Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Буыннар сабагы” фестиваль конкурсы республика мәктәпләреннән дүрт команда катнашты.
Конкурс дүртенче тапкыр оештырыла. Быелгысы Русиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлап үткәрелде. Фестиваль-конкурста белем бирү системасының өч баскычыннан торган командалар катнаша: укытучы-остаз, урта мәктәптә яки колледжда укучы, Башкортстанның югары уку йортының татар бүлегендә белем алучы студент. Быел катнашучылар Илеш, Дүртөйле, Туймазы районнарыннан килгән иде.
“Буыннар сабагы” ике турда уза. Беренче тур дистанцион рәвештә үткәрелә, анда татар телен, халыкның милли-мәдәни традицияләрен саклау, өйрәнү, патриотик тәрбия бирү буенча укытучы-остазның укыту-тәрбия, фәнни-методик, тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында 10 минутка кадәр видеоролик әзерләнә һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Буыннар сабагы” төркемендә урнаштырыла.
Студентлар һәм укучылар, татар телендә бирелгән темаларның берсен сайлап, эссе яза. Читтән торып уздырылган тур нәтиҗәләре буенча жюри фестиваль-конкурсның турыдан-туры этабында катнашу өчен 4 команда сайлап ала. Быел сайлап алу турына уннан артык гариза килгән.
Чара тантаналы шартларда ачылгач, һәр команда үзе белән таныштырды. Әйтергә кирәк, конкурсның бу өлешенә катнашучылар иҗади карап, үзләренең нәрсә белән шөгыльләнүен сөйләде, сәләтләрен күрсәтте. Дүртөйле районының Иванай урта мәктәбе командасы укытучылары Зөлфия Әхмәтова белән бергә халык авыз иҗатына зур урын биргән Туймазы 1нче интернат-мәктәбеннән Зинфира Нурисламова җитәкчелегендәге “Туймазы кызлары” телевизион программа әзерләгән.
Арытаба катнашучылар “Педагогик традицияләрнең күчәкилүчәнлеген, татар телен һәм әдәбиятын укытуда прогрессив практика” дигән “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүгә утырды. Аның модераторы Бүздәк районының Әмир авылы урта мәктәбе укытучысы, узган елгы “Буыннар сабагы” фестиваль-конкурсы җиңүчесе Ирина Ергизова булды. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар туган телне укытуның алдынгы алымнары турында сөйләде, яңаларын тәкъдим итте. Шунысы сөенечле, сөйләшүдә укытучылар гына түгел, укучылар да актив катнашты. Кызларның татар гаиләсе, халык язмышы, туган телләрне саклау турындагы фикерләре саллы яңгырады.
Әлеге җанлы сөйләшүдән соң укытучы-остазлар Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы студентлары каршында осталык дәресләре күрсәтте, укучылар һәм студентлар фәнни-тикшеренү проектларын яклады.
Илеш районының Иске Күктау авылы урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Лия Әхмәтова “Тел язмышы – халык язмышы” дигән темага фәнни эш язган. Шушы яшендә аның шундый катлаулы мәсьәләне күтәрүе сокландырды. Туймазы шәһәренең аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча урта гомуми белем бирү 1нче интернат-мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Эльзана Бәдретдинова “Stepik” платформасында “Эльзана белән татар теле” биремнәр курсын тәкъдим итте. Ул телне башлап өйрәнүчеләргә кызыклы булачак.
– “Буыннар сабагы” фестиваль-конкурсы – буыннар бәйләнешен күрсәтүче чара. Монда укытучы-остаз – аның мәктәптәге укучысы – татар бүлеге студенты гына түгел, төрле чорларда тормышын татар телен укытуга багышлаган, татар телен өйрәнү белән шөгыльләнгән шәхесләр җыела. “Буыннар сабагы” – татар теле һәм әдәбияты кафедрасының йөзен күрсәтүче уңышлы чараларның берсе. Бәйгедә катнашучы мәктәп укучылары – безнең булачак студентларыбыз. Төрле елларда үзләрен сынап караган балалар, үсеп җитеп, Акмулла университетына укырга керә һәм укып чыккач та укытучы булып эшкә урнаша. Нәкь шулай булганда гына буыннар сабагы үсешен дәвам
итә, – диде Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Нурия Хәлиуллина.
“Буыннар сабагы-2024” фестиваль-конкурсында Туймазы районыннан килгән укытучы-остаз Зинфира Нурисламова, мәктәп укучысы Эльзана Бәдретдинова һәм студент Гүзәл Галинадан торган команда лаеклы рәвештә Гран-при яулады.
– Махсус конкурс өчен үз кулларым белән милли түшлек һәм калфак тектем. Кызларга милли костюм сайлаганда да халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен күз уңында тоттык, – ди Зинфира Гаденән кызы. – Элек-электән халкыбыз тыйнаклык, зәвыклык белән аерылып торган. Туган телгә, дөньяга карашы да – үзгә, бер тормыш фәлсәфәсе. Костюмнардан башлап, һәр сүзебез, хәрәкәтләребез, гомумән, чыгышыбыз белән туган телебезнең матурлыгын, кабатланмас мирас булуын ассызыклап күрсәтергә теләдек. Кызларым да сынатмады. Шушы уй-фикерләрне тамашачыларга һәм хөкемдарларга җиткерә алды.
Телне беренчел белү гаиләдән килсә, мәктәптә аны өйрәнү дәвам итә. Бу эшчәнлекнең никадәр сыйфатлы булуы мөгаллимнең шәхси һәм профессиональ осталыгыннан тора. Укытучы үзе тирән белемле, зәвыклы булырга, үз эшен сыйфатлы башкарырга, үрнәк булырга тиеш. Укучыларны дәресе белән мавыктыра алуына, иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәтүенә, әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Шуңа күрә укытучы үзе өстендә даими эшләргә тиеш. Бала һәр дәрестә туган теленең матурлыгы, кирәклеге турында яңа мәгълүмат алса гына, кызыксынучан булачак.
Дәреснең һәрбер минуты тормыштагы кебек булырга тиеш. Дәрес барышында бала сөйләшергә тиеш. Аралашу нәтиҗәле булсын өчен дәрескә балаларны кызыксындырырлык проблемалар куярга кирәк. Шул сорауларга җавап эзләгәндә бала үз фикерен әйтергә өйрәнә – сөйләм телен үстерә. Әлбәттә, укытучы, ничек кенә тырышмасын, бер дәрес эчендә укучыны татар телендә аралашырга, милли кыйммәтләргә өйрәтә алмый. Туган телгә мәхәббәт дәрестән тыш эшчәнлек белән үрелеп барганда гына максатка ирешеп була. Дәресләрдән соң балаларга тел мохитенә чумарга, иҗат мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәм. Шәһәр һәм республика, Русия күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле интеллектуаль, иҗади бәйгеләрдә, олимпиадаларда укучыларым нәтиҗәле чыгыш ясый. Безнең Туймазы 1нче интернат-мәктәбендә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Мәктәп җитәкчелеге, директор Салават Әхмәтов барлык уй-теләкләребез, яңа проектларыбызны хуплап, ярдәм итәргә тырыша.
Илеш районының Иске Күктау авылыннан Венера Галиуллина, Кадер авылыннан Айгөл Фатхуллина, Дүртөйле районының Иванай авылыннан Зөлфия Әхмәтова әзерләп алып килгән командаларның үзенчәлекле чыгышлары истә калырлык, чагу булды.
– Бу бәйгедә бик теләп катнаштык. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән тәҗрибәле укытучылар, аларның укучылары һәм студентлары белән көч сынаштык. Чара бик матур Һәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Фестиваль-конкурс чын бәйрәмгә әверелде. Акмулла университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучыларына, бигрәк тә, аларның җитәкчесе Нурия Хәлиуллинага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шушындый бәйгеләр, фестивальләр оештырылып торсын иде дигән теләктә калабыз, – диде Дүртөйле районының Иванай урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Әхмәтова.
Һәр катнашучыга Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасыннан, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Резида ВӘЛИТОВА.