Әйтик, минераль ашламаларны чамадан тыш кертү җимешнең яхшы саклануына зыян китерә. Азот күбрәк икән, алма тиз чери, ә кальций, киресенчә, җимешне озак сакларга ярдәм итә. Фосфор җитешмәгәндә, йомшак алмалар түбән температурада күгәрә.
Җимеш өлгергәндә төп ашламаларга кытлык булмасын өчен туфракны көздән ашлап калдыралар. Һәр квадрат метрга 55-65 грамм нитроаммоска кертелә. Туфракта азот җитешмәсә, язын һәр квадрат метрга 15-20 грамм карбамид өстәлә. Кальций запасы исә известьләү юлы белән арттырыла. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк: туфракта калий һәм магний җитәрлек күләмдә булганда гына үсемлек кальцийны тиешенчә үзләштерә ала.
Алма өлгергәч тә аның сакланышын яхшыртырга мөмкин. Җимештә кальций җитмәсә, аңа кальций тозлары эретмәсе бөркиләр. Аның белән алмагачны җимешен җыярга ике-өч көн кала эшкәртергә кирәк. Моның өчен бер чиләк суда 100 грамм препарат эретелә.