+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 сентябрь 2016, 02:00

Кышкылыкка чәчәбез

Гадәттә беренче уңыш бирергә сәләтле яшел үсемлекләр апрель уртасында чәчелергә тиеш. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында бу эшләр беренче май көннәренә калучан. Кар эрү белән яшел кыяклар баш төртсен дисәгез, аларны көздән утыртып калдырырга була. Шулай иткәндә, суган, сарымсак, петрушка ике атнага иртәрәк беренче уңыш белән сөендерәчәк.

Сарымсакны сентябрь ахырыннан октябрь башына чаклы утырталар. Туңдыруга 1,5 ай чамасы вакыт калырга тиешлекне истән чыгармау зарур. Сарымсак түтәленә коелган яфрак, торф түшәргә мөмкин. Дөрес итеп утыртканда, сарымсак тамыр алачак, ләкин беренче салкыннарга чаклы баш төртмәячәк.

Суган орлыгын өй шартларында саклау авыр, чөнки ул корый. Шунлыктан аны да кышкылыкка утыртып калдыру хәерле. Шуны истә тотыгыз: суганны тирән итеп утыртырга кирәк. Ул яхшы кышлаячак һәм ук җибәрмәячәк.

Петрушка – бик чыдам һәм көчле үсемлек. Аны чәчкәндә температура +2-3 градус булырга тиеш. Ул ашыкмый гына баш төртеп чыга, шунлыктан -9 градуска кадәр салкыннарга да чыдый.

Пастернак орлыгын да өй шартларында саклап булмый, шуңа көзен чәчеп калдыру яхшы. Бу аңа чыныгу өчен дә әйбәт. Нәтиҗәдә, яхшы уңышка өмет итәргә була.

Укроп петрушкага бик охшаш. Аны кайчан утыртсаң да, язын уңыш бирәчәк.

Кар яуганчы, шпинатны утыртып өлгерергә кирәк. Орлыклары салкыннарга бик чыдам.

Кузгалак салкынны ярата. Шунлыктан чыгармы, юкмы дип һич борчыласы юк.
Ә менә рәваҗны утыртыр өчен тамырын аерырга, яки орлыгын чәчәргә кирәк. Орлыгын туңдыра башлаганда чәчү яхшырак.

Кинза – көзен утыртып калдырыр өчен бик яхшы үсемлек. Ул талымсыз, салкынга чыдам.
Читайте нас: