+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 сентябрь 2016, 02:00

Аяк киемең уңайлымы?

Сатып алганда бик уңайлы күренгән аяк киеме, киеп йөри башлагач, кайчагында кыса башлый. Ошатып алган туфлине яисә итекне кибеткә кире итеп бирәсең килми икән, ул чагында ни эшләргә соң? Бу очракта яңа аяк киемен бераз иркенәйтергә мөмкин. Шулай да бу эшкә тотынганчы берничә киңәшне истә тотыгыз.

Яңа аяк киемендә көн буе йөрергә ярамый, аны баштагы берничә көндә берәр сәгать кенә кияргә кирәк.

Яхшы күннән тегелгән аяк киемен зурайту җиңелрәк тә, тизрәк тә.

Туфлинең арткы ягына сабын, яки спирт сөртсәң, ул чагында аякны нык кырмас.

Аяк киеме эченә кибеттә сатылучы махсус спрей сип­тереп, аны берничә минут киеп йөрергә кирәк.

Яңа аяк киеме эченә суда чылатылган гәзит кисәкләрен тыгызлап тутыргач, кипкәнче көтәргә кирәк. Шулай бер-ике тәүлек торганнан соң, эче иркенәеп, киңәеп китәр.

Яхшы күн туфлиләрнең эченә спирт яисә аракы сөртеп, калын оек белән киеп йөрергә кирәк. Спиртны тышкы ягына тидерергә ярамый, төсе ямьсезләнә. Шулай ук, замштан һәм чүпрәктән тегелгән аяк киеменә дә спирт сөртергә ярамый.

Күн аяк киемен юеш оек белән киеп, ул кипкәнче киеп йөрсәң, башкача аягыңны кысмас.

Җәйге-көзге аяк киемнәрен шкафка алып куйганчы, яхшылап чистартып, крем сөртергә кирәклеген онытмагыз. Һәркайсының эченә гәзит тутырып, картон тартмада аерым саклау яхшы булыр.

Шуны истә тотыгыз: формасы бозылмасын өчен аяк киемен вертикаль килеш куеп сакларга кирәк.
Читайте нас: