны әле күрмәгән дә, аларның бик шатлыклары да юк. Аларны өйрәтергә кирәк, чөнки күп нәрсәне әле аңламыйлар, тәҗрибәләре дә юк. Нәтиҗәдә, алар бөтенләй ахмак хәлендә кала. Совет чорында гаиләдә генә түгел, мәктәптә дә укыталар һәм тәрбиялиләр иде. Әмма бүген беркайда да өйрәтмиләр! Чөнки ата-аналар икмәк табар өчен эшлиләр, ә мәктәп Болон системасы белән бозылган. Моны үзгәртергә кирәк! Безгә белем бирүнең яңа моделе кирәк.
Совет мәгариф системасын җимерделәр. Бүген ул юк инде. Аны тергезергә кирәк. Ул башкача булачак. Анда тарихи дәвамлылык булырга тиеш.
Шамил БАТЫРШИН,
БДУ һәм М. Акмулла исемендәге БДПУның өлкән преподавателе.
Фото: Интернет челтәреннән.