+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 октябрь , 21:50

Кырмыскалыда “Үсеш нокталары” арта

Агымдагы уку елы башында районда тагын бер – исәп буенча 17нче белем бирү үзәге ачылды

Кырмыскалыда “Үсеш нокталары” арта
Кырмыскалыда “Үсеш нокталары” арта
“Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләре – укучыларга өстәмә рәвештә тикшеренү һәм проект эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр ача, балаларда заманча технологик, табигый-фәнни һәм гуманитар күнекмәләр булдырырга ярдәм итә, шул ук вакытта укучы белән укытучының үзара хезмәттәшлек даирәсен киңәйтә һәм балаларның фәнне өйрәнүгә кызыксынуын арттыра.

Кырмыскалы районында да 2019 елдан башлап “Үсеш нокталары” эшләп килә. Заманча белем бирү үзәкләре тәүгеләрдән булып районның эре мәгариф учрежде­ние­ләрендә ачылса, хәзер инде бәләкәй авыллардагы мәктәпләрдә дә санлы һәм гуманитар про­фильдәге белем бирү үзәкләре эшли. Авыл мәктәбе укучылары заманча һәм сыйфатлы белем алу, дәрестә һәм дәрестән соң да тикшеренү эшләре белән шөгыль­ләнү мөмкинлегенә ия. Һәр үзәктә физика, химия, биология буенча санлы лабораторияләр эшли, ноутбуклар, робототехника, механика нигезләрен өйрәнү өчен җиһазлар, лаборатор һәм гамәли дәресләр өчен җыелмалар бар.
Камышлы мәктәбендә барлыгы 46 бала белем ала. Коллективның максатка омтылучанлыгына һәм эшкә сәләт­лелегенә сокланмый мөмкин түгел. Нәкъ шуның өчен дә чираттагы “Үсеш ноктасы”н биредә ачарга карар ителде. Ул районда исәп буенча унҗиденче. Мәктәптә җәй дәвамында гомум көч белән бина әзерләнде, анда заманча ремонт үткәрелде һәм җиһазлар кайтарылды, ә шушы көннәрдә табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге яңа белем бирү үзәген ачу тантанасы узды.
Үзәк – “Мәгариф” гомумдәүләт проекты җимеше. Хәзер Камышлы мәктәбе укучылары да химия, биология, физика дәресләрен яңа заманча санлы корылмалар ярдәмендә өйрәнәчәк. Биология укытучысы Наталья Клюкина билгеләвенчә, приборлар җимешләр составындагы кислота күләмен билгеләргә мөмкинлек бирә. Барлык белеш­мәләрне ноутбук экранында күрергә мөмкин. Әлбәттә, балаларга заман белән бергә атлау һәм яңа технологияләрне өйрәнү бик ошый.
Шулай ук биредә робототехника түгәрәге дә ачылды. Аны физика һәм математика укытучысы Зөлфия Арсланова алып бара. Хәзер укучылар тәҗрибәләр үткәрә һәм төрле проектлар өстендә эшли ала. Әлбәттә, бу яңалыклар укытучыларның да ныклы әзерлеген һәм тиешле белемгә ия булуын таләп итә.
Берсүзсез, заманча корылма­ларның файдасы бик зур, чөнки мәктәп укучылары да хәзер белем сыйфатына бик таләпчән һәм теге яки бу юнәлешне кызыклы дип тапса, үзләренең сәләт­ләрен үстерү өчен шундый мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша һәм зур теләк белән шөгыльләнә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Кырмыскалыда “Үсеш нокталары” арта
Кырмыскалыда “Үсеш нокталары” арта
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: