+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 март , 20:59

Укытучыларның хезмәт хакы ике тапкыр артачак

Арту беренче марттан һәм беренче сентябрьдән көтелә.

Укытучыларның хезмәт хакы ике тапкыр артачак
Укытучыларның хезмәт хакы ике тапкыр артачак
Педагог-тәрбиячеләрнең һәм укытучы-сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакы бу елның беренче мартыннан һәм беренче сентябреннән 5 һәм 10 000 сумга артачак. Бу хакта Русия Президенты Федераль җыелышка еллык Юлламасында игълан итте.

Шул ук вакытта 2025 елдан 2030 елга кадәрге чорда балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен Русия төбәкләренә 75 млрд сумнан ким булмаган акча юнәлтеләчәк. Социаль өлкәне үстерү һәм халыкның аерым категорияләрен финанс белән тәэмин итү турында сөйләгәндә, дәүләт башлыгы гаилә ипотекасын алдагы берничә елга озайту, күпбалалы гаиләләргә түләүләрне арттыру кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук 2нче, 3нче һәм аннан соңгы балага субсидияне 2,8 һәм 6 мең сум күләмендә арттыруны йөкләде.

Шулай ук, Русия лидеры тагын 4 елга "Ана капиталы" программасын озайтты, ул бер елдан соң тәмамланырга тиеш иде. Гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча күрсәтелгән һәм башка өстәмә чаралар яңа гомумдәүләт проектлары кысаларында гамәлгә ашырылачак.

Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: